Шофер чак истәлекләре

1964-1972нче елларда яңа оешкан Саба автохуҗалыгында шофер булып эшләргә туры килде. Гомерләр узган саен, юлда күргән төрле вакыйгалар искә төшә. Ул заманнарга да инде 52 ел вакыт үткән, без эшләгән хуҗалык үзе дә юк инде.

Бу мәкаләмдә юлда булган берничә вакыйганы язасым килә. Ул вакытта юллар начар, без эшләгән машиналар да бик мактанырлык түгел иде. Шулай булса да, көн саен юлга чыгарга тырыштык. Безнең күп вакытыбыз райондагы хуҗалыклардан ит комбинатларына мал ташып уза иде.

Кышкы котырган буранда «Большевик» колхозыннан Казан откорм совхозына бару өчен путевка алдык, мең бәла белән Шәткегә барып, дуңгызларны төяп, кичке якта Казанны узып, урман эченә кердек. Мин иң артта барам. Миннән алда бара торган машинадан бер дуңгыз төшеп калды. Урман эчендә кар тирән. Мин дуңгызны куып тотып, көч-хәл белән кабинага утыртып, юлны дәвам иттек. Малларны исән-сау алып барып тапшырдык. Быел Сатышка Шәткедән килгән кеше мине танып, шул вакыйганы искә төшереп, рәхмәт әйтеп китте.

Икенче вакыйга «Ленин» совхозында булды. Аларда дуңгыз күп иде, бер барганда 5-6 машина бергә барабыз. Кышкы 40 градус салкын. Мин барганда машиналар төяп киткән, миңа 6 баш ата дуңгыз калган, озата баручы юк. Төядем дә юлга кузгалдым. Урамда совхоз директоры Галиев очрады. Машина өстенә брезент япмаган өчен ачуланды. «Андый-мондый хәл булса, б...гы белән түләтәм», – диде. Үч иткәндәй, ул хәл булды да. Питрәч юлы чатына җиткәндә мине бер машина узып туктатты. Шоферы төште дә: «Дус кеше, тау төшкәндә синең бер дуңгызың төшеп калды», – диде. Кире борылып киттем. Өч центнерлы ата дуңгызым сау-сәламәт, таудан төшеп килә. Нишләргә дә белмичә, дуңгызны Казанга таба куып алып барам. Ул вакытта анда юл участогы бар иде, шунда алып кереп, мең бәла белән дуңгызны арбага салып, бер көн кунып, көчкә тапшырып кайттык. Колбасов дигән рус кешесе совхозның малларын тапшырып йөри иде. Алар бар да теге дөньяда инде.

Истә калган өченче вакыйга. 1969нчы еллар тирәсе, октябрь ахыры-ноябрь башлары. Без Чүпрәле районында чөгендер ташуда эшләп кайттык. Өйдә бер көн кунгач, эшкә килдек. Путевкаларны тапшырдык та яңаны алдык. Әбде совхозыннан Шәмәрдәнгә дуңгызлар илтергә кирәк, юллар бик начар, бер дә барасы килми. Барасың килмәсә, райкомга төшеп үзең җавап бир дигәч, киттем. Әбдегә барып, рәшәткәләр ясап, дуңгызларны төягәнче өйлә узып китте. Бик матур ап-ак 20 дуңгызны төяп, караңгы төшкәндә Шәмәрдәнгә килеп җиттем. Минем киләсен хәбәр иткәннәр. Ул вакытта анда Әбелгаз абый директор иде, ул мине белә, аның элек эшләгән урынында мин бер ай бик пычрак вакытта эшләгән идем. Элеккеге Шәмәрдән урамын хәзер белүче дә юктыр инде. Анысы чепуха! Мин машинаны үлчәп, дуңгызларны бушаттым. Карап торабыз, һич адәм ышанмас, мин төягән ап-ак дуңгызлар чем кара. Әбелгаз абый карап торды-торды да: «Безнең районда мондый кара порода бармыни ул?» – ди. Мин инде, Аллаһка тапшырып: «Әбдедә хәзер гел шундыйлар», – дип ялганладым. Шулай димәсәм, миңа кире Әбдегә кайтып, дуңгызларны юдырасы була иде. Шул сөенечтән ике көн эшкә бармый ял иттем. Машинаны фермага алып барып кайнар су белән юдым. Ул Чүпрәле балчыгы әле дә төшкә керә. Шәмәрдәннәр нишләтеп юганнардыр, миңа тавышы-тыны ишетелмәде. Хак Тәгалә гафу кылсын.

 Шакиров ГАБДЕЛӘХӘТ,

Саба районы, Сатыш авылы

Комментарии