Минем кушаматлар

Сугыш баласы Рәйсә әби Исламова сөйләгәннәрдән

Сугыштан соңгы ачлы-туклы еллар бу. Алабуга мәдәни-агарту училищесында укыган чагым. Турай авылы белән Алабуга арасын дус кызым белән җәяү йөрибез. Чабаталар кулда – пычракмы, кар төшкәнме, яланаяк барабыз. Шәһәргә керер алдыннан гына аякларны юып, чиста чабаталарны киеп алабыз. Чабата тишелсә, ямар өчен капчыкта юкә кайрысы, инструментлар бар.

Тулай торак бүлмәсендә уналты кыз яши идек, аскы катта малайлар. Стипендия юк, әни акча сала алмый. Иртән су эчәбез дә дәрескә китәбез, су эчәбез дә дәрескә... Класс җитәкчебез Лариса Гаязовна аптырый: «Ничек сез шулай тазарып киттегез әле?» – ди. Ә без ачтан шешенә идек.

Түзәр хәл калмады. Мин, кара тутлы йөзем белән генә дә башкалардан аерылып торучы тәбәнәк кенә буйлы, бөдрә чәчле чая кыз, малайларны котыртам:

– Ат абзарында шалкан бар...

– Шуннан? Анда ничек керәсең?

– Мин беләм. Мин сыярлык кына тишек бар анда.

Киттек, мин кердем. Бер чиләк шалкан тутырып бирдем, алып киттеләр. Икенче чиләкне тутыра идем, капка асты ярыгында кеше аяклары пәйда булды. Йозакта ачкыч борылган тавыш, капка ачылып китте. Күземә кояш яктысы килеп бәрелде.

– Исламова, нәрсә эшлисең монда?

– Шалкан урлыйм, – дим мин, аңгырага салышып.

Директорыбыз Ковров абый иде бу. Җилкәмнән эләктереп алды. Кабинетына алып керде.

– Нишләвең бу? – ди.

Мин хәлне аңлатып бирдем.

– Нигә аны мин белмим? Нигә класс җитәкчесенә әйтмәдегез?

Сейфны ачып йөз сум акча алды да кулыма тоттырды: «Бүлеп бир, кемгә биргәнсең, язып бар». Ә йөз сум бик зур акча иде ул чакта, икмәк егерме тиен тора иде. Ике капчык ипи алдык, малайлар күтәреп алып кайтты. Ипине утырып ашадык та, киттек ит алырга...

Стипендия ала башлагач, йөз сум акча җыйдык. Кердем Ковров абый янына.

– Нинди акча ул тагын? – ди.

– Биргән идегез бит...

– Балакаем, ничек җыйгансың, шулай таратып бир. Мин аны оныттым инде, хәтеремдә юк, – диде.

Шул вакыйгадан соң миңа «Шалкан буры» дигән кушамат тактылар.

Бервакыт кич тулай торак бүлмәсендә идек. Тәрәзә төбендә малайлар сызгырырга тотынды. Сызгыралар бит, туктатам димә. Мин, аны-моны уйлап тормастан, мичтән көл алып, иске чабатага тутырдым да, ачык тәрәзә аша бәр аска...

Озак та үтми ишек шакыйлар. Ачсак, бусагада Ковров абый. Башында әлеге иске чабата, чәче-бите, өс-башы – көл.

– Кем эше? (Җавап бирүче юк). Синнән башка берәү дә булмас, Исламова, – ди. Монысыннан соң инде миңа «Чабата» дигән кушамат тагылып китте...

Тагын бер вакыйга исемнән чыкмый. Солдат киемен әле салып өлгермәгән Ковров абый дәресе. Ул керде. Бер аягына аксый биреп, салмак кына адымнар белән өстәл янына килде, баш иеп кенә безнең белән исәнләште. Утырып, журналны актара башлады.

– Кем дежур, нигә такта сөртелмәгән? – диде.

Мин кизү идем, торып бастым.

– Кем язган, шул сөртсен! – дидем, кыюлыгымнан, шулай дип әйтә алуымнан бер ләззәт табып. Тактага зур хәрефләр белән «Саңгырау» дип язып куелган иде. Минем колакка катырак икәнне беләләр иде, моңарчы иптәшләрем аңлый иде кебек. Һәрхәлдә, бу уңайдан бернинди сүз булганы юк иде әле.

Ковров абый әкрен генә әйләнеп карады, тактада нәрсә язылганын күрде.

– Рәйсә, утыр, – диде. Аның көйдергеч карашы рәтләр буйлап китте: – Кем эше, хәзер үк бассын!

Әмма басучы да, ниндидер сүз әйтүче дә булмады. Мин белә идем кем икәнен, егетнең язмышы бу минутта минем кулда иде. Ләкин шунысын да яхшы беләм: мин аның исемен атамаячакмын. «Байгыш тырнагына эләккән тычкан кебек утырсын әле менә!» – дип тантана кичерә идем.

Дәрестән соң Ковров абый үз янына чакырып алды:

– Син бит беләсең. Кем?

– Бәлки беләмдер. Ләкин миннән бу турыда сорамагыз, – дидем.

Абый миңа яратып карап куйган кебек булды, ләкин тавышына кырыслык чыгарырга тырышып:

– Ярый, бар, – диде.

Икенче тапкыр ул бу турыда чыгарылыш кичәсендә сорады:

– Хәзер инде әйтергә ярыйдыр, документларны алдыгыз...

Нигәдер, мин әйттем дә салдым бит. Ковров абый берсүзсез әлеге егет янына килде һәм сугып та екты тегене... Шул кичәдә абый үзенең тарихын сөйләде. Аның миңа охшаган улы булган, суга батып үлгән. Хатыны белән аерылышканнар. Берүзе кечкенә фатирда яши икән.

Марс ЯҺУДИН,

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Чаллы шәһәре

Комментарии