Пәһлеван Нургаян

(Булган хәл)

Бу язмамда авылыбызның иң озын, таза, киң гәүдәле, пәһлевандай Нургаян Нурмөхәммәтов турында язам. Аның әтисе 1941 елның июнендә сугышка китә, июль аенда һәлак булуы турында хәбәре килеп тә җитә. Гаиләдә дүрт бала кала. Иң өлкәне – Нургаян. Шул чор балалары шикелле аңа да бик иртә тормыш дилбегәсен тарта башларга туры килә. 4 сыйныфны тәмамлагач ук, ул колхозда ат җигеп, төрле эшләргә алына. Сеңлесе Рәшидәгә дә әбисе артыннан урган игенне «уфалла» арбасына салып ташырга туры килә. Эш, авыр тормыш булуга карамастан, еллар үзенекен итә, көн дә алга бара. Егетнең дә армиягә китәр чагы җитә. Артиллерист була ул анда. Стройда торганда иң озыны, иң таза гәүдәлесе Нургаян була. Аның өс-баш, аяк киемен махсус заказ буенча тегәләр. Чөнки баш киеме – 60, өс киеме – 58, аяк киеме исә 46 размерда була. «Үткәрелгән төрле ярышларда да ул актив катнашты: турникта иң күбе ул күтәрелә, ике потлы герләрне һавага җиңел генә чөеп, туплардай уйный иде. Чаңгы шуганда да ул – беренче. Аны дәресләрдән азат итеп, спортклубка алдылар», – дип сөйләде аның белән хезмәт иткән бер авылдашыбыз.

Мин дә аның белән булган бер маҗараның шаһиты булган идем. 1950 елның 7 ноябре, Бөек Октябрьнең 33 еллыгы иде бу. Авылда бәйрәм тантанасы үткәрелә. Барлык авыл халкы-яше, карты җыелып, лекция тыңлап, концерт караганнан соң, өйләренә таралышты. Кайберәүләр шахмат, шашка, домино уйнарга калды. Без малай-шалайны куып чыгардылар. Ә китәсебез бер дә килми. Шулай да, Аксак Мөбарәкҗан абзый берничәбезне эчкә үткәрде. Читтән генә авыл яшьләренең уйнавын күзәтәм. Домино уйнаучылар янында Нургаян абый да баскан. Уйнарга да исәбе бар. Әмма Сабантуй батыры Ханди белән аның кайнише Рәшит, буйлары бәләкәй булуга карамастан, этәләр, төртәләр. Ничек тә аны алга үткәрмәскә тырышалар. Хәтта типкәләп тә алдылар. Аларның бу кыланмышына бераз түзеп торган Нургаянның да сабырлыгы бетте. Боларның берсен – уң, икенчесен сул кулына курчактай күтәрде дә, башларын бер-берсенә чәкештереп, биек баскычтан тотып та атты.

Бу тамаша авыл халкына тиз таралды. Кичке уенга җыелган яшьләр Нургаян абыйга сокланып та, шул ук вакытта бераз гына шүрләбрәк тә карый башлады.

КАРАКЛАРНЫ ТЫЙГАН

– Кем йөри анда? – дип йокы аралаш кычкырып уянганын йорт хуҗасы Нургаян үзе дә сизмичә калды. Салкын, томанлы февраль аеның бер төнендә өй чормасында дөбердәгән аяк тавышларын ишетеп уянды ул. Өй эчендәге сеңелләре Рәшидә, Галия – түр сәкедә, энесе Нургали абыйсы белән ян сәкедә тәмле төшләр күреп йоклыйлар иде.

Әле кичә генә базарда кысыр сыерларын сатып кайткан 5 меңлекне чормадагы сандык төбенә иске оек башына төреп куйганнарын кемнәр генә белде икән? Йорт хуҗасы Нургаян тиз генә мич аралыгындагы ау мылтыгын алып, ике көпшәсен дә корып куйды. Ул арада чолан ягында аяк тавышы ишетелде, ишекне дә тарткаладылар, тимерче ясаган келә нык иде, селкенмәде дә.

Ә өйдәге 6, 8, 10 яшьлек сабыйлар салкынча өйдә йомарланган хәлдә бер кат одеялга төренеп йоклауларын дәвам иттеләр. Чормадагы аяк тавышлары көчәйгәннән-көчәя барды.

Нургаян корылган ау мылтыгын аяк тавышы килгән түр түшәм читенә төбәп атып җибәрүгә, бу хәлгә сабыйлар куркып уянды. Абыйлары эшнең нәрсәдә икәнен аңлаткач, янәдән яттылар.

Өйдә төтен, дары исе күзләргә бәрелә. Йорт хуҗасы тиз генә чоланга чыкты, чолан ишеге төбенә кадәр ачык, чорма баскычы янында тузгылган кәгазьләр, чүпрәк-чапраклар аунап ята.

Ишегалдына, капка төбенә чыгып караса да, беркем юк, капка да эчтән бикле. Арт яктан кергәннәре таң аткач кына аяк эзләреннән билгеле булды…

Нургаян чормага менсә, ни күзе белән күрсен: түрдәге әбисенең иске сандыгы асты өскә килгән хәлдә аунап ята… Янәшәдәге иске оеклар да шунда. Бәхетенә, сыер саткан 5 мең шушы оеклар эчендә калган булып чыкты. Барысын урыннарына урнаштырып, чормадан төшеп, чоланны да тәртипкә китереп керүгә, теге сабыйлар да өстәл читенә тезелешеп утырганнар, бик курыкканнары йөзләренә чыккан. Өйдәге дары исе дә, төтен дә бераз таралган.

Төнге смендан киез-итек фабрикасыннан, котельныйда эшләп кайткан слесарь Нургаян абыйларының төн йокылары качты бу төнне. Ул тиз генә мичне көйрәтеп, чәй куеп, эне, сеңелләрен ашатты. Үзе дә юынып, чистарынып, тукланып, төштән соңгы икенче сменага, сәгать 3кә эшкә барырга әзерләнә башлады.

Инде бу вакыйгага күп еллар үтте, әмма кемнәр кергәнен тәгаен генә белә алмадылар. Шулай да, төрмәдән кайткан күршесеннән шикләнделәр. Бу хәл авылга да яшен тизлегендә таралды. Ике метрдан артык, таза, пәһлеван Нургаянның куркусызлыгы, авылдашлары хәтерендә озак сакланды. Хәзер андый таза, мәһабәт гәүдәле егетләрне очратканым да, күргәнем дә юк.

Куркусыз Нургаян Хазиевның бу батырлыгыннан соң тирә-юньдә мондый йорт басулар, караклыклар бөтенләй ишетелмәде.

Нургаян Хазиев Купка авылы кызы Мәрьямбикәгә өйләнә, киезитек фабрикасына, котельныйга паровоз машинисты булып эшкә урнаша. Алар хатыны белән 1 ел гына торып калалар, балалары булмый. Гомере кыска булды аның.

Бу елларда фабрикага тимер юл салып, паровоз кертәләр, шул паровоз ярдәмендә пар казаннарына пар, җылылык бирелә һәм электр энергиясе дә хасил була – цехтагы йон тетү, түшәү, басу, агарту станоклары хәрәкәткә килә.

Бервакыт төнге сменда эшләгәндә Нургаян йокыга китеп, пар казаннарына пар килү туктала, цехлардагы станоклар, электр энергиясе тукталудан эштә өзеклек туа, сменада план нормасы үтәлми. Иртән эшкә килгән котельный башлыгы Евгений Краснов Нургаянга төрмәгә утырту белән яный. Эшләп талчыккан авыл егетенең саф күңеле бу нахак гаепне кичерә алмый, ярдәмчесе Николайны яклап кала, бар авырлыкны үз өстенә ала. Аны сүккән хуҗасына аны-моны әйтми, тыңлап кына тора, үз эченә бикләнә.

Әйбәт кенә итеп душта юына, чистарына, алмаш киемнәрен кия. 1954 елның сентябрь урталары була бу.

Каршысындагы ике метрлы койманы йөгереп килеп бер генә сикерә дә янәшәдә генә терәлеп торган тимер юлдан үтеп баручы товар поезды составы вагоннары астына башы белән ташлана.125 кглы,2 метр20 смлы Нургаянның дәү башы сикерә-сикерә бөек тимер юл дамбасыннан фабрика коймасы ягына тәгәрәп төшә.

Менә шулай итеп үзенең яшьлек гомерен өзә, аның керсез, саф күңеле бу нахак гаепне кичерә алмый…

Нурислам ГАЛИЕВ.

районы, Зур авылы.

Комментарии