Сәләй, үрдәкләрең оча!

Сәләй, үрдәкләрең оча!

Салимьян кармакларын тотып капкадан чыгып барганда «бак-бак, пип-пип», дия-дия, сарылы-яшелле йомгакларның инешкә таба атлауларын күреп кала. Тиз генә таяк алып, кыргый үрдәк гаиләсен ишегалдына куып кертә.

Җәй буе күзен дә алмый тәрбияләде ул аларны. Үз үрдәкләребезгә ияреп, кыр үрдәкләре дә су буена төшә башлагач кына дикъкате бераз сүрелә төште.

Шулай көз җитте, мәктәптә укулар башланды. Бер иртәдә мәктәпкә җыена идек, ишегалдында әнинең ачыргаланып: «Сәләй, үрдәкләрең оча!» – дип кычкырганына чабып чыксак, Салимьянның үрдәкләре инешнең аръягыннан күтәрелгән төркемне куып җиткәннәр иде инде. Энекәшнең кызыл галстугын болгап, күз яшьләре белән: «Яз көне үзебезгә кайтыгыз!» – дип кычкырганы гына эленеп калды көзге һавада.

Диләрә ИЛЬЯСОВА–СӘРВӘРТДИНОВА,

Казан шәһәре

Комментарии