Чын сараннар шундый була

Чын сараннар шундый була

Ирем белән «Безнең гәҗит»не бик яратып укыйбыз. Үзем дә бер гыйбрәтле вакыйганы укучыларга тәкъдим итәргә булдым әле. Без 45 ел Тольятти шәһәрендә яшибез. Кызыбыз, улыбыз бар, хәзер инде оныклар үсә.

Иптәш кызым Әлфия (исемнәр үзгәртелде. Ред.иск.) ире Илһам белән 30 ел Себердә Радужный шәһәрендә яши. 30 ел буена ел да җәй көне 2-3 атнага безгә кунакка кайталар. Элек ике балаларын да алалар иде, хәзер оныкларын ияртәләр. Аларга бит юл хакын эштән кайтаралар. Икесе дә пенсиядә булсалар да, эшлиләр. Без пенсиягә чыккач, эштән киттек. Ирем төзүче булгач, кайчакта «калым»га чакыргалыйлар.

2019нчы елны диңгезгә бергә ялга барырга сөйләштек. Ике ай алдан, путевка кыйммәт була дип, Әлфия саранланып, юнь генә бәягә торырга урын эзли башлады. Ике көннең берендә, сезгә шундый ярыймы, дип шалтыратып сорыйлар. «Без нәрсәгә дә риза, нинди урын тапсагыз, шул булыр», – дидек. Әлфияләр кайтырга бер атна калгач, иремә яхшы акчалы эш килеп чыкты. Без диңгезгә бармаска исәпләдек. Шалтыратып әйттем. Әлфия: «Бер уйлагач, барыйк инде, әйдә, синең арттан керәбез», – дигәч, ризалаштым тагын. Алар ундүрт яшьлек оныклары Сәлимне дә иярткәннәр. Бер атнадан килеп, бер кич бездә кундылар. Синнән юл хакы алмыйбыз дигәннәр иде. Мин тавыклар кыздырып, бәрәңге пешереп, яшелчә, җиләк-җимеш, йомырка, бер литр коньяк белән бер литр аракы алып, юлга кузгалдык. Шәһәрне чыкканчы бер киоскка туктап, Әлфия өч шешә минераль су алды. «Бар, син дә үзеңә ал», – дигәч, чыгып, мин дә бер шешә алдым. Андый суга исем китми, үзе сайлап алсын диюе булгандыр дип уйладым. Юлда туктап-туктап, мин пешергән ризыкларны дүртәү ашадык. Торырга нинди урын таптыгыз дип сорарга башыма да килмәде. Краснодар краена җиткәч, карбыз-кавын сатучылар янына туктап, карбыз алырга булдык. Карбызның килосы биш сум икән. Алсинә өч карбыз алды да, син дә үзеңә ал, ди. Мин дә илле сумлык ике карбыз алдым. Анапага килеп җиткәч билгеле булды: безгә торырга урын юк. Кыйбат дип, беркем белән дә сөйләшмәгәннәр. Инде төнге унбер. Машинада гына утырып йоклап алдык. Ятып торасы килә. Ерак түгел генә бер кибет бар. Берәрсе кертмәсме дип, шунда киттем. «Сдаю квартиру» дигән белдерү эленеп тора. Шалтыраттым. Хәзер килеп җитәбез, шунда гына торыгыз, диделәр. 15 минуттан килеп тә җиттеләр. Тәүлегенә 750 сум дигәч, Әлфия риза булмаган иде, мин, теләсәгез нишләгез, мин риза, дигәч, алар да ризалашты.

Башта 5 тәүлеккә түләргә булдык. Әлфия мактана: «Карточкада 200 мең сум, 100 мең сум отпускной, 60 мең зарплата, 40 мең икебезнең пенсия», – ди. Ә минем бөтен булган акчам 18 мең генә.

Иртәнге ашка кафега бардык. Мин үземә дөге боткасы да ике чынаяк чәй алдым. Әлфияләр мин аларга ашарга алганны көтеп утыралар. «Үзегезгә үзегез алыгыз», – дидем. Төшке ашка кафе-ашханәгә киттек. Анда хаклар юньрәк. Илһам белән Сәлим үзләренә ашарга сайлап ала, Әлфия ул тәлинкәләрне алмаштыра. Ботканы итсез генә алырга куша. Кешеләр, тизрәк булыгыз, дип ашыктыра, пешекчеләр, тәлинкәләрне алыштырмыйсыз, дип кычкыра. 10 көн буе көн дә шушы хурлык булды.

Төшке аштан соң мин, Әлфия һәм Сәлим диңгезгә киттек. Диңгезгә кадәр биш кенә минутлык юл. Кичке ашка 10 көн буена пляжда пешереп саткан бер кукуруз булды. Илһам исә 10 көнгә бер тапкыр да диңгезгә төшеп карамады. Ул көн буена мин алган коньяк белән аракыны эчеп яткан. Мин үзем кешенең әйберенә сорамыйча тимәгәч, уйламадым да. Өч көннән соң, әйдәгез, берәр рюмка, дим. Ә коньяктан инде җилләр искән. Аракы да шешә төбендә генә калган.

Базарда 100 сумга гына киптерелгән зур балык саталар. Мин балык яраткач, көн дә алам. Дүртәүләп ашыйбыз.

Беркөнне мин балык алгач, Әлфия: «Әйдә, сыра да алыйк әле», – дип, кибеткә чыктык. «Илһам кыслалар ала, син сыра ал инде», – дип, шешәсе 80 сумнан миннән 3 шешә сыра алдырды. Сыра эчәргә утырдык. «Кайда соң кыслалар?» – дигәнемә, Илһам: «Мин ашап бетердем», – дип җаваплады. Икенче көнне тагын шундый ук хәл булды. Өченче көнне балык та алмадым. Әлфия: «Әйдә, үзебез пешерик, кыйбат бит болай», – дип теңкәгә тия башлады. «Пешерегез, сез бит өч кеше. Мин берәү генә. Йомырка белән дә туям», – дим. Алай да базарга чыккач, көчләп, миннән 3 кило бәрәңге алдырды. Ә үзе көнбагыш мае алды. Без өченче катта торабыз, кухня беренче катта. Илһам белән Әлфия бәрәңге кыздырырга җыендылар. Миңа: «Син, бар, ятып тор, әзер булгач, чакырырбыз», – диделәр. 40 минуттан соң төшсәм, болар бәрәңге ашап утыра. Миңа да бер кашык салып бирделәр. Калган бәрәңгене: «Мужиклар ашарга ярата», – дип, Илһам белән Сәлимгә салып бетерде. Икенче көнне кибеткә чыгып, ипи, май, чәй, варенье, кер юа торган порошок алып кердем. Төшке ашка көн дә кафе-ашханәгә йөрибез. Әлфия гел: «Әкрен ашыйсың. Ашыйсың килми бит», – дип, мин алган ит, балык, пирогларны целлофан пакетка тыгып алып кайта да, суыткычка куя. Аннары кем ашагандыр, Сәлимме, Илһаммы? 10 көндә бер тапкыр экскурсиягә бардык. Дельфинарийга. Әлфия Илһамны ашады инде кыйммәт дип. Сәлимне алып, Әлфия белән бардык. Бер көнне йөреп кайтыйк дип, шәһәр буйлап киттек. Мин үзем белән 100 сум гына алган идем. Бер җирдә туктап, кафедан шашлык алырга булдык. Шашлык 200 сум тора. Шунда Әлфия миңа 100 сум акчаны бурычка биреп тормады, үземә 100 сумга шаурма алдым. Илһам белән икесе тотындылар шаурманы яманларга. «Зыянлы ул, химикатлар», – дип әйтеп, минем аппетитны бетерделәр. Ике генә каптым: «Бир, Сәлим ашар», – дип, Әлфия кулымнан тартып алды.

Дүртебез бер бүлмәдә тордык. Кондиционер минем өстә генә. Миңа өрә. «Салкын тия, мин югында кабызырсыз», – дим. «Теләсә нинди бүлмә алмаска иде, юкка синең белән алдык», – ди Илһам.

Кайтыр алдыннан Әлфия белән колхоз базарына бардык. Мин чикләвек, кипкән җимешләр, тәмләткечләр, оныкларыма дип 2 кило персиклар алдым. Бик тәмле, авызда эри торган персиклар. Барысын да суыткычка куйдым. Әлфия бер әйбер дә алмады. «Ал Сәлимгә персик», – дим. Кыйммәт, ди. Икенче көнне мин сувенирлар алырга чыгып киттем. Кайткач әйберләремне җыя башладым. Персиклар юк. «Аны Сәлим ашап бетерде», – ди Әлфия. Шаккаттым. «Әйдә, юлга булкалар булса да алыйк», – дим Әлфиягә. Кибетләрдә йөрибез, булкалар кыйммәт, ди. Бер палка колбаса булса да алыйк, дим. «Син ал», – ди. «Сез бит өч кеше», – дим. Шулай итеп юлга бернинди ашамлыксыз чыгып киттек. Машинаны ишегалдына куйган идек. Бер көне 200 сум. Дүрткә бүләбез, ди Әлфия. «Юлга чыкканчы, әйдәгез, ашап кайтыйк», – дим. Акча жәлләп, Әлфия кибеттән 2 кап «Доширак» алды. Илһам белән Сәлимгә дип. Миңа да, үзеңә ал, ди. Берсе 40 сум икән, берне алдым. «Икебезгә берәү җитә инде», – ди Әлфия. Һушым китеп егыла яздым. Күчтәнәчкә ике кипкән балык алмакчы идем, машинаны сасыта дип, Әлфия алдырмады. «Волгоградта Илһамның дусты балык заводында эшли. Аннан алырбыз, Волгоград аша үтәбез», – ди.

Төнгә каршы юлга чыгып киттек. 4-5 сәгать баргач, Сәлимнең ашыйсы килә башлады. «Ашарга әйбер алмадык бит», – ди әбисе. Юл буе бала ашыйсым килә дип елап барды. Әлфия ничектер, мин жәлләдем. Ләкин төнлә юл буендагы кафелар ябык иде.

Волгоградка җиткәндә, «Әйдәгез, Мамай курганын күреп чыгыйк, тагын бу якка киләбезме, юкмы», – дим. Бензин түгеп йөрмибез, дип, Әлфия ризалашмады. «Илһамның дә дустына кермибез. Аннары ул безгә Радужныйга килергә мөмкин», – ди. Шулай итеп Мамай курганы да юк, балык та юк, кунак та юк. Вәт минем дус Әлфия саран гына түгел, гуж да икән әле. Ничә ел беләм, бер дә андый дип уйламаган идем. Себердән кайтып ике балага бер конфет та алып кайтканнары булмаган иде. «Ярар инде, үзебезнең бар бит», – дия идем.

Төнге сәгать дүрттә безнең дачага кайтып җиттек. Ә дачада кызым ике кечкенә баласы белән иде. Аларны уятып кереп, кызым пешергәннәрне ашап-эчеп йокларга яттык. Иртәнге алтыда автобуслар йөри башлагач, мин азык-төлек алырга дип кайтып киттем. Ә Әлфияләр кызым алып килгән ризыкны ашап бетереп, дача кырыендагы кибеткә чыкканнар. «Монда бөтен нәрсә кыйммәт икән. Әйдә, әниең алып килер әле», – дип, буш кул белән кайтканнар. Мин базардан ит алып, котлетлар кыздырдым, бәлеш пешердем. Ике сумка ризык төяп, кич белән дачадагы кунакларны сыйларга киттем. Анда оныкларым да ач, барысы да ашарга көтеп утыралар. Эштән соң ирем дә килде. Дачада бер көн булдык та, өйгә кайттык. Әлфияләр бездә тагын өч көн тордылар. Вот анда ашадылар! Бушка булгач, аракыны да эчтеләр. Без ирем белән кунакларны сыйламый булмый дип, соңгы акчага аларга ашарга ташыдык.

Менә 30 елдан соң күрдем мин сараннарның нинди булуын. Алар 30 ел буена буш кул белән Себердән кайтып керәләр иде, без шулай тиеш дип кабул итә идек. Хәзер нәрсә эшләргә инде? Безгә андый дуслар кирәкме? Монда бер генә уйлап чыгарган сүз дә юк, бар да баштан үтте.

Исемем редакция өчен генә

Комментарии