Түрәләр үлән ашамый шул...

«Безнең гәҗит»нең 15нче февральдә чыккан санында (№6, 2023 ел) Расих Җәләйнең «Кәҗә бәрәне һәм бозау» дигән язмасын укыгач, үзебезнең авылда булган хәлләр искә төште. Безнең Исәнсеф авылында да шул ук хәл булды бит. Колхоз җитәкчеләре өй борынча кереп, хәзер менгереп бир, дип кенә әйттеләр. Халык ни эшләсен, бәрәннәрен үзләре илтеп бирделәр. Ул бик күп җыела иде. Аны көтәр кеше таба алмыйлар, чөнки ул бик авыр хезмәт. Иллеләп башка җыелдылар бер елны. 50 кг арыш бирәбез дигәч, Әсләхетдин белән мин көтәргә риза булдым. Баштарак дүртәү көттек. Өйрәнгәч, икәү генә калдык. Безгә бер ат бирделәр. Көзгә кадәр көтеп, исән-сау тапшырдык. 50 кг арыш ул вакыт өчен бик күп икмәк иде.

Авыл халкының бурычы күп иде бит ул чакта. Сарыгы булмаса да, 2 кг йон бирергә тиеш иде. Иң авыры – заемга яздыру булды. Көне буе эшләп кайткан кешеләрне караңгы төшкәч авыл советына чакыртып, заемга язылырга үгетлиләр. Әти сугышта. Балалар ишле. Төне буена утыртып, әрли-әрли яздырталар иде. Әле бит иртүк тагын эшкә китәргә кирәк. Ашарга юк. Җәй көне ярый әле, үлән үсә. Нинди үлән бар, барысын да ашадык. Ул үләннәрнең файдасы булгандыр инде, 85 яшькә җиттек. Безнең Исәнсеф авылында 80 яшен тутырган кешеләр бик күп, Аллага шөкер.

Бервакыт шулай дүрт кыз килеп керде дә, фронттагыларга бияләй-носки бәйләр өчен йон җыябыз, диләр. «Бездә йон юк», – дим. «Менә бит, исемлектә сарыгыгыз бар дип язылган, йоныгыз да бар, димәк», – диләр. Берсе урындыкка басып, өй түбәсенә менеп китте. Анда йон булган икән, алып чыгып киттеләр. Бурыч җыючылар берсеннән-берсе әшәкерәк кешеләр иде. Ул кызлар бу йоннан үзләренә бәйләп кигәндер инде. Инде дүртесе дә вафат. Үзләре исән вакытта ук бу хакта әйттем.

Безнең яшьлек бик авыр вакытка туры килде шул. Бәләкәй арба белән утынга барсаң, урман каравылчысы арбаны алып кала, утынны бушаттыра иде.

Безнең Пучыга 10 чакрымда Ташлыяр дигән урыс авылы бар иде. Шунда колхозлардан җыелган терлекне кабул итү пункты урнашкан. Ык буендагы бик матур авыл иде ул. Ания, Рәйсә апалар белән шунда сарыклар куып алып бардык. Ферма мөдире Мирзафатыйх абый алдан ат белән бара. Кич караңгы төшкәч кенә барып җиттек. Сарыкларны бер утарга ябып, үзебез яланда төн кундык. Икенче көнне кабул итүче сарыкларны кабул итеп алды. 10 сарык калды, аларын начар дип алмадылар. Мөдир атка утырып кайтып китте, без теге сарыкларны куып алып кайтырга калдык. Көн эссе, ашарга юк. Сарыклар арыды. Караңгы төшкәч кенә авыл таллыгына кайтып җиттек. Бер нәрсә күренми. Сарыкларны шул таллыкта калдырып, кайтып киттек. Иртән ферма мөдире килгән сарыкларны эзләп. Тагын киттек. Аллага шөкер, барысы да исән иде. Инде аңа сөенгәннәр! Югалса, түләтәләр бит. Миңа ул вакытта 13 яшь иде.

Хәзерге министрлар, депутатлар безнең шикелле интегеп, кәлҗемә, кычыткан, алабута ашап, тилмереп үсмәгәндер. Шулай булмаса, азрак кызганырлар иде сугыш чоры балаларын. Аз булса да өлеш чыгарырлар иде.

Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы Ветераннар советы рәисе

Комментарии