Ике сынык ипи

Аллаһка шөкер, көне-төне татарча сөйләп торучы радиостанцияләребез бар. Концертларны да, башка тапшыруларны да тыңларга тырышабыз. Сирәк кенә булса да, авыл җирендә яшәп, авылда эшләүчеләр турында да ишетелә. Бервакыт «Болгар» радиосында эшләүчеләргә авыл җирендә яшәүче бер хатын-кыз шушындый табышмакка җавап бирүне сорады: «Зурлыгы-авырлыгы кими, тәме үзгәрә, ә бәясе һаман артып тора». Алып баручылар җавапны таба алмады. Сорау бирүче дә озак ялыктырмады: «Ипи», – дип, җавапны үзе бирде.

Әйе, ипиләрнең бәяләре һаман да артып тора шул. Шулай булуга карамастан, чүплекләрдә, ишек алларында зур-зур ипи кисәкләре аунап ятканны гел күрәбез. Ә бит көнгә ничә тапкыр ашасаң да, өстәл уртасында хуҗа булып ипи тора.

Миңа 14-15 яшьләр тирәсе булгандыр. Җәйге каникул вакытлары. Бригадир абый иртәдән керде дә: «Урыс урманында колхозга бирелгән делянканы ботаклардан чистартырга кирәк. Авыр эш түгел. Ике сынык ипиеңне кесәңә тык та, тиз бул, җигелгән ат көтеп тора. Кичкә кайтып та җитәсегез бар», – дип, эш кушып чыгып китте. Минем яшьтәге тагын берничә малай белән әбәд вакытлары җиткәнче авылдан чыгып та киттек. Урманга кадәр бездән 7-8 чакрым. Урманга кергәч тә бик озак барырга туры килде. Колхозның нәсел айгырын җиккән куладакның хуҗасы – армиядә хезмәт итеп кайткан Сөнгать исемле егет (урыны оҗмахта булсын). Урман эченә урнашкан 4-5 йортлы Петровка дигән авыл-хутор бар. Безгә үз делянкабызны күрсәтә торган кеше кич караңгы төшкәч кенә кайтты. Без шул хуҗалыкның ишегалдында төн үткәрдек. Икенче көнне шул 3-4 малай хәйран гына зур участокны чистартып, ботакларны өеп яндырдык. Кичкә кадәр Сөнгать абый озын-озын бүрәнәләрне юл буена ташыды. Бу төнне дә шул ишегалдында кундык. Өченче көнне дә кайту юлына бик иртә чыга алмадык. Урман хуҗалыгында язу-кәгазь эшләре бар иде.

Сөнгать абый – колхоз атының хуҗасы. Ул да, безнең кебек, «колхоз таягына» эшли. Тәмәке алырга да акча кирәк. Авылга кайтканда куладак арбага нәрсә дә булса төяп кайтырга уйланылган. Ул безне бер җиләкле урынга кайтарды да, өеп куйган бүрәнәләр бар, дип, тагын борылып урманга кереп китте. Җиләкләр бик өлгергән, авызга тутырабыз гына. Барыбызның да корсаклары буш. Теге ике сынык ипи белән инде өченче көн яшибез бит. Җиләк ашап туйгач, ятып торасы килә башлады. Ятуга йоклап та киткәнбез. Урман кырмыскалары, черкиләр бик җәфалый башлагач, уянып киттек. Сөнгать абый әле килмәгән. Авылга кадәр җәяү генә тәпили торырга булдык. Бераздан Сөнгать абый безне куып җитте. Куладакта ике озын бүрәнә ята. Тик бүрәнәләр өстенә атланышып ерак китә алмадык. Бер мылтыклы кеше каршыбызга чыгып, атыбызга да, арбабызга да «арест» салды. Бүрәнәләргә клейма сугылган булган. Тагын 7-8 чакрым араны тәпиләргә калды.

Чүплекләрдә, юл кырыенда аунап яткан ипиләрне күрсәм, шушы хәл искә төшеп, йөрәгем әрни. Бу ипиләр шул вакытта бездә булса, болай мәсхәрәләнеп ятмаслар иде.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии