Аттестатың булмаса, машина йөртә белмәсәң, урам себерә алмыйсың

Аттестатың булмаса, машина йөртә белмәсәң, урам себерә алмыйсың

«Укымасаң, урам себереп йөрерсең». Мәктәптә ялкауланган, дәресләрен әзерләмәгән укучыларга еш кабатлыйлар иде бу сүзне. Ә хәзер... Хәзер болай дип әйтү урынлы булмас. Кимендә 9 класс белемеңне дәлилләүче документың булмаса, урам себерүче итеп эшкә алмыйлар.

ТАЛӘПЛӘРЕ КҮП

Урам себерүчеләрнең эше рәхәт: җәен – урам себерә, кышын – кар көри, дияр күпләр. Белеп торыгыз, хәзер аларның вазыйфалары моның белән генә чикләнми. Кар чистарта торган машина белән идарә итә белү; ватылган очракта аны төзәтү өчен белемең булу; яңгыр сулары агып китә торган коеларны контрольдә тоту; елга ике-өч тапкыр больницага барып, медосмотр үтү – һәр урам себерүчесенә куелган таләпләр әнә шундый.

Русия Хезмәт министрлыгының 2022нче елның 14нче сентябрь боерыгы белән расланган «Күпфатирлы йортларда гомуми милеккә караган территорияне комплекслы җыештыру буенча хезмәткәр» дигән яңа һөнәри стандарт бу елның 1нче мартыннан гамәлгә керде. Ул кимендә 6 ел үз көчендә булачак, дип фаразлана. Ләкин аны тулысынча үтәү мөмкин булырмы икән? Казан соңгы ике елда болай да ишегалды җыештыручыларына кытлык кичерә. Бу бигрәк тә кыш айларында сизелде. Казан Башкарма комитеты мәгълүматлары буенча, 2022нче елның 1нче декабренә шәһәрдә 2956 урам себерүче җитмәгән. Шуны да әйтеп үтү мөһим: шәһәр хакимияте 2019нчы елда ук аларның хезмәт хакын 20 мең сум дип белгеләгән. Быел 5нче апрельгә «Русиядә эш» бердәм цифрлы платформасында Татарстан буенча урам себерүчеләргә 480 урын бар. Белгечләргә 35 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр. Тик урам себерүчеләрнең бу сумманы төшендә дә күргәне юк, чөнки 12-15 меңнән дә күбрәк хезмәт хакы алмыйлар.

Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб фикеренчә, кертелгән стандарт күпфатирлы йортларның подъезд һәм ишегалларында чисталык булдырырга ярдәм итәчәк. «Йортта яшәүчеләр чисталык хокукына ия. Әлеге хокукларын яклый алсын өчен, аларга шуны белергә кирәк: подъезд эченең беренче ике каты көн саен юылырга, баскыч, өченче һәм аннан соңгы катлар атнага бер тапкыр җыештырылырга тиеш. Лифт кабинасының диварлары, ишек һәм түшәме көн саен дымлы чүпрәк белән сөртелергә тиеш. Кыш көне җәяүлеләр йөри торган ишегалды тротуарларын өч тәүлеккә бер тапкыр себерергә кирәк. Ә кар яуганда ул 2-3 сәгатькә бер чистартылырга тиеш. Әгәр торакчылар, җыештыручы үз бурычларын начар башкара, дип саный икән, алар идарәче компаниягә, шулай ук торак инспекциясенә яки Роспотребнадзорга зарланырга хокуклы», – дип искәртә аның сүзләрен «Реальное время». Барысы да аңлашыла кебек, тик моның кадәр эшне башкарырга сәләтле урам себерүчене ничек эзләп табарга икән соң?..

ЯРЫЙ ӘЛЕ ПЕНСИОНЕРЛАР БАР

Бауман урамының үзәк территориясен тәртиптә тоту белән шөгыльләнүче Рәмзия апа инде бишенче елын урам себерүче булып эшли. Тумышы белән – Азнакайдан. 15 ел элек ире Илсур абый белән бирегә күченеп килгәннәр. «Пенсиягә чыгып, берничә ел пенсия «рәхәтен» күргәч, кулыма себерке алып, эшкә чыктым», – дип көлә ул.

– Белгечлегем буенча хисапчы мин. Районда үз һөнәрем буенча эшләдем. Балаларга Казаннан фатир алып биргән идек. Үзләре тормышка чыккач, ул фатирны безгә калдырдылар. Менә шунда яшәп ятабыз хәзер, – дип уртаклашты ул. – Ирем дә эшли, парковкада «охрана»да тора. Мин – 15, ул 15 мең сум өстәмә акча алабыз. Пенсиягә кушкач, менә дигән акча ул! Хезмәт хакы алгач, эшнең авырлыгы онытыла.

Яңа кагыйдәләргә әллә ни исе китми Рәмзия апаның. «Ел да табибларга йөрибез, бергә эшләгән егетләр болай да машина рәтен белә. Аның өчен эштән куарлар дип уйламыйм. Бу эшкә тагын кем керсен ди? Ярый әле шул пенсионерлар бар. Шулар Казанны гөл итеп тора», – ди елмаеп.

Бу фикерне җитәкчеләр үзләре дә хуплый. Кулында аттестаты булган, башы эшләгән кеше мәктәп тәмамлагач та, урам себерүче булып эшкә урнашмас. Яшьләр өчен эш җитәрлек. Кайбер эш бирүчеләр өчен аттестатың мөһим түгел – эшкә алырга риза, түләвен дә вакытында биреп баралар.

– Безнең йортта урам себерүчеләр җәен – 7, кышын 12 мең сум ала. Аннан да күбрәк хезмәт хакы вәгъдә итә алмыйбыз, – ди Казандагы «Гаврилов урамы-38» ТСЖ директоры Таһир Йосыпов. – Мондый акчага гына килеп эшләргә риза булучылар саны, әлбәттә, күп түгел. Чит ил гражданнары килә килүен, ләкин аларны рәсми төстә эшкә урнаштыру өчен документ, кәгазь эше белән озак йөрергә туры киләчәк. Шуңа да инде дүрт ел безнең йорт территориясен пенсионер хатын тәртиптә тота. Пенсиягә генә яшәп кара син?! Территория зур булгач, кайчак үзем дә булышкалыйм. Кыш көне авыррак, билгеле. Лом белән бозны чабарга, кар көрәргә кирәк. Махсус техника юк. Үзебез чакыртабыз. Чирәм чапкыч бар барын, әмма ватмагайлары дип, ышанып тапшырырга куркам. Аның өчен квалификацияле белгеч кирәк, ә андыйны табу мөмкин түгел. Шуңа күрә чирәмне үзем чабам. Шуңа да яңа кертелгән стандартлар үтәлмәячәк, кәгазьдә генә калачак.

Таләпләрне арттыра, хезмәт хакын үзгәртми – үз гражданнары турында әнә шулай кайгырта хакимиятебез. Ярый әле шул шартларга риза булып, эшкә урнашучылары бар! Юкса закон чыгаручыларга җылы кәнәфиләрендә утырып, матур галстукларын тагып, әлеге таләпләрне үзгәртү хакында уйларга туры килер иде.

 Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии