Сугыш кабатланмасын

Сугыш кабатланмасын

Мин Бөек Ватан сугышы чоры баласы. Ул вакытта бик кечкенә булсам да, сугыш китергән авыр газапларны күреп, аңлап, йөрәгемнән үткәрдем. 80 яшьлек карчык булсам да, әнкәемнең сугышта хәбәрсез югалган Ягъфәр абыемны көтеп, сагынып-саргаеп елаулары бүгенгедәй күз алдымда. Абыемның тәүге Һәм соңгы хатындагы шигырьләрен әнкәй җырга салды, көндә-көндә аны көтеп, нәрсә пешерсә дә аның өлешен «Кайтса ашар», диеп алып куя торган иде. Бу хәл бик озак еллар кабатланды. Минем дә күңелемә, йөрәгемә аның шигырь юллары сеңеп калган:

«Әнкәй ашың пешкән булса,

Суган турап суытма,

Янымда балам бар диеп,

Читтәгесен онытма!».

Тукай районы, Казаклар авылының сугышта хәбәрсез югалган егете Ягъфәр абыемны хөрмәтләп, аны саргаеп гомер кичергән газиз әнкәмне сагынып, берничә ел элек «Ана сагышы» дигән бәет-шигырь язган идем. Тиздән Бөек Җиңү бәйрәме җитә, үткән сугыш шаукымы яңадан карт йөрәкләрне тетрәндерер. Шул нисбәттән, «Безнең гәҗит» битләре аша шул бәет-шигыремне укучыларга җиткерәсем килә.

АНА САГЫШЫ

Бөек Ватан сугышы, канлы сугыш…

Ана озата ирен, ике баласын.

Белми бит ул, әле белми бит ул,

Унсигез яшьлек кече улы

Яу кырында ятып каласын.

Сугыш бара, канлы сугыш,

Хатлар көтә Ана сугыштан.

Ике улы, ире сугышларда,

Чәче агара кайгы-сагыштан.

Пар ат җигеп, почта чапты улы,

Кар-бураны, яңгыр димәде,

Бигрәк яшьли китте яу кырына,

Унсигез дә аңа тулмады.

Хатлар көтә Ана, хатлар көтә,

Хаты килә башта атаның,

«Илгә килгән кайгы, сабыр ит!» дип,

Юаткан ул хатта хатынын.

Зур малайның хаты килә,

«Фин сугышы бетте, кайтам!» дип.

Тагын килә берсе: «Кабат сугыш,

Яу кырыннан кайта алмам!» дип.

Хатлар көтә Ана кече улдан,

Менә килде аның хаткае,

Кулларына алып өчпочмаклы хатны,

Ана әкрен генә өйгә атлады.

Хатны ачты Ана, тәүге сүзләр:

«Исәнмесез!» дигән улкае,

«Сугышларга керәм хәзер, истәлеккә

Калсын сезгә шигырь юлкаем:

Исән булыгыз, күрмәсәм,

Бер кайтырмын, үлмәсәм.

Герман пулялары тиеп,

Урталай өзелмәсәм!

Әнкәем, кош-кортларың,

Казларың-үрдәкләрең?

Германнарга плен китсәм,

Өзелер үзәкләрең.

Әнкәй, ашың пешкән булса,

Суган турап суытма,

Янымда балам бар диеп,

Читтәгесен онытма!»

Шигырь тәмам, хәл сораша улы,

Сеңелләрен хатта сагына.

Иң соңыннан, читенсенеп кенә,

Газиз Анасына ялвара:

«Әнкәй, без ач, әгәр исән булсаң,

Мөмкинлегең булса, әлбәттә,

Җибәрсәңче берникадәр ризык,

Арыш оныннан талкан булса да».

Ана елый, калтырый куллары,

Адресы юк, кая җибәрим?

Ана хыяллана, җырга сала,

Баласының шигырь юлларын,

Көтә Ана газиз улларын…

Кече улның тагын хаты килә,

Үз куллары белән язмаган…

Хатны ача Ана. Укый хатны:

«Зинһар өчен, сабыр булыгыз!

Үзенең халкын, илен саклаганда,

Хәбәрсез югалды кече улыгыз…»

Хуштан яза Ана кайгысыннан

Ачы яшь томалый күзләрен,

Әйтә алмый әйтер сүзләрен,

Кара тамгалы өчпочмаклы хат

Аерды аны газиз баласыннан.

Каһәр суккан сугыш тәмамлана,

Һаман көтә Ана баласын.

Аш пешерсә, калҗа итен куя,

Кайтыр кебек аңа баласы.

Юк, кайтмый ул, көтмә син Ана,

Улың кайтмый синең гомергә.

Каһәр суккан сугыш хәсрәтләре

Кертте газиз аналарны гүргә!

Йә Ходаем! Бу газаплы сугыш,

Беркайчан да кабат килмәсен!

Ул чор аналары күргән газапларны

Хәзерге аналар күрмәсен!

Дөнья иркен, күкләребез аяз,

Сөенешеп үссен балалар.

Тигезлектә яшәп, кайгы күрми,

Яшәсеннәр газиз аналар.

Әзһәрия ИДРИСОВА-СӘХАПОВА,

Минзәлә районы, Җәмәк авылы

Комментарии