Исемдә калганнар

Исемдә калганнар

Мин – сугыш чоры баласы. 1941нче елның башында әткәем 4 абыйсы белән беркөнне үк сугышка китә. Без әнкәм һәм бер энем белән яшәп калдык. Ул вакытта күргәннәрне мәңге онытырлык түгел. Заманалар бик авыр иде. Әнкәйләрне үзебезнең сыер белән басуга тырмага йөрттеләр. Бернинди дә каршы тору юк иде. Халыктан салым түләтәләр иде: 40 кг ит, йомырка, йон җыялар. Түләмәсәң, судка бирәләр. Моның өстенә займ дигәне дә бар әле. Ит агентлары, салым, займ җыючылар халык белән санлашып тормадылар. Бурычыңны түләми кара?! Аннан соң авыл активы, өйдән-өйгә йөреп, сугышчыларга бияләй-оекбаш җыеп җибәрәбез, дигән булып, халыкны талап йөрделәр. Анысы үзләренә булгандыр инде. 1942нче елның гыйнварында ике култык таягы белән әткәем сугыштан кайтып төште. Яз көне комиссия үтеп, тагын җибәрделәр. Без яңадан әтисез калдык. Дөньялар нык авырлашты. Бер уч икмәк өчен күпме кешеләрне төрмәгә утырттылар. Алтышар, җидешәр бала аналарының итәгенә ябышып елап калды. Сталинны гына гаепләп булмый монда. Урындагы җитәкчеләрдә дә, авылның үз җитәкчеләрендә дә халыкны кызгану хисе булмады. Шул елларда Сәрвәров дигән мәктәп директоры эшләде бездә. Чуракай авылыннан иде ул. Башы очланган тимер таяк белән бәрәңге бакчаларын, ихаталарны казып, ипи эзләп йөри иде. Ахырда мәктәп ихатасындагы печән чүмәләсеннән 40 кг арыш табып, аның үзен дә кулга алдылар. Утырдымы, юкмы – мин анысын хәтерләмим. Ләкин ул киткәннән соң, халык аз булса да хәл алды.

Сугыш көчәйгәннән көчәя барды. 1944нче елның июнь аенда, кулы яраланып, әткәем кабат кайтып төште. Ул вакытта авыл мәктәбен хастаханә иттеләр. Калинин районының военкоматыннан Тукбаев дигән кеше һәм тагын берничә табиб килеп, ир-атларга комиссия үткәрделәр. Әткәем тагын фронтка китәргә тиеш булып, аны Пучыга озата бардык. Андагы халык!.. Кайсы елый, кайсы җырлый. Бу нинди мәхшәр дип торасың. Нәкъ шул вакытта Казаннан икенче бер комиссия килеп, бик күпләрне кире өйләренә кайтарып җибәрде. Шулар арасында әткәй да бар иде. Пучыдан килгән военкомны, Тукбаевны хәллерәк кешеләр ашатып-эчертеп, сугышка бармый калды (алар дүртәү), ә җыен гарип-горабәне сугышка җибәрделәр. Аларның да сугышка кеше җибәрергә үз планнары булган, гарипләр хисабына шул планны үтәгәннәр. Ул вакытта да дөреслек юк иде. Әткәем өйдә өч айлап кына торды да, кабат сугышка китте. Ә аның Әхмәтһади, Мостафа исемле абыйлары мәңгегә ятып калды. Вәгыйз абыйсы кайтып, 40 яшенә дә җитмичә вафат булды. Сәетзада исемлесе дә 44 яшенә кадәр генә яши алды. Алар икесе дә сугыштан бик нык яраланып кайткан иделәр шул, кайткач та озак яшәмәделәр. Авыр туфраклары җиңел булсын.

Әткәем үзе 1945нче елның сентябрендә II группа инвалид булып кайтты. Мин 1947нче елда беренче класска укырга кердем. Безнең укытучыбыз Фәридә апа Басыйрова – бик сабыр, акыллы кеше иде. Кызганыч, безне озак укыта алмады. Соңгы елларда мин аны Казанда күрдем, бик озаклап сөйләшеп тордык.

Сугыш бетсә дә дөньялар тиз генә үзгәрмәде. Тормышлар бик катлаулы иде. Авыру булуына карамастан, әткәем колхозда төрле эшләрдә эшләде. Шунысы хәтердә калган, колхоз бер елга хезмәт көненә он өләште. Әткәем белән әнкәемнең икесенә 7 кг он тиде. Менә шуның белән 4 кеше яшәп кара инде син! Соңрак әтием тракторда плугар булып эшли башлады. МТСтан азмы-күпме ипи бирәләр иде. 1951-1952нче елларда, ниһаять, авыл бераз умач ашый башлады.

1953нче елда без мәктәпне тәмамладык. Шул ук елны Әсләхетдин белән мине колхозга яшь бозаулар көтәргә куйдылар, шуның өчен 50шәр кг арыш бирергә вәгъдә иттеләр. Ул бозаулар да, әлеге дә баягы, шул халыктан талап алынган маллар иде. Аларны көтүе җиңел түгел иде. Кыш кергәч инде төрле эшләрдә эшләдем. 1955нче елда бик зур фаҗигага очрап, тәнемнең 47 проценты пеште, 7 ай Пучы больницасында дәваландым. Ул вакытта Комиссаров Юрий Ивановичның хирург булып килгән генә чагы. Баш шәфкать туташы Шура апа Александровна һәм башка шәфкать туташлары, санитаркалар минем өчен бик яхшы кешеләр булды. Мине аякка бастыру өчен күп көчләрен куйдылар. Ул вакытта медицина көчсез иде бит әле. Ике көн саен Казаннан самолет килеп торды. Дарулар, ике тапкыр кан китерделәр. Ә үземне Казанга алып китәргә ярамады, түзә алмас, диделәр. Аннары Казанда да ятарга туры килде, 5 тапкыр операция ясадылар. Берничә елдан соң Комиссаровны обком больницасына алдылар. Ул анда да мине яткырып, 1 ай бик әйбәтләп дәвалады. Бу больницада ул вакытта коммунистлар гына ята иде. Медицина көчле булмаса да, игътибар көчле иде шул. Бөтен дарулар да бушлай иде.

Без укыганда укытучылар, чит илдә барысы да түләүле, дип сөйлиләр, без шаккатып утыра идек. Аллаһы Тәгалә, ашыкмагыз, сезгә дә килеп җитәр, дигәндер инде. Мәни бизе шешенә операция ясату – 30-40 мең, күзгә ясату 25-30 мең сум тора. 8-9 мең сум пенсия белән үләргә генә кирәк бит. Моны уйлап караган кеше дә юк. Ни көчле Германияне җиңгән Советлар Союзын таркатып куйдылар. Илне алып бара алмадылар. Без булдырабыз, дип мактанышкан булалар. Дөньяны гарип-горабә, ятим, наркоман, әрәмтамаклар басты.

1958нче елда колхозларны эреләндерү башланды. Без Тат Бүләр авылына колхозларны берләштерү уңаеннан узган җыелышка бардык. Калинин райисполкомыннан килгән вәкил колхозларны кушуның максаты турында сөйләде. Үзәк колхозны нинди исем белән атарга һәм кайсы авылга куярга дигән сорау туды. Кемдер – Сатурн, кемдер Ленин бүләге дигән исемнәр тәкъдим итте. Ахырда үзәк Тат Бүләр булып, колхоз «Урожай» исеме белән аталды. Аннан колхоз рәисе сайлауга күчтек. Ике кандидатура бар иде. Ленин бүләге колхозыннан Камалетдинов, Сатурн колхозыннан Сәлахов абый. Вәкил моны да бик тиз хәл итте. Колхоз рәисе итеп бертавыштан Сәлахов абый сайланды. Шулай итеп, берләшеп эшли башладык. Әле ул вакытта акча бирү юк иде, «таяк»ка бил бөктек. Мин шул вакыттан бирле терлекчелектә эшләдем. Колхозлар бик ярлы иде. 1960нчы елдан колхозчыларга да бик аз гына түләү кертелде.

1962нче елның 9нчы декабрендә Вәрәш-Баш авылы кызы Тәрҗемә белән гаилә корып җибәрдек. Хатыным сарыклар карый иде. Безнең авылга килгәч, сыер сава башлады. 1963нче елның 7нче декабрендә, нәкъ 50 яше тулган көнне сугыш яраларыннан әткәй вафат булды. 1964нче елны кызыбыз Гөлдәмия туды. Инде аның үзенең дә ике улы, бер кызы бар, Вәрәш-Баш авылында яши, үзенең кибете бар. 1966нчы елны икенче кызыбыз Нурания туды. Анысы хәзерге көндә Әлмәт шәһәрендә яши, 33нче больницада шәфкать туташы булып эшли.

1965нче елда башка чыккан идек, 1967нче елда өй салып кердек, мал-туар асрап, бик әйбәт кенә яшәп киттек. 1971нче елда өченчегә тагын бер кыз – Зәфрүнәне алып кайттык. Ул да ике ул, бер кыз үстерә, үзе Тат Бүләр балалар бакчасында мөдир булып эшли.

1997нче елны кызлар-кияүләр, үземнең энем ярдәме белән тагын бер таш йорт салып чыктык. 1998нче елны бер генә атна авырып, әнкәем вафат булды. Аның белән бик әйбәт яшәдек, өч кызыбызны да карашты. Хәзерге көндә хатыным Тәрҗемә белән дус-тату, тыныч кына яшәп ятабыз. Өч кызыбызның да үз машиналары бар. Көн дә килеп, хәл белеп китәләр.

2017нче елның сентябрендә, Алла боерса, миңа 80 яшь тула. Бергә гомер итә башлавыбызга исә 55 ел.

Тормышыбыздан бик канәгать, пенсияне өйгә кертеп бирәләр. Өйгә ут, газ, су кергән, оҗмахта яшәп ятабыз. Күкләребез аяз, илләребез тыныч булсын да, кайгы-хәсрәтләр күрмичә яшәргә язсын.

Ветераннар советы рәисе Мөҗәһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Комментарии