Прописка маҗаралары

Прописка маҗаралары

Советлар заманында яшәү урынына пропискага керү мәсьәләсе ясалма рәвештә тудырылган каршылыклар аркасында күп кешеләрнең, шул исәптән үземнең дә иза чигеп яшәүләрне искә алып үтәсем килә.

Армия хезмәтеннән соң туганыбыз Мәгъсумҗан абый ярдәме белән Казанда тулай торакка пропискага кереп, ЖБИ заводына эшкә урнаштым. Ул абый үзе дә хатыны белән бергә, эче-тышы такта белән кадакланган, стена арасына пычкы чүбе, шлак тутырып «нахально» салынган «сыпушка» дип аталган йортта, үз йортыбыз бар дип, куанып яшиләр иде. 20 квадрат метр тирәсе бер бүлмәдә ул абыйның сеңлесе дә, мин дә яшәдек. «Нахально» салынган йорт булгач, хуҗаларның үзләрен дә пропискага кертмәгәннәр. Аннары да тынычлап яшәргә ирек бирмичә, участковый килеп, штрафлар салып китә иде. Анда бер авыл шикеллерәк, унбишләп йорт барлыкка килгән иде. Хәзер алар берсе дә калмаган. Җирләрне «Тасма» заводы койма белән әйләндереп алган.

Ул елларда андый ташландык урыннарда, тау кырыйларында «нахально» салынган йортлар күп иде. Аларның кайберләрен бульдозерлар белән дә иштереп йөрделәр. Ят күзләр күргәнче, 2-3 көн эчендә «сыпуш»каңны кадаклап, мич чыгарып, хатының белән балаңны алып килеп куйсаң, куалап чыгара алмыйлар иде.

Донбасс шахталарында эшләп кайтканнан соң, Казанда шәхси йорт сатып алу теләге белән йөри башласам, Казан пропискасы булмаган кешегә йорт сатып алу рөхсәт ителми икән. Шулай да ришвәт биреп, әнине пропискага кертеп, әни исеменә яздырып, Әмәт бистәсендә йорт сатып алдык. Авылда булган малларны сатып, бөтен гаиләбез белән Казанда яшәү нияте иде бездә. Иң элек әнине пропискага керттек. Аннары абыйның гаиләсен – хатыны белән кызын пропискага кертергә баргач, йортның мәйданы җитми дип, аларны пропискага кертмәделәр. Аларның әйтүе буенча, Совет иленең кешеләре андый тыгызлыкта (31 квадрат метр) интегеп яшәмичә, иркенлектә яши торган урын табып, шунда рәхәтләнеп яшәсеннәр дигән яхшы ният белән шулай кирәк икән. Халыкны мәсхәрәләп, үзләренә ришвәт бирсеннәр өчен уйлап чыгарылган җәза бит бу. Таныш-белешләр табып, ришвәт биреп, абыйның гаиләсен пропискага керткәч, Казанда эшли торган сеңел белән мин, райбашкарма комитеты рәисенең «прописать к матери» дигән рөхсәте буенча пропискага кереп, заводка эшкә урнашып, токарьлыкка өйрәнеп, эшли башладым.

Өйләнеп яши башлагач, яңадан шул Донбасс якларында булып кайтырга туры килде. Өйнең мәйданы җитмәүне сәбәп итеп, үзебез сатып алган йортка әни янына пропискага кертмәделәр. Гаиләсез, үзең генә булсаң, әниең янына пропискага керә аласың, диделәр. Хатын белән аерылышырга кирәк дигән сүз ич инде бу. Аерылышмыйча гына судлашып, хатын белән аерылышу кәгазен күрсәткәннән соң, пропискага керергә рөхсәт бирелде. Яңадан хатын белән язылышкач, бала белән аны да пропискага кертә алдым.

Өч сеңел, өч ир бала идек. Без өйләнгәч, өчебезнең дә икешәр бала булып, шул өйдә 16 кеше яшәдек. Шул ук урында шушы йортка өстәп салырга рөхсәт сорагач, «Әмәт бистәсендә күп катлы яңа йортлар салу карала, фатирны эш урыныннан сорагыз», дигән җавап алсак та, барыбер өстәп тә салдык инде.

Горбачев заманы башлангач, рөхсәт ителми, дигән меңләгән карарлар юкка чыгарылды. Иске өйне сүтеп, анда ике катлы яңа йорт салып куйдык. Совет иле «ярамый», «рөхсәт ителми» дигән карарлар белән үз башын үзе ашады бугай.

Бу прописка маҗаралары болар белән генә бетмичә, алдагы көннәргә дә калган икән. Мелиорация системасында эшли башлагач, безгә дүрт бүлмәле фатирның ике бүлмәсен бирделәр. Калган ике бүлмәсе ике яшь белгечкә бирелгән иде. Инде яңа фатирга пропискага керергә дип барсак, бу фатирлар тулай торак булып санала, гаиләле кешеләрне пропискага кертү тыела, диделәр. Шулай итеп, икенче фатир алганчы, өч ел буе пропискасыз яшәргә туры килде. Хәзер пропискага бәйләнеп торучы да юк бугай. Әллә кайларга, чит илләргә кадәр барып эшләп йөриләр бит.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии