Искә төшсә, тәннәр чымырдый

 

Сугыштан соңгы еллар. Әни күрше Шаһидә апалардан аштан чыкты да, исе китеп, әтигә Шаһидә апаның ак оннан токмач басуы турында сөйли. Казанда яшәүче Мәймүнә апасы ашка дип ак он табып кайткан икән. Шунысы да мәгълүм булсын – Советлар Союзы Герое Михаил Девятаев – Мәймүнә апаның кияве.

Ул чорның авырлыгын, юклыгын искә төшерсәң, әле дә тәннәр чымырдый. Басудагы игенне урак белән генә урып бетерә торганмыни?! Лобогрейка, аннан соң Самосброска дигән ургычлар чыкты. Ургычларны пар ат җигеп тарталар. Атлар, мескеннәр, егыла-тора бар көчләренә тырышалар. Игенне урып-җыю озакка сузыла, кара көзгә кала. Үзебезнең бакчадагы бәрәңгене алырга октябрь ахырында гына вакыт бирәләр. Суык, җиргә кырпак төшкән, куллар туңа.

Колхозның бәрәңге басуында да халык бәрәңге алган булып кылана. Бәрәңге төбенә көрәген батыра да, сабагын алып ата. Бәрәңгесе аста кала. Шулай итмәс иде, халыкның көче беткән, нык арыганлыктан, бәрәңге чүпләрлек егәре калмаган.

Яз җитеп, җир кардан арчылу белән без балалар шушы басуга ашыгабыз. Ялан тәпи (аякка кияргә юк), җиргә бассаң – бата, бозга бассаң – аяк туңа... Булдыра алганча өшегән бәрәңгеләрне казып алып, әнигә алып кайтабыз. Кайчагында әнигә биреп бетермибез, учакта көл астында үзебез дә пешереп ашыйбыз. Тамак ач, ашыйсы килә.

Көне-төне эшләгәнгә колхоз бер генә хезмәт көне яза. Икмәкләр җыелып амбарга кергәч, җитәкчеләр колхозчылар алдында отчет бирә. Бу – февраль аеның урталары. Катлаулы молотилка белән көлтәләрне суктырып бетергән вакыт була инде. Хезмәт көненә ашлык биргән көн – иң бәхетле көн. Әти-әни, абыйның ел буена эшләгәненә 5 капчык арыш-бодай тия. Бер хезмәт көненә 300 грамм түләнгән дигән сүз бу. Бу заманнарны онытмаган өлкәннәребез сирәк булса да, бар әле. Ярый әле бәхеттән җәй була. Безнең диетаның төп өлеше – үлән. Әнинең: «Улым, болыннан атлык сабагы сыдырып алып мен әле. Ашка салырга берни юк бит», – дигәне әле дә колагымда. Мин киреләнәм, алып менмим, эчне катыра ул, дим. Ахырда барыбер алып менәм инде.

Еллар үтте. Тормышлар аруланды. Мин Саба МТСына шофер булып эшкә кердем. 1963-64нче елларның кышында Сабадагы ясле-бакчага утын ташыйбыз. Кар көрәп керәбез, үзебез төйибез, кайтып, үзебез бушатабыз. Эш төгәлләнгәч, бакча мөдире Камәрия апа 1 сум 80 тиен хезмәт хакы бирде. «Шушының кадәр хезмәткә шушы гынамыни?» – дигән идем, Камәрия апа: «Энем, бу акчага ничә ипи килгәнен беләсең бит», – дип әйтүе мине үткән чорга кайтарды да куйды. Ипи ул вакытта 16 тиен тора иде. Шушы акчага 11 ипи тия икән бит. Бу чорда колхоз бер эш көненә 1 кило ашлык бирә башлаган. Мин шуларны уйладым да, Камәрия апага рәхмәт әйтеп чыгып киттем. Мин бит бер көндә унбер көнлек эш башкарганмын!

Газеталарда, черек бәрәңге ашадык, дип еш язалар. Черек бәрәңгене ашап булмый инде аны. Без өшегән бәрәңге ашадык. Крахмал кебек тыгыз, сынып тора иде ул.

Сугыштан кайткан олпат ир-атларга бер көнгә бер хезмәт көне язалар. Алтынчы сыйныфны тәмамлагач, миңа көндезге ат көтүен көтәргә тәкъдим иттеләр. Бер көнгә 1,5 хезмәт көне язарга һәм бер олау салам бирергә ышандырдылар. Уйласаң, минем өчен зур дәрәҗә инде бу. Әти-әнигә дә ярдәм булыр, гаиләдә җиде бала бит, дип ризалаштым. Җиденче сыйныфтан соң сарык көтүенә куйдылар. Көненә икешәр хезмәт көне вәгъдә иттеләр. Өскә иске кожан, аякка чабата бирделәр. Туганым, сыйныфташым Нәкыйп белән икебезгә 450 баш сарыкны санап биреп, болынга куып чыгарып җибәрделәр. Сарык көтүе көтү җиңел эш түгел. Көчле яңгыр вакытында көтүебез аздан гына ташуга акмый калды. Елганы чак-чак чыгып калдык.

Аннан соңгы елларда тимер серләренә өйрәнә башладым. Моталлап абыйның осталыгына бүген дә гаҗәпләнәм.

Бу вакытларны яшьләргә сөйләсәң, ышанмыйлар да. Ә безнең тормыш менә шундый булды.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы

 

 

Комментарии