Без булдырабыз

1950нче еллар. Әйләнә-тирәне зәңгәр төтенгә батырып, чылбырлы трактор чаба. Артыннан зур, озын, калын тимер сөйрәлеп бара. «Волокуша» дип атыйлар иде аны. Шул тимер өстенә торфлы балчык төялгән. Шунда бала-чага чыр-чу килеп әйткәләшә-төрткәләшә уйный. Араларында кыз балалар да бар. Барысы да сугыш чоры балалары. Уенга катнашмаган малайларга кызлардан эләгә. Баш киемен салдырып, торфлы балчык салып куюлары да бар. Колхоз басуларын уңдырышлы итәргә тырышабыз. Көрәк белән үзебез тутырабыз, бушатабыз. Бернинди эштән дә чирканмыйбыз. Безне «җир кортлары» дип атыйлар. Хезмәт хакы сорамыйбыз. Бу – безнең балалык еллары.

Әкрен генә үсә тордык, төрле җирләргә таралыштык. Эшче көчләр кайда да кирәк. Армиягә барыр вакыт та җитте. Аннан беркая да качып булмый. Мин инде икенче елымны хезмәт итәм. 9 ай укып кайтып, кече командир – сержант булдым. Мәктәптә укыганда барлык халыклар да тигез дип өйрәттеләр. Татарстаннан чыгып киткәч, бу сүзнең дөреслеккә туры килмәгәненә ышанасың. Ышандыралар.

Менә бер вакытны рота командиры капитан Зеленин (сугыш ветераны, урыны оҗмахта булсын) сержантларны үз бүлмәсенә җыйды да, җир казу белән бәйле бер җаваплы һәм «секретный» эш барын әйтте. «Кем барырга тели?» – дип сорады. Тынлык. «Алай булгач, үзем билгелим, – диде. – Сержант Байрамов, взводтан үзең теләгән дүрт солдатны ал да, юлга! Мин сиңа ышанам. Әзерлән!» Чыннан да икенче көнне КГБ машинасына утыртып, бишебезне дә алып киттеләр. Машинада бездән башка подполковник һәм майор – хәрби врач та бар. Анысы хатын-кыз. Икесе дә формадан, таза гәүдәлеләр. Кораллары да үзләре белән. Безне бер кечкенә генә шәһәрдә кунакханәгә урнаштырдылар да, бер-ике көн ял итегез, диделәр. Кирәк булгач, үзләре килеп аласылар икән.

Ашау көнгә өч мәртәбә, ашханәдә. Подъем да, отбой да юк. Без иректә. Солдатка тагын ни кирәк?! Минем дүрт солдатым да украин егетләре. Буйлары миннән бер башка калкурак. Гәүдәләре дә буйларына килешеп тора – тазалар. Якыннан таныштык, дуслаштык, бер-беребезгә күп сораулар бирештек. Сораулар күбрәк миңа бирелде. Шунысы билгеле булды: бу егетләр безнең кебек колхозда авыр эш эшләп азапланмаганнар. «Авыр эшне олылар башкара иде», – диләр. Шуңа күрә гәүдәләре дә минекеннән күпкә калку.

Берничә көннән безне бер кечкенә авылга – хуторга алып килеп, каберләрне казырга, үлгән-үтерелгән кешеләрнең сөякләрен җыярга куштылар. Күп еллар үтүгә карамастан, имәннән ясалган табутлар яхшы сакланган. Бер табутта бер гаилә кешеләре җирләнгән. Ә икенче табутта бер генә кеше. Табуты киң, зур. Украин егетләре шук, табибтан сорыйлар: «Ник монысында бер генә кеше җирләнгән?» Табиб та безгә бик ияләште. «Ул түрә булгандыр», – ди. Сөякләр яхшы сакланган, калын булып өсләренә элпә ябышкан, кортлар да ашап бетермәгән. «Түрәләргә» кабердә дә икенче караш икән.

Эре сөякле гробны күп тапкырлар фотога да төшерделәр. Аннары сөякләрне пакетларга тутырып, үзләре белән алып киттеләр. Калган гробларны тәртипкә китереп, кайбер такталарын алыштырып, кабаттан күмеп куйдык. Безгә күп сөйләшмәскә дип кул куйдырдылар, рәхмәт тә белдерделәр. Хезмәт иткән полктан да приказ белән рәхмәт әйтелде. Минем фамилия күп тапкырлар мактап телгә алынды. Миңа – тракторга тагылган тимергә торфлы балчык төяп йөргән «җир корты»на!

Минтимер Шәймиевнең «Без булдырабыз!» дигән сүзен Татарстан гына түгел, бөтен Русия халкы ишеткәндер инде. Бу сүзне әйтү өчен бит дәлилләр кирәк. Бу дәлилләрне булдыруда безнең – сугыш чоры балаларының да өлеше аз түгелдер. Кайда гына булсак та, без үзебезнең кайдан икәнлекне онытмадык. Ни өчендер Татарстан җитәкчеләре безне – сугыш чоры балаларын искә алмаска тырыша. «Без булдырабыз!» дигән канатлы сүзнең авторы – Минтимер Шәймиев әле дә ил башында күренә. Президент Рөстәм Миңнеханов өченче срокка сайланды. Аңа да безнең күз яшьле бу зарны ишетергә вакыттыр. Менә шушы язмамны әзерләп йөргән көннәрдә «ТНВ» каналыннан «Әй язмыш, язмыш» дигән тапшыруны карарга насыйп булды. Әтнә районы, Яңа Шимбер авылы кызы галимә Тәэминә Биктимерова иде ул тапшыруның кунагы. Аның чыгышын күз яшьләрсез карау мөмкин түгел иде. Ул да бит сугыш чоры баласы. Без гаиләбез белән, тын да алмыйча, озаккарак барса иде дип карап утырдык бу тапшыруны. Әле аның сөйләр сүзләре бер генә сәгатькә сыешлы булмагандыр. Рәхмәт сезгә, Тәэминә ханым Биктимерова, сезнең булганыгыз өчен. Сезгә тазалык-саулык, озын гомерләр насыйп булсын.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы Казак Үртәме авылы

Комментарии