Килен каршылау

Килен каршылау

Октябрь аеның иң матур көнендә, Кукмара шәһәренең үзәк музеенда килен каршылау йоласын тәкъдим иттеләр. Музей хезмәткәрләре бу йоланы бик оста башкардылар. Читтән күзәтеп утыручыларга ул искиткеч матур килеп чыкты.

Аллаһы Тәгалә дөньядагы бар җан ияләрен дә парлы-парлы итеп яралткан. Чөнки тереклекнең тантана итү сере, яшәешнең мәңге дәвам итү хикмәте нәкъ менә парлы затларның үз токым-нәселләрен өзмичә дәвам итүендә. Кеше – сөю, мәхәббәт дигән иң бөек хискә сәләтле зат. Бу инде адәм баласы үзенә пар сайлаганда, гаилә корганда ярату хисенә өстенлек биреп эш итәргә тиеш дигән сүз.

Театр гардеробтан башлана, дигәндәй, гаилә тормышы да туйдан башлана. Ә туй йолалары традицион милли гореф-гадәтләрдән һәм традицион жанрлардан – җыр-шигырьдән, теләк-алкышлардан тора. Аларның байтак өлеше, мәсәлән, кыз сорарга бару, килешү, никах укыту, кияү каршылау, бүләк бирешү, кияү мунчасы, килен төшерү, туй күтәрешү бүген дә дәвам итә.

Күз алдына китерик: бер-бер артлы тезелгән атлар белән бөтен авылны шаулатып килен төшерәләр. Туй атларын кияү егетләре бик тырышып, алдан ук бизәп киендереп куя. Атларны бары туйлар өчен генә тотыла торган затлы дирбияләр белән җигәләр, кыңгыраулар, чиккән сөлгеләр эләләр. Ә кошовка артына кызның мендәрләре, бирнәләре куела. Кызганыч, атлар җигеп, бөтен авылны гөр китереп килен төшерүләр хәзер сагынып сөйләргә генә калды. Яңартасы иде шушы борынгы йолаларны, авыл җирләрендә генә булса да.

Кыз кешенең кияүгә чыгып, үзенең туган-үскән йортыннан, ата-анасы яныннан китеп икенче гаиләгә күчүе – аның яңа тормышка аяк басуы. Андагы тормыш әле серле, шул ук вакытта бераз куркыныч та. Менә шуңа күрә киләчәкне бәхетле итәргә теләү йөзеннән башкарыла торган бик күп тылсымлы йолалар белән үрелеп барган элек килен төшерүләр. Нинди серләр һәм тылсымнарны белгән безнең әбиләр?

Яшь киленнең сүзе өстен булсын өчен менә ниләр эшләргә кирәк икән:

– кияү өенә барганда кияү өенең түбәсенә карап бар, сүзең өстен булыр;

– кияү кызны алырга килгәндә кызны мич башына менгерәләр, биек урында торса, тормыш иткәндә дә сүзе өстен чыга, имеш;

– кияү кыз янына кергәндә, кыз аңа тиз генә үзенең баш киемен кигезеп ала, сүзем өстен булыр дип.

– Ә киленне кияү өендә каршылау болайрак булган:

– булачак кайнана киленне мендәр өстенә бастырып, киленгә бал-май каптыра. «Май кебек йомшак булсын, бал кебек татлы телле булсын», – ди;

– яшь парлар капкадан өйгә кергәндә ике арага кеше кертмичә янәшә атлап кергәннәр. Арага кеше керсә аералар янәсе.

Йолаларны саклап, аларны үтәү ата-ананың изге бурычы булса, яшьләрнең матур итеп гаилә корып, йолаларны онытмавы бары үзләреннән торачак.

Гаилә кору ир белән хатын өстенә бик күп йөкләмәләр өсти. Егет белән кыз чагындагы кебек кочышып тору гына түгел ул гаилә кору. Тормыш кору, балалар туу, аларны үстерү. Гаиләне акча белән тәэмин итү. Һәм башка бик күп йөкләмәләр. Балалар туа, алар авырмыйча гына үсми, йокысыз төннәр дә күп була. Өйдәге бетмәс-төкәнмәс эш хатын-кызны усал ана казга әйләндерә. Шуңа күрә бер-береңә булышып яшәргә кирәк. Хатын-кызга ир белән яшәү рәхәтлек китерсен, ә иргә – хатын белән яшәү.

Гаилә мәхәббәте башта бәйрәм шикелле, тора-бара дөнья мәшәкате белән тормыш гадигә әйләнә башлый. Шуның белән чагыштырыйк: җимеш – чәчәкнең үлеме дигән сүз. Бу тормышның гомуми законы. Яктылык белән күләгә кебек, сөенечләр һәм көенечләр һәрвакыт бергә йөри. Тормыш корганда моны һәркем аңларга тиеш. Ир белән хатын бер-берсен аңлап, тату гына яшәсәләр, ызгышлар да азрак була.

Мондый мәкальләр дә бар:

иргә тиң туган юк;

иргә тиң дус юк;

иргә тиң яклаучы юк;

иргә тиң сыеныр җир юк.

Шушындый ирләр күп булса, хатын-кызга балкып яшисе генә кала.

«Килен төшерү» йоласында һәркем шушы язып үтелгәннәрне яшьләр колагына җиткерде. Бу йоланы үткәрүдә «Ак калфак»лылар да катнашып, яшьләргә изге теләкләр теләделәр.

Киләчәктә бу йолаларны мәктәп укучыларын чакырып, алар каршында үткәрергә җыеналар. Алар белеп үсеп, гаилә коруның ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңласыннар. Мәктәптә гаилә һәм тәрбия сәгатьләре дә керсә әйбәт булыр иде.

Яшьләргә ахыргы теләкләр шул булды – бәхетле яшәп, тигез гомер итегез!

Рафилә ФӘТТАХОВА,

Кукмара шәһәре

Комментарии