«Хәния Фәрхигә истәлек тактасы кую идеясе – күршеләрнеке»

«Хәния Фәрхигә истәлек тактасы кую идеясе – күршеләрнеке»

Бигрәк тиз үтә лә бу вакыт дигәннәре! Менә татар халкының мәшһүр җырчысы Хәния Фәрхи вафатына да биш ел тулган. Хәер, Хәния апа яныбыздан киткән кебек түгел дә. Аның җырлары, аның моңы һаман яңгырый, һаман халык арасында яши.

Моннан нәкъ биш ел элек, 27нче июль көнендә, татар халкын кара кайгыга салып, Хәния Фәрхи вафат булды. Ә бүген Казанда ул яшәгән йортка истәлек тактасы урнаштырырга җыела халык.

Имәнлек урамы – Хәния апаның иң яраткан урамы. Шәһәр шау-шуыннан читтәрәк, урман янында урнашкан йорты турында күп кенә әңгәмәләрендә дә сөйли ул. 2005-2017нче елларда гаиләсе белән нәкъ шушы урамда яши. 57нче йорт – Хәния апалар йорты. Биредә яшәүчеләр беравыздан: «Без Хәния белән күршеләр булганга шатланабыз», – ди горурланып. Хәер, шулай булмаса, җырчы исемен мәңгеләштерү максатыннан йорт диварына истәлек тактасы куелмас та иде. Бу тулысынча Имәнлек урамы, 57нче йортта яшәүчеләр идеясе булган.

– Хәния апаның күршеләре: «Йортыбызда Хәния Фәрхигә мемориал такта куелуын телибез», – дип мөрәҗәгать итте. Без әлеге идеяне хуплап алдык һәм тиз арада тормышка ашырдык. Финанс мәсьәләләрен дә тулысынча шушы йортта яшәүчеләр, Хәния апаның ире Габделхәй Биктаһиров һәм «Бәйрәм ансамбле» егетләре хәл итте, – ди «Бәйрәм» ансамблендә администратор һәм алып баручы булып эшләгән Раил Нуриев.

Җырчының якыннары фикеренчә, Татарстан Мәдәният министрлыгы белән мемориал такта урнаштыру турында сөйләшү булган инде. Моннан тыш, әле 2018нче елда ук Казанның бер урамын Хәния Фәрхи исеме белән атау мәсьәләсе күтәрелгән, тик әлегәчә бер мәсьәләгә карата да карар чыгарылмаган. «Хәния апаның яраткан саны җиде иде. Казанда ул яшәгән йортта да, авылдагы йортында да «җиде» саны бар. Аның вафатына 7 ел тулганда, карар да чыгар дип ышанам, истәлек тактасы түгел, ә мемориал такта да куярлар», – ди Раил әфәнде.

Ә бүген 57нче йорт ишегалды Хәния апа иҗатына битараф булмаганнарны барлый. Имәнлек урамыннан атлаганда ук колакка «Әлдермешкә кайтам әле» җыры килеп бәрелә. Хәния апаның тавышын танып, узып баручылар да ишегалдына сугылмыйча китә алмый. Без дә аларга иярдек.

27нче июль иртәсен Хәния Фәрхинең туганнары, иҗатташ дуслары аның каберенә зыярәт кылудан башлады. Үлгәннәрнең кадерен белергә кирәк дигән сүз белән, аңа атап дога кылынды. Ә 13.00 сәгатьтә Хәния апаның иҗатын сөючеләр 57нче йорт ишегалдында тантаналы мизгелне көтә иде инде.

Хәния апа кызы Алсу янәшәсендә

Халык әллә ни күп түгел – түгәрәкләп әйткәндә, 20ләп кеше. Санда мыни хикмәт! Күбесе – Хәния апа белән якыннан таныш булмаганнар. Алай да аның концертларына йөрүче, аның моңына гашыйк кешеләр. Зәкәрия апа Фатыйхова – шундыйларның берсе. 69 яшен түгәрәкләп килүче әлеге апа җырчының һәр җырын яттан белә. «Улым туган көнемә телефон бүләк иткәч, иң беренче эш итеп, Хәния җырларын тупладым», – ди ул елмаеп.

– Күпләрдән ишеткәнем бар: җырчыларны Аллаһка тиңләмәгез, аларга табынмагыз, диләр. Без аларга табынмыйбыз. Мин – аның иҗатына гашыйк кеше. Үзен сәхнәдән генә күргән булсам да, ул хәтеремдә якты һәм нурлы кеше булып саклана. Мондый мәгънәле җырлар башкарган кешенең күңеле начар була аламы соң? – ди ул.

Хәния апаның туганнары, ире, кызлары да бирегә җыелган. Әмма алар матбугат вәкилләре белән сөйләшүдән баш тартып, читкә юнәлде. Габделхәй абый Биктаһиров кына халык алдына чыгып: «Такта урнаштыру идеясе күмәк рәвештә туды, күршеләремә зур рәхмәт әйтәсем килә. Без бу йортта яшәдек, сез барыгыз да безне хөрмәт иттегез. Мин Хәниянең якыннарына, дусларына, иҗатын яратучыларга рәхмәт белдерәм. Сез аны истә тотканда, ул мәңге яшәр. Йортыбыз рәисе Галия Әсгатовнага зур рәхмәт, ул бик булышты, бу – аның идеясе. Ул миңа такта куярга тәкъдим итте, халык хуплады», – диде.

Такта куярга ярдәм иткән, бу теләкне чынга ашырган һәм бу эшкә акча бүлеп биргән иганәчеләрнең берсе, Хәния апа гаиләсенең якын дусты Иршат Хисамов та элек бу йортта яшәгән. Аның фикеренчә, алар – Хәния апаны якыннан белүләре белән бәхетле.

– Җырчы үлми, ул җырларында яши. Аның тавышын ишеткәндә дә, аның теге яки бу җырын нинди эмоцияләр белән башкарганын беләбез, тоябыз. Ул талантлы җырчы гына түгел, матур хатын-кыз да иде әле, – дип башлады ул сүзен. – Аны халык гадилеге өчен, безнең белән шундый гади йортта яшәп көн күргәне, безнең белән аралашканы өчен хөрмәт итә. Бу ишегалдында калган истәлек тә буыннар бәйләнешен тәэмин итәр дип уйлыйм. Күпмедер вакыттан соң безнең балалар һәм оныклар: «Бу кем?» – дип сорар. Без горурланып Хәния турында сөйләрбез.

Истәлек тактасына Хәния апаның фотосурәте төшерелгән һәм зур хәрефләр белән «Бу йортта, 2005нче елдан алып 2017нче елга кадәр, Татар һәм Башкорт эстрадасы примадоннасы яшәде» дип язылган. Соңрак билгеле булганча, җырчы яшәгән йортка такта куяр өчен тиешле органнардан рөхсәт алынмаган икән. Ягъни мемориаль такта рөхсәтсез куелган. «ТР Мәдәният министрлыгы карамагындагы махсус комиссия аша бу мемориал такта узмады», – дип җавап биргән ТР Мәдәният министрлыгының матбугат үзәге «Татар-информ»га. Мемориал такта ТР Министрлар Кабинеты карары чыкканнан соң гына куела, дип тә искәрткәннәр. Истәлек тактасының киләчәге әлегә билгесез. Аны күзәтеп барырбыз.

P.S. Хәния Фәрхинең кызлары шәрехләмә бирүдән баш тартсалар да, үзләренең социаль челтәрләрендә хатирәләре белән уртаклашырга көч тапканнар. Җырчының төпчек кызы Алсу социаль челтәрдәге сәхифәсендә әнисен юксынып болай дип язган:

– Безне ташлап китүеңә 5 ел тулды, әнием. Юкса әле кичә генә булган кебек. Җәйге матур көн. Руслан институтта, мин – өйдә. Чираттагы ялга берничә көн генә калып бара. Шуңа аеруча зур күтәренкелек белән йөргән көннәр. Бер атнадан диңгезгә очарга тиешбез.

Иртән синең белән сөйләшеп алдык. Озакламый 1-2 көнгә Казанга килеп чыгарга җыенабыз, дидең. Шуннан соң Уфага – концертка (теплоходта булырга тиеш иде бугай). Аннан инде бер-ике көнгә минем янда калырга вәгъдә иттең. Планнар кордык, кинога барырбыз, «Мега»да көне буе йөрербез, диештек. Кибетләрдә озак йөрергә, шунда берәр җиргә туктап, тамак ялгап алырга ярата идек.

Бераздан Фирүзә апа шалтырата. Калтыранган тавыш белән: «Әниең авыр хәлдә, барган юлдан кире борылып, хастаханәгә киттек», – ди. Бермәл берни аңламый, тораташтай катып калдым. Ничек инде, барысы да әйбәт иде бит әле... Берни дә юк иде. Үзем аның белән сөйләшәм, үзем «ватсап» аша Алия апам белән язышам. Нәрсә эшләргә, дип уйлашабыз, район тирәсендә медицина барыбер шәһәрдәге кебек түгел. Уфага ерак – 250 чакрым. Санавиация чакыртырга микән, дибез. Әмма бик катлаулы эш, барып чыгармы икән, дибез. Шулай уйлашкан арада 15-20 минут узды. Шулчак Фидаил шалтырата: «Алсу! Алсу дим! Үлгән ахры ул!».

Ахры. Бу сүз күңелемдә ышаныч уятты. Кайнатама шалтыратам, эштә ул. Хастаханә ерак – тиз генә барып җитеп булмый. Бераздан тагын шалтыратам. «Әти, дөрес хәлме бу?». Трубкада тынлык. Шунда барысын да аңладым.

Алия апага тавыш яздыргыч аша, ул үлгән, дип кычкырам, ә үзем гүя томан эчендә – берни аңларлык хәлдә түгелмен. Русланга шалтыратам – телефоны эшләми. Старостасына шалтыратып, хәзер үк өйгә кайтып җитсен, дим. Аны көтәм – вакыт шуның кадәр акрын уза. Бүлмәдән-бүлмәгә йөренәм, балконга атылып чыгам, «ярдәм итегез» дип кычкырам.

Тиз генә җыендык та, Тәтешлегә киттек. Әнине Нефтекамскига ярырга алып киткәннәр иде инде. Төнне әбиемдә уздырды. Иртән Тәтешледә хушлашу булырга тиеш. Аны алып кайту өчен Казаннан махсус автобус җибәрелгән иде. Янына энекәше – Салават абый утырды. Без автобус артыннан киттек.

Менә кайтып җиттек. Урам тулы халык. Әмма мин Алия апамны гына хәтерлим. Әнине залга кертеп салдылар. Ул халык!.. Киләләр, китәләр, елыйлар... Икенче көнне Камал театры янында хушлашу булды. Әнием Яңа Татар бистәсе зиратында җир куенына иңдерелде.

Бу кайгыга ничек түзгәнмендер, белмим. Беренче елда үземне томан эчендә йөргән кебек хис иттем. Хәер әниемне мәңгегә югалтуымны әлегәчә тулысынча аңлый алмыйм. Бу хакта 5 ел узгач кына сөйләргә булдым. Сөйлисем килде. Нигә икәнен үзем дә аңламыйм. Мин сине яратам, әнием! Беркайчан да сине онытмыйм һәм онытмаячакмын!

Хәния Фәрхинең бертуган сеңлесе Фирүзә ИБӘТУЛЛИНА: «ЙӨРӘГЕМ «СИН» ДИП ТИБӘР»

– Нәкъ биш ел сәгать 7.50дә шалтыратып: «Алтыным, мунча ягып җибәр әле зинһар. Юлга акланып, сафланып чыгасым килә, төшке ашка Фидаил кайтып җитәр инде. Туңдыргычтан балыкларыңны да алып куй яме. Синең балыгың тәмле була бит, алтыным. Ә мин сиңа син яратканча чәй янына коймак пешерермен», – дидең. Мин телефонны куюга ук, мунча ягарга чыктым. Әй көн матур, аяз. Апам белән Казанга бару шатлыгыннан үз алдыма елмаеп, җырлый-җырлый мунча яктым (Кояшым бу соңгы көнен әниебездә кунган иде). Ә инде сәгать биш тулганда күктәге кояшым сүнде, җир убылды, мин сине мәңгелеккә югалттым. Җаннарың тыныч, рухларың шат булсын, йөрәк пәрам. Соңгы сулышыма кадәр күкрәгем дә йөрәгем «Син» дип тибәр.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии