Игелекле гомер юлы

Игелекле гомер юлы

«Безнең гәҗит»нең №25нче санында (21нче июнь, 2017) басылган «Безнең бала чакларда» дигән язманы укыгач, мин дә Балык Бистәсе районы Казаклар авылында гомер итүче Заһир абый Гыймаев турында берничә сүз әйтеп китәргә уйладым.

Ул дәһшәтле 1941нче елда туган, бала чагы илебезнең иң авыр елларына туры килгән. Ачлыгын да, сугыш елларының бөтен авырлыкларын да олылар белән үз җилкәсендә кичергән. 1955нче елда Олы Елганың 7 еллык мәктәбен тәмамлап, абыйсы чакыруы буенча Чиләбе шәһәренә китә. Анда янәдән 7нче сыйныфка укырга алалар (укыту урыс телендә булганга, 8нче сыйныфка алмыйлар), 1957нче елны, сагынып, туган авылына кайта. Кайткан елны ук колхозда хисапчы булып эшли башлый. Эшчән, тырыш, үз эшен җиренә җиткереп башкаручы егетне колхоз 1959нчы елның декабрь аенда Корноухово авылының техник училищесына тракторчылар курсына укырга җибәрә. Ул елларны колхозларга яңа техника кайта башлый, тракторчы-комбайнчылар җитешми. Алты айлык курсны дүрт айда тәмамлатып, язгы чәчүгә тракторчы таныклыгын биреп кайтаралар. Язын – чәчүдә, иген өлгергәч, СК-9 комбайны белән үзе чәчеп үстергән уңышны җыеп алуда катнаша. Көзен тагын сукасын сукалый, уҗымын чәчә.

1960нчы елда аны Казанга шоферлар курсына укырга җибәрәләр. Дүрт айдан шоферлар таныклыгы алып кайткач, машина-тракторлар паркы кырыенда торган ватык, үзе әйтмешли, дүрт көпчәге генә исән булган ГАЗ-51 машинасын бирәләр. Аны рамына кадәр сүтеп бетереп, яңадан җыеп чыга ул, буяп та куйгач, өр-яңа машина төсе керә. Бу машинасында уңышлы эшләгәне өчен, колхоз аңа яңа ГАЗ-93 машинасын ышанып тапшыра. 5 ел дәвамында күз карасыдай саклап, вакытында төзәтеп йөртә. Колхозга яңа ЗИЛ-554 машинасы кайткач, үзенең машинасын төзек килеш яшь егеткә тапшыра. ЗИЛ-554 машинасында озак эшләргә туры килми. Үзебезнең Татарстаныбызда эшләнгән, колхозга беренче кайткан КАМАЗ машинасын аңа бирәләр. Ул КАМАЗ белән Татарстаныбызның гына түгел, бөтен Русия юлларын диярлек йөреп үтә. Тәҗрибәле шофер буларак, аны командировкаларга, колхоз өчен кирәкле товарларны алып кайтырга Мәскәү, Ленинград, Түбән Новгород, Свердловск һәм башка шәһәрләргә йөртәләр. Инде олыгаеп, пенсия яшенә җиткәндә аңа тагын өр-яңа КАМАЗ машинасы бирәләр. Бу машинасында инде ул колхоз эшендә генә эшләп йөри. Анда да эше җиңелләрдән булмый, тыңлаучан булганга, башкалар кире каккан эшләрне аңа йөклиләр. Шофер булып эшләү дәверендә, ике авылның күпме авыруларын, ашыгыч ярдәм машинасы шикелле, төн йокыларын калдырып, Балык Бистәсе хастаханәсенә алып барган. Хәтта юлда барганда бәби таба башлаган хатыннар да булган. Колхозчыларга колхоз бүлеп биргән печәнен, утынын кайтару һәм башка вак-төяк йомышлар күбрәк аның җилкәсенә төшкән. Әле бит колхозчылар рөхсәт кәгазе алып килеп тә аларның гозерләрен үтәмәүче, үз өебездә дә эшләребез күп, диеп, каршы килүче шоферлар булган. Алар каршы килгәч, тагын Заһир абыйга барганнар, үзенең кешеләргә игелеклеге, ярдәмчеллелеге белән, килгән кешене борып җибәрми чөнки. Машинасын кабызып, тагын алар эше белән чыгып китә. Билгеле инде, хатын-кыз, өйдә үзебезнең дә эш күп, диеп каршы килеп торса, андый игелек кылу бер дә җиңел булмас иде.

Бу язманың миңа нинди кагылышы, бар дигән сорау туса, без, авыл малайлары, шофер урынына утырып, машина рулен тотып карау өчен, кырдан печән, ашлык ташыганда грузчик булып эшләп торырга бригадирдан рөхсәт сорый идек. Бригадир һәрбер машинага олылар белән берәр малайны беркетә иде. Амбарда ашлыкны, фермаларда печәнне бушатып, кыр юлына чыккач, шоферыбыз безне руль артына утыртып, машинаны йөртеп барырга рөхсәт итә иде. Без малайлар өчен моннан да зур шатлык булуы мөмкин түгел иде кебек. Мине генә түгел, авылыбызның күп малайларын машинада йөрергә Заһир абый өйрәтте. Машинада йөрергә өйрәтү генә түгел, үз-үзен тотуы, акыллы киңәшләре белән дә малайлар өчен үрнәк иде ул. Яшьлектә алган хатирәләр онытылмый икән шул.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии