Тимәгез Фәүзиягә!

Тимәгез Фәүзиягә!

«Безнең гәҗит»тә (№ 20, 20 май, 2020 ел) язучы, галим, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмованың прокуратурага чакыртылуы турында мәкалә басылган иде. Шул һич күңелемә тынгылык бирми. Үземнең уйларымны газета укучыларга да, прокуратурада эшләүчеләргә дә җиткерергә булдым. Күпләр минем белән килешер дип уйлыйм. Ни өчен әле без милләтебезнең йөзек кашын, халкыбызның үзаңын күтәрү өстендә армый-талмый эшләүче, тарихи хәтеребезне торгызу буенча титаник хезмәтләр башкаручы, туры сүзле, гадел, киләчәгебезне алдан күзаллаучы бу шәхесне кимсетергә юл куярга тиеш? Иллегә якын китап авторы, һәр әсәре олы Тукай бүләгенә лаек язучының болай да үз бәясен һаман алганы юк. Болар бер минем генә фикер түгел, халык фикере.

Яраткан язучым Айгөл Әхмәтгалиева да аның турында болай яза: «Фәүзия Бәйрәмованың иҗатын колач җитмәслек дип әйтергә мөмкин. Ул кадәр хезмәтне башкарып чыгарга, халкыбызның фаҗигале язмышын өйрәнергә… Аяк белән йөреп табарга, архивларда утырырга күпме көч, вакыт кирәк! Аны хатын-кыз иҗаты дигән кысага тартып кертәсе килми: ул ничә ир-ат эшли алмаганны берүзе башкара» («Республика яңалыклары» №18 (325) 8-14 май, 2020 ел).

Шулай ук «Мәдәни җомга»да басылган «Егет булыйк әле бер!» мәкаләсендә Әгъзам Фәйзрахманов әфәнденең фикере дә күңелемә «сары май» булып ятты. «Бик күп булмаса да, һәркем сокланып укырлык, халкыбызның язмышына, тарихына гадел бәя бирүче әсәрләр дә дөнья күрә бит. Әйтик, Фәүзия Бәйрәмованың Себер татарлары тормышына багышланган «Күчем хан» романы үзе генә ни тора. Өлкән буын вәкилләре яхшы хәтерли, безнең буын Ермакны күккә чөеп мактаган рус тарихчылары дәреслекләре буенча белем алды. Аларда Күчем ханны хурладылар. Фәүзия еллар буе Себер татарлары тарихын өйрәнеп, гаделлекне тудырды, хакыйкатьне кире кайтарды. Бу очрак кына түгел, зур күренеш тә. Ф.Бәйрәмованың кайбер башка язмаларына да шундый ук бәя бирергә мөмкин» (№9, 6 март, 2020 ел).

Мин дә Ф.Бәйрәмованың үзен дә, иҗатын да 1989нчы елдан бирле беләм. Күп чакларда Себергә дә Әгерҗе вокзалыннан үзем озатып калдым һәм каршы алдым. Күпме китаплар күтәреп йөргәненә дә үзем шаһит. Поездларда эссе вакытларда тәүлекләр буе йокы күрмичә кайтып кергән чакларын да күрдем. Милләт өчен җан атып, гаделлекне торгызып, үзен-үзе аямыйча яшәгән бу ханымның хәтер көнендә яңгыраткан дөрес сүзләренә прокуратурада эш кузгатып, аны тинтерәтеп йөртергә бер дә кирәкми, ә рәхмәт әйтергә кирәк. Чөнки болай дәвам итсә, 1-2 буыннан соң татарча аңлаучы да, сөйләшүче дә калмавы мөмкин. Бу сүзләрне мин – кырык елдан артык телебез сагында торган, бүген дә мәчеттә шушы юнәлештә эшләвемне дәвам иткән Мәгариф ветераны, татар теле укытучысы, бер дә юкка әйтмим. Фәүзия кебекләр күбрәк булсын иде әле, күбрәк яңгырасын иде күңелләргә ук булып кадалырдай мондый сүзләр, туры фикерләр. «Йокымсыраган» җитәкчеләрне дә, халыкны да уятырга тырышучылар тагын да күбрәк булсын иде! Фәүзия Бәйрәмова кебек, эше-иҗаты белән дә, сүзе белән дә халык күңеленә үтеп керүчеләр сирәк, бик сирәк шул. Кадерләрен белергә кирәк аларның!

Язганнарыма тагын бер фикеремне өстисем килә. Фәүзия ханымга алдан күрүчәнлек хас. Аның һәр сүзенә, һәр фикеренә колак салырга гына кирәк. Мисал китерәм. Бервакыт Удмуртиядәге Татар иҗтимагый хәрәкәтенә һөҗүм башланды. Үз арабыздан сайлап алып, шуларның куллары белән «бумакчы» булдылар оешманы. Мәсгуть абый Гаратуев җитәкчелек иткән еллар, татарлыкның колач җәеп күтәрелгән чаклары. Татар сыйныфлары ачыла, газета, радио, телевидениедә тапшырулар оеша, 500 урынлы заллар тулып корылтайлар уздырыла. Милләт проблемалары бөтен кискенлеге белән күтәрелгән чаклар.

Мәсгуть абый Фәүзия Бәйрәмовадан ким көч куймый, алай гына да түгел, хөкүмәт җитәкчеләренең үзәгенә үтәрлек итеп проблемаларны ачып сала, туп-турысын әйтә. Эшне җиренә җиткермичә туктамый. Әлбәттә, аңа каршы чарасын күрергә, татарның үз кулы белән «буарга» уйладылар. Чираттагы корылтайда бу эш тормышка ашырылырга тиеш иде. Шулчак залдан милләтпәрвәр Фәүзия Бәйрәмова трибунага күтәрелеп, мондыйрак фикерләр әйткәнен хәтерлим: «Газиз милләттәшләрем! Акылыгызга килегез, үзара бер-берегезне ашамагыз, ә сакларга һәм сакланырга тырышыгыз. Сез «дары мичкәсе» өстендә утыра торганнар…» Фәүзиянең чыгышын зал тын да алмыйча тыңлады, Мәсгуть абый Гаратуев һәм Татар иҗтимагый үзәге исән калды, тагын да озак еллар үз эшен дәвам итте. Ә Пугачёвода шартлаулар башлангач, иң беренче минем күз алдыма язучы Фәүзия Бәйрәмова һәм аның әйткән сүзләре килеп басты…

Бүген дә ул яңгыраткан фикерләр, язган әсәрләр актуаль, аңларга һәм игътибарлы була белергә генә кирәк. Ә аны прокуратураларга чакырып тинтерәтмәскә, энергиясен алмаска иде.

Вәсилә ХӘКИМОВА,

Әгерҗе шәһәре

Комментарии