Исемнәрендәдер хикмәт

«Безнең гәҗит» битләрендә Рүзәл Юсуповның язмаларын бик кызыксынып укып барам. Якыннан күреп белмәсәм дә, мин аны телевизордан күреп, ишетеп беләм. Соңгы араларда никтер телевизордан югалды әле. Ул бик милли җанлы, татар теленең сафлыгы өчен борчылып йөргән кеше.

Татарның талантлы шәхесләре күп. Әмма татар халкы өчен чын-чынлап җан атканнары гына алай күп түгел. Галим Роальд Сәгъдиев, ялгышмасам, чит илдә, АКШта яши. Әле СССР заманында ук ул урыс классларына компьютерлар алып биргән дип ишеткән идем. Үзебезнең татар классларына алып бирсә, күңеллерәк булыр иде. Рудольф Нуриев та чит илдә яшәп, шунда бакыйлыкка күчеп, үзен христиан зиратына җирләргә васыять әйткән. Татарстан халкына, татар халкына ни эшләгән болар? Аларның нигезләре безнеңчә түгел, бәлки, шуннан тотынадыр инде татарлыктан ераклашу. Роальд та, Рудольф та татарга ят исемнәр. Ә бит Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) исемнәрне матур итеп куярга кушкан, ахирәттә исемнәр белән чакырачаклар.

Аннары Айгөл Закированың мәчет имамын эштән җибәрүләре турында язылган язмасына («Б.Г.», № 11, 18 март, 2020 ел) карата да үз фикеремне белдереп китим. Рәхмәт, Айгөл бик матур яза, кешеләрнең хәлләренә кереп, проблемаларын күтәреп яза. Флорид әфәндене мин күптәннән беләм. Кайчандыр Сөләйдә эшләгәндә очрашырга туры килә иде. Ул оператор булып эшләде. Күптән түгел Түбән Мактамага яшәргә күчкәч, өйгә Коръән укытырга чакырган идем, бик матур итеп башкарып чыкты. Гади итеп сөйләшә, аңлата. Үзем дә дин белән кызыксына торган кеше буларак, төрле сораулар бирдем. Менә дигән итеп җавап бирде. Бу язманы укыгач, шалтыратып сөйләштем. Эшеннән китүе дин эшләре белән бәйле түгел, кайбер кешеләргә аның монда эшләве ошап бетми икән. «Дин эшләрен дөрес итеп алып барам, алар кушканны тыңламыйм, эш шунда гына», – диде. Алай да бер җитешсезлеге бар икән, имам буларак, аңа да исемен алыштырырга кирәк (шаярам. Авт).

Шәүкәт ГАЙНАНОВ,

Әлмәт районы, Түбән Мактама авылы

Комментарии