КАЗЫМА ЧОКЫР – ҮЗЕҢ ТӨШӘРСЕҢ

КАЗЫМА ЧОКЫР – ҮЗЕҢ ТӨШӘРСЕҢ

Безгә, балаларына, үсеп, ныгып та җитмәгән килеш өлкәннәргә булышырга туры килде. Әниләр, апалар колхоз эшендә, ә без каз бәбкәләре саклыйбыз, тавыкларны ашатабыз, йомыркаларын ояларыннан җыеп алабыз, өй эшләрен карыйбыз, энекәшләрне, сеңелкәшләрне багабыз. Ләкин иң авыры – иртүк торып көтү чиратына чыгу. Һәр эшне башкардык, мәктәптә белем дә алдык, зарланмадык, кеше булдык…

Бу язмамда шул вакыттагы хатирәләрнең берсе булыр. Ул вакытта миңа 9-10 яшьләр булгандыр.

Иртән сәгать 4-5 тирәләрендә мине әни уятты. Кулыма бәрәңге кушып пешерелгән 1-2 сынык икмәк, ярты литр шешә белән сепаратор сөте тоттырып, кибет янына, мал-туар җыела торган урынга озатты.

Барлык терлек җыелып беткәч, көтүче Билал абзый белән көтүне басуга алып чыктык. Ул мине: «Менә колхозның уҗым басуы, уҗымны малларга таптатсак, безгә зур штраф салачаклар», – дип кисәтеп куйды. Мин үземчә бик тырыштым, ләкин…

Кояш яңа гына чыгып күтәрелеп килә. Үзенең җылы нурлары белән иркәли, һавада тургай сайрый. Мин хайваннарны уҗымнан читкәрәк кудым да, ерганакка утырып йокымсырап киткәнмен. Ә көтү башлыгы кәҗә «сакалбай» малларны ияртеп уҗымга алып кереп тә киткән. Билгеле, Билал абый хайваннарны куып, уҗымны саклап калган. Миңа да каеш камчы эләкте.

Төш вакытында көтү яткылыкка җыйнала. Билал абыйның ачуы миннән бигрәк «сакалбай»да иде. Ул, аннан үч алу нияте белән, башта тотып кәҗәнең сакалын кисте, аннан бераз суытып алмакчы булып, салкын суда йөздереп алырга булды. Яр кырыена алып килеп, төртеп төшерим генә дигән иде, «сакалбай» бар көченә мөгезе белән сөзеп, аның үзен суга этеп төшерде. Билал абый чәбәләнеп көчкә ярга йөзеп чыкты. «Сакалбай» сакалын кисеп башка кәҗәләр арасында абруен төшерүне гафу итмәде.

Суфиян МИНҺАҖЕВ.

Түбән Кама.

Комментарии