Исерекләр җыеп кайттым

белән бәйле гыйбрәтле хәлләр турында күп язалар. Минем дә үз гомеремдә берничә тапкыр ирләрне суыкта өшеп үлүдән саклап калганым бар.

Кыш көне, караңгыда, күрми дә үтеп китәсе идем, бары тик кемнеңдер салам янында: «Тәнзилә, яп өстемә юрганны, суык бит», дигәненә генә борылып, якынрак килдем. Итекләрен салып, кардагы саламга менеп яткан Идрисне киендерми чарам калмады. Бер бияләен чанадан, берсен кардан таптым да, кулына киертеп, атның дилбегәсен үзем тотып Урман арты урамына таба киттем. Үзем куркам: бер якта – күл, икенче якта – чокыр. Бу җәфа чанада гырлап йоклый. Хатыны эштән кайтучы исерек ирен көтәдер. Берзаман атым шып туктады. Карасам, тагын бер исерек ир ята. Селкетеп, кемлеген сорап, исәнлеген тикшерәм. «Йокларга ирек бир», – дип, урысчалап кына берничә хәрефкә җибәрде бу мине. Монысын да чанага салдым.

Бу безнең кая барганны да белми, мине хатыны дип уйлап, җиде бабайга җитеп сүгүеннән туктамый. Ильясның өенә җиттек. Җилтерәтеп подъездга кертеп сөядем моны. Хатыны Нурзидә кабул итеп алды. Ир әле айныгач та шул исереклегеннән бик озак оялып йөрде. Хәзер аракыны авызына да якын алмый. Исән-имин берсен тапшырдым. Ат, мескенем, акыллы гына көтеп тора, ферма аты бит ул. Хәзер Идрисләргә килеп җиттем. Мескен хатын елап беткән.

Менә шулай ул, дусларым, аракы бар нәрсәдән дә мәхрүм итә, аңлап кына яшәргә иде дә бит. Аракының эченә шайтан кереп утырган. Эчә белеп эчмәсәң, яши белеп яшәмәсәң, бар нәрсәдән дә мәхрүм буласыңны бел дә тор. Эчкече яшәгән өйдән фәрештәләр кача, хатынының йөрәге әрни, күпме балалар елый. Элек заманда мөселман ир-егетләре аракыны авызларына да алмаган. Аракысыз туй мәҗлесләре дә үткәргәннәр…

Тәнзилә ДӘҮЛИЕВА

Лаеш районы, 25нче совхоз бистәсе

Комментарии