Өй салуның ние бар?

Өйләнешеп бер ел яшәгәч, иске генә, салам түбәле, ишек-тәрәзәләре кыйшаеп беткән йорт сатып алып, башка чыктык. Бу 1963нче ел иде. Төп йортта кайнана (ул әле пенсиягә дә чыкмаган иде), каенсеңел, иремнең шул елны армиядән кайткан энесе калды. Олы улыбызга 2 ай. Ул елларда бала тугач 56 көн декрет ялы бирелә иде. Миңа район үзәгеннән эшкә чыгарга дигән әмер килде. Бала карар кеше юк. Район үзәгендәге төп йортыбызны бикләп, барлык кош-корты, тавыгы-чебиләре белән үземнең әнкәйне алып кайттык. Ул елларда шулай, йә эшкә чыгасың, йә эштән китү турында гариза язасың. Ә авыл җирендә эш колхозда гына, ферма яки чөгендер басуы. Шул елны ук яңа йорт җиткезер өчен акча туплый башладык. Кая инде өс-баш яңарту, ашау-эчү ягын да кысарга туры килде.

Район үзәге бездән 25-30 чакрым. Эшемнән сорап, попуткада район үзәгенә, райплан дигән оешмага чыгып киттем. Җитәкчесе бераз таныш абый. Чиратым җиткәч, кереп бастым моның хозурына. «Яңа йорт салыр өчен бер буралык материалга рөхсәт кәгазе кирәк иде», – диюемә теге абзый: «Мин монда «модный» күлмәк яки пәлтә сорап керәләр дип утыра идем, сиңа агач материалы кирәк икән, – дип көлемсерәп куйды. – Халисә, син түгел, әнкәй килеп сораса да берьюлы бер буралык агач рөхсәт итә алмыйм. Квартал саен 5 фисметр бирергә тырышырмын».

Райплан агачка рөхсәт кәгазе генә бирә, ә агачын якын-тирә урманнан юллыйсың. Авылда лесничество бар. Кайтып, шунда киттем. Лесничий читтән килгән урыс кешесе. Ә менә ярдәмчесе Әлфинур бергә клубларга йөргән Тәкәнеш кызы. Уңайлырак, якынрак урыннан рөхсәт алдым. Инде хәзер урманчыны табып, кайдан, кайчан, кайсы агачларны кисәсен хәл итәсе генә калды. Ә урман зур. Урманчының утырып кына эшли торган урыны юк. Яшәве бездән 10-12 чакрымдагы авылда. Аны иртән бик иртә яки кич караңгы төшкәч кенә өендә туры китерә аласың. Эшкә ат җигеп йөри. Мотоцикллы күршене ризалатып, икенче кат баруымда гына очраттым үзен. Икенче көнне урманчы әйткән урында очрашып, кайсы агачларны кисәсен тамгалап, кисеп, ботакларын чистарткач, алып киткәнче, мине тагын күрерсез, дип әмер биреп аерылыштык. Инде колхоздан машина сорап аласы да, кисәргә ике-өч «дастуен» ир-ат кына табасы калды. Әгәр чәчү яки уборка чорына туры килсә, сиңа кешеләр дә, машина да юк. Кешеләрне ризалатсаң да, колхоз рәисеннән рөхсәт аласы. Урман кисешергә барган кешеләргә көненә ким дигәндә өч ашарлык ризык әзерләп җибәрәсең. Кич кайтышларына бик шәпләп сый-хөрмәт әзерләргә кирәк. Шул 5 фисметр агачны иртән-иртүк китеп, кичкә кисеп, әзерләп бетерәләр. Менә шундый юллар белән, авыл белән район үзәге арасын таптап, бер ел дигәндә буралык агач юнәттек. Бу эшләрдә күбрәк үземә йөрергә туры килде. Мин шушы район үзәге кызы, әрсезлек тә, усаллык та бар. Шактый сумма түләп, алтыпочмаклы, ягъни ике бүлмәле бураны буратып куйдык. Иртән торып чыгуга, кич кайтуга күзләрне сөендереп, капка төбендә бура утыра. Хәзер инде түшәм-сайгакларга, тәрәзә борысларына 35-40 сантиметрлы нарат такталар, шифер яки калай астыннан ябарга юка такталар кирәк. Ике бүлмәгә матчалык юан нарат кирәк. Болары Әлмәт районындагы «ДОК» дигән оешмада. Булган акчаңны төйнәп, Әлмәт юлын таптау башлана. 1-2 баруда гына булмый әле мондый материаллар. Ир берничә тапкыр буш кул белән кайткач, берничә «Бөгелмә малае»н гәҗиткә төреп, үзем киттем Әлмәткә. Менә 2-3 көннән вагоннар белән нарат такталар кайтасы, шуннан килерсең, дип озатмакчылар иде, газетага төрелгән күчтәнәч хәл итте тагын. Ул елларда конверт ише «күчтәнәч» юк иде бит әле. Акча түләгәнгә квитанция алып, кичкә әйләнеп кайттым. Икенче көнне ир колхоздан машина сорап, берникадәр такта, бер матчага нарат алып, кичкә әйләнеп кайтты. Инде хәзер түбә ябарга шифер яки калай табасы калды. Анысы да безнең районда юк. Калай ук таба алмадык, шиферын Әлмәттәге һаман да шул «ДОК»тан юллап кайтарттык. «Өй салуның ние бар, чутлыйсы да мүклисе дә» дигән мәкальгә ачыклык кертим әле. Чутлау дигәне шул – бураганда бүрәнәләргә балта очы белән номер сугыла. Ә мүкләү – өмә көнне бүрәнә араларына мүк-сүс кыстыру. Сүс шулай ук дефицит, анысын юллап Бөгелмәгә үк барасы булды. Ә мүген Мөслим районы янындагы бер сазлыклы авыл читеннән чыгардык. Әле ярый колхоз машинаны көне буена биргән иде. Сазлыкта яланаяк көне буе пычтырдасак та, җитәрлек мүк таба алмадык. Кичкә машина белән капка төбе саен туктап сорап, күп өлешен кешеләрдән сатып алдык. Мөслим бездән 50 чакрым ераклыкта, Бөгелмә – 90.

Өйне күтәрү өчен зур өмә җыела. Монда чакырып тору кирәк түгел. Авыл халкының эштән бушый алганы, карт-корысы үзләре үк иртән кояш чыгуга килеп басалар. Ирләр бүрәнәләрне таслап салып тора, тәҗрибәле әби-бабайлар мүк түши. 10-12 яшьлек балаларга хәтле мүк кыстырышырга булыша. Арыгач, берәм-берәм таялар. Тәк тә 4-5 сәгать эшләделәр бит. Ул көнне хуҗабикә үзенә ярдәмгә тагын бер-ике хатын-кызны алып, аш-су әзерли. Өмәчеләрне ким дигәндә өч тапкыр ашатырга кирәк. Коймак-кабартма, катык-сөт, каймак, сигезәр йомры ипекәй, әле ашны күршеләргә дә пешерергә кертәсең. Итен кертеп бирсәң, бәрәңге-токмачларын үзләреннән дә кушып, чиләге белән (ул елларда 10 литрлы эмаль чиләкләр чыккан иде сатуга) кертеп бирәләр ашыңны. Өйне 1966нчы елны салганбыз икән. Ничекләр йөгенеп, капланып үлмәдем икән дип уйлыйм. Әле бит өстә хөкүмәт эше дә бар. Алыштырырга кеше юк, дип, отпуск та бирмәделәр. Көянтә-чиләкләп су ташып, аны казан астына ягып яки самавырда җылытып, савыт-сабасын да юасы бар бит әле. Савыт-сабаны күрше-тирәдән җыясың инде. Анысы да чутлы еллар, һәркемнең үзенә кирәк.

Өй салынып бетте, осталар белән исәп-хисап ясалды, инде җиде тәрәзәгә икешәр кат рам ясатасы калды. Авылда андый оста да бар. Киттек ир белән Соббух абыйларга. Бәяләрне килешеп, үлчәмнәр алып, рамга дигән нарат материалны уфалла арбасына салып, Соббух абыйларга илтеп куйдык. Рамнар да куелды. Ул елны яңа өйгә күченмәскә дип план корган идек. Янәсе, йорт утырырга тиеш. Түзмәдек, көзгә күчендек. Башта Коръән укыттык. Соңрак күрше-күләнне, туган-тумачаны җыеп, өй туе уздырдык. Ул елларда әллә ни шапырыну юк инде. Кибетләр дә бик ярлы. Сатып алыр әйбере дә юк. Гади генә, авылча гына аш та бәлеш, катык та чәй һәм үзең пешергән камыр ашлары. Ә чакырган җиргә халык бик теләп йөри иде. Бер очрашып, аралашып, җырлашып утыру бит ул.

Ирем мәрхүм булгач (урыны җәннәттә булсын), Җәлилгә күчендем. Инде 34 ел биредә яшим. Монда эшләп пенсиягә чыктым, әйбәт фатирым бар. Ә теге күп нужалар белән салынган йортыбыз исән. Анда гаиләсе белән олы улыбыз яши. Дөрес, үзгәрттеләр инде.

Хәзер өй салу проблема түгел, акчаң гына булсын. Газеталарда да, кибет ишекләрендә дә цемент, такта, блок, агач материаллары сату турында игъланнар күп. Хәтта китереп, бушатып, өеп тә бирәләр. Әле өй салып ике ел үтүгә мунча да салдык. Үзем гомер буе мунча яраттым. Мунча салу да нәкъ шулай райплан, колхоз җитәкчеләренең ишек төпләрен таптау белән барды инде. Инде авылда агачтан йорт та салучылар кими, күбрәк таштан, кирпечтән салалар.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии