Михнәт чиккән милләттәшләребез тормышына караган бер эпизод

Михнәт чиккән милләттәшләребез тормышына караган бер эпизод

Казан дәүләт педагогика институтында (университетында) эшләвемнең башлангыч чорында миңа СССР Мәгариф министрлыгының бер шактый җаваплы заданиесе белән Үзбәкстанга барып кайтырга туры килде. Аның тарихы һәм сәбәбе менә нәрсәләрдән гыйбарәт.

Сәяси хәлләрдән хәбәрдар булган кешеләргә мәгълүмдер: 1944 елның язында, юньсез кешеләрнең уйдырмалары аркасында, Кырымда яшәгән йөзләрчә мең татарларны, карачай, чечен, ингушларны һәм тагын кайбер халыкларны берничә сәгать эчендә, йорт-җирләреннән куып чыгарып, барлык мал-мөлкәтләрен калдыртып, товар вагоннарына төяп, төрле җирләргә сөрәләр. Бу ул вакыттагы Совет хакимиятенең коточкыч әшәкелеге, кайбер аз санлы милләтләргә карата кылган рәхимсезлеге, геноциды була. Сөрелгән кешеләрнең күбесе юлда һәм, тиешле урыннарга килеп җиткәч, ачлыктан, авырулардан үлгән.

Кырым татарларының исән калганнарының күпчелек өлешен Үзбәкстанга һәм СССРның башка җирләренә китереп урнаштыралар. Алар, күп михнәт-газаплар чигеп, яңа җирләрдә төпләнеп яши башлый. Тырыш, уңган халык буларак, әкренләп тормышларын җайга салалар, кардәш үзбәк халкының ярдәме белән, ярыйсы гына гомер кичерә башлыйлар: яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, дәүләт предприятиеләрендә, оешмаларында эшлиләр, балалары мәктәпләрдә белем ала.

Советлар Союзында 70нче еллардан демократия җилләре исә башлагач, Үзбәкстандагы Кырым татарларының урта һәм яшь буыны үзләренең мәгърифәт-мәдәниятләрен үстерү өчен мөмкинлекләр яулап алуга керешәләр һәм бу юлда күпмедер дәрәҗәдә уңышка да ирешәләр. Мәсәлән, аларның тырышлыклары, принципиальлек-үҗәтлекләре, кыюлыклары нәтиҗәсендә Ташкент педагогика институтында татар филологиясе бүлеге (факультеты) ачыла, Кырым татарлары телендә «Ленин байрагы» исемле республика газетасы, ике өлкә газетасы, «Йылдыз» дигән әдәби-иҗтимагый журналлары чыга һәм атнага өч тапкыр үз телләрендә радио тапшырулары бирелә.

Ләкин ничек кенә булмасын, Үзбәкстандагы Кырым татарлары туган җирләрен оныта алмыйлар, Ватаннарына әйләнеп кайту уеннан ваз кичмиләр һәм, бу изге максатларына ирешү өчен, сәяси көрәшкә күтәреләләр.

Хокукларын яклап көрәшүчеләрнең, халыкара прогрессив оешмаларның куәтле басымы нәтиҗәсендә совет хөкүмәте 1944 елда, нахак бәла тагып, сөргенгә сөрелгән халыкларны реабилитацияләргә, ягъни фашист илбасарларына хезмәт күрсәткән дигән хурлыклы тамганы бетерергә мәҗбүр була, ләкин аларны ватаннарына кайтарырга рөхсәт бирә торган указ чыгарылмый. Шуңа таянып, Кырым хакимияте, бу ярымутрауның элекке төп халкын үз җирләренә кире кайтармас өчен, җан тартыша, законга сыймаслык әшәке чаралар күрә: мең бәла белән кайткан берникадәр татарларны авыл-шәһәрләргә кертмәскә тырышалар, йортлар салырга җир бирмиләр, качып-посып ашыгыч кына җитештергән өйләрен җимертәләр, пропискага алмыйлар һәм башка этлекләр эшлиләр.

СССР хөкүмәте, татарларның Кырымга кайту идеясен юкка чыгару өчен, мәкерле ният кора: аларга Үзбәкстанның яшәү өчен иң кырыс, иң уңайсыз җиреннән, комлы чүленнән урын билгеләп, шунда Кырым татарларының автономияле өлкәсен төзергә тәкъдим итә һәм, хакимиятнең бөтен көчләрен туплап, татарларны шунда күчерергә тырышалар. Кырым татарлары СССР хөкүмәтенең бу рәхимсез карарына каршы ташкын булып күтәрелә. Ташкентта һәм Үзбәкстанның башка шәһәрләрендә Кырым татарларының үз ватаннары Кырымга кайтаруларын таләп итү, Үзбәкстанның кеше яшәү өчен иң җайсыз җирендә автономия оештыруга каршылык күрсәтү хәрәкәте башлана.

Ташкент педагогика институтының Кырым татарлары филологиясе студентлары да бу көрәштән читтә калмый. Алар, хөкүмәтнең бу гаделсез карарына каршылык күрсәтүләрен белдереп, үзләре укыган факультетның бинасында бикләнеп, анда беркемне дә кертмичә, берничә көн оборона тоталар. Бу аларның ул елларда тиңдәшсез тәвәккәл гамәлләре була. Бу турыдагы хәбәр тиз арада Мәскәү каласына килеп җитә, һәм үзәк хакимият тәртип урнаштыру чарасына керешә. Мине ашыгыч рәвештә Ташкентка командировкага җибәрүләре дә шушы чаралар кысасындагы эшләрнең берсе була.

Миңа, Ташкенттагы пединститутның Кырым татарлары филологиясе факультеты кебек, Казан педагогика югары уку йортының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә эшләүче укытучы, татар милләте вәкиле буларак, андагы хәлләрне ачыклап, килеп чыккан җитди низагны мөмкин булганча җайга салырга ярдәм итү бурычы йөкләнгән иде. Кырым татарлары филологиясе студентлары һәм укытучылары белән очрашып, ачыктан-ачык, дустанә мөнәсәбәттә әңгәмә коруларым, аларның уку-укыту шартлары, яшәү рәвешләре белән танышу, югарыда әйтелгән хәлләрнең асылына төшенеп, илдәге социаль-сәяси хәлләр уңаеннан аларның уй-фикерләрен белү минем өчен гыйбрәтле, әһәмиятле булды һәм сәяси аңымны баетырга ярдәм итте.

Мин Кырымдагы кардәшләребезнең кыю, фидакарь, батыр халык икәнлеген ишетеп белә идем, үзләре белән аралашкач, бу фикерем тагын да ныгыды. Аларның, күп җәфалар чигеп тә, кыйблаларыннан тайпылмый, үз халкы, Ватаны өчен үзләрен аямый торган кешеләр булуына тагын бер кат инандым. Мин ул чакта андагы татарларның безгә, Татарстан халкына туганнарча мөнәсәбәттә булуын күрдем, шәхсән үземә дә укыту, гыйлемлек буенча якын коллегалары итеп карауларын тойдым: мине факультет җитәкчеләренең, институтта очрашулар белән генә чикләнмичә, өйләренә чакырып, табын янында әңгәмә ясаулары да күркәм күренеш булды. Студентлары да минем белән очрашуларда безнең Казан педагогика институтындагы хәлләр, уку процессы, студентлар тормышы белән кызыксындылар. Мин Кырым кардәшләребезнең, аяныч язмышлары аркасында, ерак Үзбәкстан республикасында инде шактый вакыт төпләнеп яшәсәләр дә, үз Ватаннарына әйләнеп кайтулары турында хыяллануларын, моның иртәме-соңмы гамәлгә ашасына өметләрен өзмәүләрен аңладым. Һәм үзем дә, аларның бу хыял-өметләренең тормышка ашуын теләп, күңелем белән алар яклы идем.

Хәзерге Русиядә руслардан башка халыкларның милли телләре, мәдәниятләре үсеше өчен мәйдан тарая барган көннәрдә Кырым татарларының үз хокуклары өчен батырларча көрәшкәнлекләрен искә төшерәм һәм аларның кыюлыкларыннан, фидакарьлекләреннән гыйбрәт алам.

Академик Рүзәл Юсуповның

 «Милләтебез иминлеге сагында»

дигән китабыннан өзек

Комментарии