Сөенеч!

(Талоннарга карата мөнәсәбәт. Уенын-чынын кушып)

Рәхмәт, хөкүмәтем, рәхмәт, дәүләтем, рәхмәт, түрәләрем! Әле дә ярый сез бар. Сез булмасагыз, кем миңа, ярты гасыр «дәүләткә булсын», «дәүләткә булсын», дип бил бөгә-бөгә бөкрәйгән бәндәгә, картлык көнендә бер талонга бер тәлинкә аш ашатыр иде? Сез! Бары тик сез безнең өчен кайгыртучы, безнең зар-интизарыбызны ишетүче, калебе аркылы үткәрүче, безнең белән бер кан, бер тән булып яшәүче, «үләм», «үләм», дип ятканда кулыбызга бер уч талон бирүче!

Ишеттегезме, җәмәгать? Ишетмәсәгез, тагын бер кат әйтәм, талоннар бирәләр. Берне генә түгел, пачкалап бирәчәкләр, җәмәгать! Ишеткәч, чыдый алмадым, шатлыгымнан шартлардай булдым, күзләремнән яшьләр бәреп чыкты. Сөене-еч!

Әйттем ич, танышларым. Чыдагыз, түзегез, түрәләребез түзгәнне ярата, дидем. Безне онытмаячаклар, Аллаһ боерса, дидем. Боерган. Телевизордан. Күршем әйтте. Шөкерана белән яшәгез, дидем. Түзәр хәлегез калмаса, бәрәңгегезне кабыгы белән ашагыз, дидем. Дару урынына бәрәңге суын эчегез, но ризасызлык күрсәтмәгез, дидем. Митингларда гына түгел, урамда да борыныгыз күренмәсен, дидем. Күрсәләр, тагын да «хужы» булыр, дидем.

«Хужы» булыр, дигәннән, тиз генә сезгә бер булган хәлне сөйләп китим әле. Берзаманны эч пошканнан бер татарны үлемгә хөкем иткәннәр дә, шундук зинданга ябып та куйганнар. Утыра ди бу йә атканнарын, йә асканнарын көтеп. Ходайның хикмәте, көтмәгәндә зинданның түбәсе күк капусыдай ачыла да, «Чык тизрәк!» дигән өн ишетелә. Татар башын ике куллап кашыган-кашыган да, «Юк, чыкмыйм. Чыксам, тагын да «хужы» булыр», – ди икән. Дөрес әйткән. Зинданнан чыгып кемнең коллыктан котылганы бар?

– Ә, син, Камалетдин, авызыңны яп. Тузга язмаганны сөйләп йөрмә! «Бәяләр котырынды, ЖКУ жуликлары котырынды, акыртып талыйлар», имеш. Талаучыны күрдеңме? Юк! Исемен беләсеңме? Юк! Белмисең! Белмисең икән, әйткәннәрен тыңла. Әйттеләр ич, бу талау түгел, яклау. Яклау! Ярдәм итү, реформа! Оят түгелме сиңа. Иптәш-товарищларың ич алар. Бер кан, бер тән булып яшәүчеләр. Үзең бет, ә иптәшеңне коткар. Әнә битарафлыгыбыз аркасында алар пачти күренмиләр дә. Ә без, Камалетдин, Ходай кушса, талон булса, артабыз да артабыз. Сөенеч өстенә сөенеч!

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии