«Безнең гәҗит» белән таныштым!

Бу язманы “БГ” га рәхмәт әйтү өчен юллыйм. Мин Апас районында туып, анда ук мәктәпне тәмамлап, химия-технология институтында белем алдым. Аннан соң гомерем буе заводта эшләдем. 1997 елдан ук ялга чыга алсам да, 2009 елда гына эштән туктадым. Ике балам да – кызым белән улым – тормышта үз урыннарын табып, яхшы гына яшиләр. Оныклар да үсеп җитте инде. Кызганыч, карчыгым гына бакыйлыкка күчте. Бик яхшы кеше иде, урыны оҗмахта булсын.

Күп вакыт ялгызлыкта, өйдә уза. Сәламәтлек тә искитәрлек түгел, картларча. Көн-төн телевизорга текәлеп утыру да минем өчен түгел. Китаплар укыйм, көндәлек матбугатны күзәтеп барам. Күп вакыт үткәннәрне сагынып, истәлекләргә бирелеп утырыла. Шуңадырмы, 70 яшьтән узгач, шигырь яза башладым бит әле.

Казанга килгәч үк дуслашкан Дамир Октябрь бәйрәмендә үзләренә кунакка чакырды. Җәмәгате Дамира белән ул бәйрәмнәрдә дусларын, туганнарын чакырып, бик матур мәҗлес үткәрә. Без исә шунда булып, рухи көч алып, яшәреп кайтабыз. Менә шушы мәҗлестә мин үзем өчен ачыш ясадым: “” белән таныштым. Газеталарны Клара ханым алып килгән иде, ул аларны даими укып, җыеп бара икән. Якыннар җыелган җиргә алып килеп, дус-ишләрен дә бу матбугат белән таныштыра, шуның белән изгелек кыла. Оят булса да әйтим, мин андый газета барлыгын белми идем дә. Ә менә шул көнне берничә санын өйгә алып кайттым.

“Безнең гәҗит”, чыннан да, безнеке, гади халыкныкы икән бит. Бер укыгач, сездән аерылып булмый инде. Үзем дә “Безнең гәҗит”кә шигырьләремне җибәрергә булдым. Алар ихлас, чын күңелдән язылган. Җитмәсә, минем туганым Шәүкәт абый Галиев тә: “Булдырасың! Яз!” – дип куандырып тора. Ул 1946 елда миңа багышлап язган “Алтын ачкыч” дигән шигырендә:

“Мин бәхетле һәм дә шатмын

Синең уңышларыңа.

Дәресеңне белү өчен

Чиксез тырышлыгыңа”, – дип язган иде.

Мин дә Шәүкәт абыйга багышланган шигыремдә:

“Алтын ачкыч булды баскыч

Минем киләчәгемә,

Минем алдагы көнгә”, – дип яздым.

Ә бу шигыремне күп авырлык кичергән, тормышның ачысын-төчесен татып үскән, инде 80гә таба атлаучы яшьтәшләремә багышлыйм.

ЗАМАНА БАЛАЛАРЫ

Пенсиядә күптән,

“Менә җитте рәхәт вакыт” – диеп

Әйтәләрдер кайсы чакларда.

Андый гадәт юк шул бездә, дуслар,

Бот күтәреп өйдә ятарга.

Кечкенәдән без нужа кудык,

Компьютерда уйнап ятмадык.

Урман-кырлар телевизор булды,

Чалгы тотып шунда атладык.

6-7 яшьлек мескен бала-чага

Бигрәк иртә нужа күрделәр.

“Бер туйганчы ипи ашарга”, – дип,

Башак эзләп кырда йөрделәр.

Шуңа да карамый мескен булып

Үсмәдек без, елап ятмадык.

Без укыдык һәм хезмәт яраттык,

Тик ятарга вакыт тапмадык.

Үз көчебез белән без укырга кердек,

Йонлы куллар, блат күрмәдек.

Үз көчебез белән вуз бетердек,

Үз көчебез белән армый-талмый

50 елдан артык эшләдек.

Алтын-көмеш һәм коттеджлар

Кирәк түгел безгә. Нәрсәгә?…

Пенсия һәм торырга фатирыбыз бар,

Шулар җиткән безгә яшәргә.

Сәламәт һәм тыныч тормыш кирәк,

Алар һич тә артык түгелләр.

Иминлек һәм өйдә бәрәкәт булса,

Тыныч булыр безнең күңелләр.

Озын булыр безнең гомерләр.

Фарук ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ.

Фотода: Илдар Юзеев һәм ике туган балалары Фарук Гыйльметдинов һәм Шәүкәт Галиев.

Кем рәхәт күргән?

Безнең әнкәйләргә зур рәхмәт, урыннары җәннәттә булсын. Безнең өчен күпме нужа күрделәр. Әти сугышка киткәндә, без 4 баланы кочаклап үпте. Бу соңгы тапкыр әтигә сыенуыбыз булган икән. 1944 елны гаиләбезгә кара кәгазь килде.

Әниләр иртә таңнан төнгә кадәр урак ура. Без коелып калган башакларны җыярга барабыз. Атка атланып, чыбыркы белән безне куалар. Без малайлар качып котыла идек. Бер әбине берчак тотып алдылар. Үзен 3 елга утырттылар. Ире, ике малае сугышта һәлак була, өйдә бер гарип кызы гына кала. Төрмәдән кайткач, үлә дә инде мәрхүмә. Ә бер малайны шул башак җыйган җирдә кыйнап үтерәләр.

Сугыштан кайтучыларның кайсы аксый, кайсының кулы юк. Аларның балалары ипи ашап йөргәндә, безнең ризык кычыткан, алабута булды. Без сыерлар җигеп эшли идек. Берсендә сөзә торган сыер эләкте. Үзебезне сөзеп китеп барды. Икенче көнне эшкә чыга алмадык. Бер исерек бригадир “Сезне колхоздан чыгартам”, – дип, акт язды. Без районга киттек. Кердек бер кабинетка. Бер чуаш хатыны килүебезнең сәбәбен белгәч, аркабыздан кочып: “Исән-сау кайтыгыз, балакайларым”, – дип чыгарып җибәрде. Кайткач, 1-2 көн тордык та тагын урман кисәргә киттек. 15 яшьлек малайлар бит үзебез.

Хәзер тормыш яхшы да бит, картаеп кына киттек.

Фатыйх ФӘТХУЛЛИН.

Чүпрәле районы, Иске Кәкреле авылы.

Трышта тырыш Мөкәфирә

районында Трыш дигән авыл бар. Аның исеме җисеменә туры килүен халкы дәлилләп тора. Шундыйларның берсе Мөкәфирә Арсланова. Ул тумышы белән Яңа Сәрдек авылыннан. Төпчек кыз була ул, гаиләдә өч кыз, өч малай үсә. Бүген инде ике ир туганы – гүр иясе. Әниләре дә яшьли бакыйлыкка күчә. Әтиләре хәләл җефетенең рухына тугры кала: башка өйләнми. Бөтен эше Мөкәфирә җилкәсенә төшә. Аш пешерергә казанга буе җитмәгәч, әтисе аңа бер төпчек кисеп алып кереп куя…

18 яше дә тулмаган Мөкәфирә күрше авыл егетенә кияүгә чыга. Каенанасы белән әни белән кыз кебек яши алар. Ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Әмма җәмәгате – 56 яшендә, каенанасы 80 яшендә гүр иясе була.

Бүген Мөкәфирә Трыш авылында кече улында яши. Кукмара – шәл бәйләү белән танылган як. Буш вакытында тырыш Мөкәфирә дә шәл бәйләп сата. Бер дә арттырмыйм: аның куллары эшләгәне – иң шәбе!

66 яшьлек әбинең бүген 8 оныгы бар. Тормыш әкрен генә дәвам итә. Эшкә уңган, батыр трышлылар автобусның арткы утыргычына кәҗә салып кайтып булса да, искиткеч әйбәт көн күрә. Әмма, өстә әйткәнемчә, үз тырышлыклары аркасында. “Вамин”да күпмедер терлек бар үзе. Тик анда санаулы кеше эшли. Эш хакы да ризыклата түләнә. Алга таба ни булыр?! Авыл халкы тырышып эшләр иде, эш юк. Алар бүген, чын мәгънәсендә, эшкә тилмерә.

Мәкъсут НУРИЕВ.

Аксубай районы.

Гыйбрәтле гыйбарәләр

Туганлык якынлыгы

Бер чорда солдатта хезмәт итү срогы 25 ел булган. Ун елдан артык хезмәт иткәч, бер солдатка авылыннан: “Әти-әниең бик картайды, исән чакта бер күреп кал, кайт”, – дип хәбәр килә. Солдат: “Ашын ашаганнар, яшен яшәгәннәр, Аллаһының рәхмәтендә булсыннар”, – дип, җитәкчеләреннән кайтаруларын сорамый. Бераздан тагын хәбәр килә (ул солдатка киткәнче өйләнеп, улы туып калган була): “Улың хәвеф-хәтәргә очрады, исән чакта күреп кал”, – дип. Солдат: “Аны мин генә алып кала алмыйм бит инде. Исән-сау кайтсам, тагын бала булыр әле”, – дип, бу юлы да кайтырга рөхсәт сорамый.

Берничә елдан соң солдатка: “Туганың бик авыр хәлдә. Исән чакта күрешеп кал, кайт”,– дип, тагын хәбәр килә. Солдат: “Минем яңадан туганым буласы юк бит”, – дип, авылына туганын күрергә кайта.

Путевка хәл иткән

Саллы гына бер эштә эшләүче бер кеше әтисен йортына урнаштырырга ниятли. Тик бу эш ул уйлаганча гына барып чыкмый: документлар туплап, путевка кайтканчы айдан артык вакыт уза. Ниһаять, килә моңа бу шатлыклы көн, кайта путевка. Шул ук көнне ул әтисенең алдан ук әзерләп куйган төенчекләрен иномаркасының багажнигына сала да әтисен машинасының арткы утыргычына кертеп утырта.

Инде кузгалыйм гына дигәндә, өйдән кече улы: “Әти, әти!” – дип йөгереп чыга. Әтисе тәрәзәсен ачып: “Нәрсә бар?” – диюгә, улы: “Әти! Бабайны картлар йортына урнаштыргач, путевкасын алып кайтырга онытма, яме?” – ди. Әтисенең аптырап: “Сиңа ул путевка нигә кирәк?” – диюенә, улы: “Ничек инде нигә кирәк? Син картайгач, сине картлар йортына илтү өчен, шулай озак путевка көтәрбезмени?” – ди. Шуннан соң ул машинасын сүндерә дә уйга кала. Ул нәрсәләр уйлагандыр, билгесез, бер үзе белә дә бер Алла белә. Бераздан машинадан чыга, аннан әтисен төшерә. Кесәсендәге путевканы алып, ертып ташлый да әтисен кулларына күтәреп, өенә алып китә.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН.

Тукай районы, Иске Абдул авылы.

Онытылмас мизгелләр

Заманалар авыр дип зарланалар. Бу бик үк дөрес түгел, минемчә. Менә безнең чор кешеләре күрде ул авырлыкны…

…Әтием бер елдан артык урын өстендә ятып үлеп китте. Кызу урак өсте. Бөтен кеше кырда. Кабер казырга да кеше юк. Әнием каберне үзе казый башлады. Аңа сугышта яраланып кайткан бер абый булышты. Эскерт куярга дип, аны да алып киттеләр. Әле кәфенлеге дә юк бит аның. Бер әби ике метрдан артык марля бирде. Әни үзенең иске күлмәк итәген тапты. Күрше авылдан килгән сеңлесе белән кул арбасына колаша куеп, әтине зиратка алып киттеләр. Кәҗә бәтие кебек мин арттан иярдем…

Әнием кер уа, сабын юк. Көлдән селте ясап, күлмәкләребезне шул суда җебетә. Итәк урынына арыш капчыгы чорнаган. Мине мич башына утырта. Күлмәк кипкәнче төшмәскә…

Берчак әниемне кәнсәләргә чакырдылар. Мин дә иярдем. Районнан килгән Хамис Габдрахманов дигән кеше өстәл сугып, әнигә: “Ник налогыңны түләмисең?” – дип кычкыра. Йөз йомырка, ит, тире, бәрәңге тапшырасы. Безнең әни белән икебезгә бер чуар тавык. Башка кош-корт, хайван юк.

Районнан килгән кеше өстәлгә сукканда, шундагы кара савыты сикереп-сикереп китә. Озак тордык. Мин елый башладым. Ниһаять, безне чыгарып җибәрделәр. Төн салкын. Мин дер-дер калтырыйм. Өстә юка гына күлмәк, җитмәсә, яланаяк. Әнием алъяпкычын салып, мине төрә. Үзенең бите буйлап эре күз яшьләре ага…

Гомерләр узгач, мин ул Габдрахмановны күрдем. Ялга кайткан иде. Үземне белештермичә битенә ябыша яздым. “15 тәүлеккә утырталар, акылыңа кил”, – дип, иптәш кызым туктатты…

1946 елда әниемнең туган авылына күчеп киттек. Ул елны бөтен колхозчыга медаль бирделәр, әнигә юк. Ит салымыңны түләп бетермәгән дип, теңкәгә тигәч, бабай безнең өчен актык сарыгын бирде…

Миңа 15 яшь, 7 сыйныфны тәмамлагач, эшли башладым. Арбада чиләк йөртәм, буем җитмәгәнлектән, шуңа басып, ат җигәм…

Мунча керү истә калган. Күршеләр мунча яккан. Әни белән мине дә чакырдылар. Кыш көне булгандыр: тиз караңгы төште. Нечкә чыра яндырып, шуның яктысында юындырды әни.

Кыш җиткәч, ягарга утын юк. Ярты төн булса да җылыда утырыйк дип, күршеләргә керәбез. Аларның гаиләсе зур. Салам ягалар, өйләре бик салкын түгел. Мине, аларның ике баласын – Фәһим белән Тәнзиләне мич башына утырталар. Өчәүләп таракан тотып уйныйбыз…

Бик авыр елларда яшәсәк тә, әнием 92 яшькә җитте. Артык сабыр, тырыш, эшчән кеше иде. Гомеренең соңгы сигез елын минем белән яшәп, хәер-фатыйхасын биреп, бакыйлыкка күчте.

Йомгаклап шуны әйтәсем килә: шундый заманнарда яшәгәч, миңа хәзер бер дә авыр кебек түгел. Хәзер һәр кешенең 10 еллык кием-салым запасы бар. Эшлә, эчмә генә. Аллаһы Тәгалә исәнлекне бирсен. Дөньялар тыныч булсын.

Разыя ГАЛИЕВА.

Апас районы.

Редакциядән: шундый авыр тормыш юлын кичкән Разыя апа әнисе кебек эшчән була. Хезмәтләре өчен югары бүләкләр ала. Ул халык театрына йөреп, күп рольләр иҗат итә. “Чәй – күңел дәвасы” клубын оештыра. Ул хәзер дә халык театрының ветеран артисты. Ире Габдулла белән ике бала тәрбияләп үстергән Разыя апаны Апаста “дәү әни” дип кенә йөртәләр.

Комментарии