Фронтовиклар сөйләгәннән

Бу истәлекләр минем авылдашларымныкы. Беренчесен сугыштан исән-сау кайту бәхетенә ирешкән Җиһаншин Касыйм абый сөйләгән иде.

– 1941нче елның август-сентябрь айлары. Чолганышта калдык. Әйләнә-тирәдә – немецлар, машиналарда, мотоциклларда чабалар. Ә без урман аша кача-поса үзебезнекеләрне эзлибез. Без дигәнем 30-40 солдат. Авылларга кереп булмый, анда немецлар. Яшел, йомшак үлән очраса, аны йолкып ашыйбыз. Бик талчыктык, ачыктык.

Бер көнне кичкә таба чокырлы урын очрады да, командирыбыз шунда төн үткәрергә әмер бирде. Солдатлар җиргә ятуга йоклап та киттеләр. Минем дә күзгә йокы эленде. Шунда ап-ачык итеп әни эндәште: «Улым, йоклама!» Уянып киттем. Кесәмдә әни биреп җибәргән догалы бөти бар иде. Шушы тавыштан соң кабат йоклап китеп булмады. Җир дә салкын, дымлы. Кайдадыр ят тавышлар ишетелә. Тыңланып ятам. Иптәшләр гырлый-гырлый йоклый. Кемнәрдер без яткан чокырны үрелеп карады да, юкка чыктылар. Командирны һәм иптәшләремне уяттым да тиз генә бу чокырдан чыгып киттек. Күпме генә киттек икән, теге чокырга ут яудыра башладылар. «Синең уяу булуың аркасында ничә кеше исән калды», – дип, командирыбыз рәхмәтләрен әйтте.

Ә бу истәлек икенче авылдашым – Кави абыйдан ишеткәннәрем.

– Белоруссия җирләре. Немецлар чигенә. Юлларда ут нокталары калдыралар. Яшь солдатлардан торган җәяүле колоннада арыш басулары аша алга таба ашыгабыз. Бер урында пулеметтан бик каты ут ачтылар. Колонна җиргә сузылып ятты. Командир: «Вперед!» – дип кычкырыпмы-кычкыра. Алдан барган 20-30 солдат шунда ук үлде. Яшь солдатлар арасында сугышта булган кеше булды, ахрысы: теге командирны атты да үтерде. «Слушайте мою команду!» – дип, команда бирүне үз кулына алды. Уңнан-сулдан икешәр солдатка ут ноктасын әйләнеп узып, арт яктан юк итәргә, ә колоннага җирдән кузгалмаска әмер ителде. Күп вакыт та үтмәде, теге дүрт солдат ут ноктасын юк иттеләр. Акылсыз командир аркасында күпме яшь солдат сугыш кырына барып та җитә алмыйча һәлак булды. Сугышта солдатның исән калуы командирның баш-акыл белән эшли белүеннән тора шул, – диде ул.

Өченче очрак инде тыныч, сугышсыз тормышның бер мизгеле.

Өч ел хезмәт иттем. Армиядә соңгы елым. Март-апрель айлары. Иртәнге аштан соң занятиеләргә әзерләнәбез. Рота командиры капитан Зеленин безнең казармага керде дә, кече лейтенантны чакырып алып әмер бирде. Капка янында торган ике машинага коралсыз гына төялдек тә, кузгалып та киттек. Сәгать көндезге 12ләргә бер авылга килеп җиттек. Уң якта – зәңгәр томан эчендә Карпат таулары. Ә сул якта – иксез-чиксез горизонтка кадәр сузылган салкын су ташкыны. Алда – су астында калган авыллар, колхоз терлекләре. Без 100 солдат кече лейтенант белән йөзә торган БМга төялдек тә, сыерларны коры җиргә чыгарырга кереп киттек. Әз генә китүгә, көчле су агымы китереп бәрде дә, БМны агызып алып та китте. Машинаның двигателе сүнде. Бер каен агачына туры килеп туктадык. Чылбырлы БМ килеп тартып чыгарды. Шулай итеп кичкә кадәр колхоз сыерларын коры җиргә чыгару белән мәшгуль булдык. Кич җитте. Су артканнан арта. Бер колхоз фермасында төн чыгарга булдык. Аска салам түшәдек. Офицерлар кабинкада. Рота командиры Зеленин сугыш ветераны. Яз-көз аяклары сызлаганга йоклый алмый. Су тавышы көчәя башлагач, машинаның фараларын яндырса, фермага 1 метрлы дулкыннар якынлаша. Тиз генә взводны торгыза. Машиналарга төялеп бетүгә ферма салкын су астында кала. Шулай итеп, капитан Зеленинның аягы сызлау аркасында без исән калдык.

Кешеләр! Кайда гына булсагыз да уяу булырга кирәк шул!

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии