- 05.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №17 (3 май)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Кеше гомере уянып килүче табигатьне сизелер-сизелмәс кенә сыйпап үткән таң җиле кебек… Ул шулкадәр кыска ки, әйләнеп карарга һәм нәрсәдер аңларга да өлгерә алмыйсың, уза да китә. Әгәр шулай икән, ул хәйран калырлык гүзәл булырга, ләззәт-шатлыктан гына торырга тиеш шикелле. Ә ни өчендер күпләрнең тормышы караңгы төнне хәтерләтә! Ул шулкадәр караңгы һәм куркыныч, хәтта болыт арасыннан әледән-әле күренеп киткән ай да мизгелгә генә булса да якты нурларын сирпеп, сары йөзләрдә елмаю чаткылары кабыза алмый».
Ятим балалар йорты… Күңеленә бик иртә сагыш сеңгән, күзләренә моңсулык иңгән, якты дөньяга тумас борын югалтуга дучар ителгән адәм балалары яши монда. Хәтта табигать тә аларны күреп чын күңелдән сыкрыйдыр кебек. Урамда көз. Сары яфраклар коелыр-коелмас кына бөтерелә-бөтерелә җир кочагына ташлана. Күктә елмайган кояш та инде, тиздән кыш килер, дип моңсулана, ахры. Дөньяның рәхәтен тояр өчен зәңгәр офыкларга күтәрелгән кошлар да ниндидер бер саубуллашу хисе белән җиргә карый. Әйтерсең лә, алар инде аяз җәйге күк йөзен башка тоя алмыйча, биеккә-биеккә күтәрелеп, озын эз калдырган самолетка ияреп очу бәхетеннән мәхрүм калырлар…
Сагышлы күзләр белән тәрәзәгә текәлеп утырган Гүзәлнең дә күңелен шундый хисләр биләп алган. Аның әлеге бина стеналары артында беренче генә көзне каршылавы түгел. Иптәшләрен яңа гаиләләргә бик еш алалар. Тик, нишләптер, Гүзәлгә генә бу бәхет елмаймый. Чит-ят апалар килгән саен, ул чәчләрен матур итеп тарап, акыллы, ягымлы булырга тырыша. Үз гомерендә «әнием, әни, әнкәй» дип эндәшергә теләп сыкрый аның җаны. Авыр чакта әни җилкәсенә башын куясы, күңелен юатасы, җылы кочакка кереп иркәләнәсе килә Гүзәлнең. Тик кайда соң ул назлы аналар?! Нишләп алар үз нарасыйларын җиде юл чатында ташлап калдыра? Әниле килеш тә ятимнәр йортында тәрбияләнүче Гүзәлкәйгә бигрәк тә авыр. Шулай да, ул һаман көтә, кайчан да булса бәхет дәрьясына чумачагына ышана. Яхшы кешеләр туры килсә, җандагы яралар төзәлер, күңелсез хатирәләр мәңгегә, гомерлеккә онытылыр төсле…
Үле йокыга талган табигатькә язгы кояш ягымлы нурларын сибә башлады. Бар тереклек кабаттан туа. Тиздән сихри яз җиле битләрне иркәләде. Сайрар кошлар үз җырын сузды, җәнлекләр озакка сузылган йокысыннан уянды, тирә-як шау-шуга күмелде. Язлар җиткән саен, күңел дә ниндидер могҗиза булуын көтә. Әйтерсең лә, табигать уянганда адәм баласында да яңа дәрт, өмет-хыяллар туа. Гүзәл дә, башка язлардан бер аермасы булмаса да, бу яздан нәрсәдер өмет итә иде. Ирексездән аның күңелендә мондый шигырь юллары туды:
Язлар белән татлы хыял килә,
Төс-ямь өстәп бөтен җиһанга.
Язлар белән бергә өмет килә,
Өмет килә барча җиһанга.
Ниһаять, Гүзәлнең тормыштагы иң зур хыялы чынга ашты. Ничә еллар буе иң кадерле кешеләрдән мәхрүм булып яшәгәннән соң, ата-ана назы аны эзләп тапты. Күптән әти-әни булу теләге белән янган Тәлгат абый һәм Әлфия апа Гүзәлдән чын шәхес тәрбияләү максаты белән яшәделәр: таләпчән дә, шул ук вакытта ягымлы да була белделәр…
Гомер дигәнең бик тиз уза икән. Шул вакыйгадан соң 20 ел вакыт үтүе сизелмәде дә кебек. Гүзәл бу вакыт аралыгында шактый гына биеклекләр дә яуларга өлгерде. Педагогика институтын тәмамлап, үзе яраткан фән – татар теле укытучысы булып хезмәт итә. Әти-әнисе ялгышын кабатлаудан куркып, үзе белән танышырга теләүче егетләргә дә «юк» дип җавап бирә килде. Ләкин ни дисәң дә, күңелнең нечкә кыллары яратуга, яратылуга мохтаҗ. Яшьлек барыбер үзенекен итә: җәйге җылы бер кичтә Гүзәл белән кара күзле, чем кара чәчле татар егете Айбулат арасында саф сөю хисләре ярала. Киресенчә була да алмый, чөнки егетнең чибәрлеге теләсә-кемне таң калдырырлык. Чын мәхәббәт шушыдыр, күрәсең, тиздән, язын кавышкан пар аккошлардай, Айбулат белән Гүзәл дә гомерлеккә бергә булырга вәгъдәләр бирде. Туйны яз аена билгеләделәр. Бу – Гүзәлнең теләге. Чөнки яз ае аңа ата-ана назын – үз гомерендәге иң татлы мизгелләрне, бәхетле минутларны бүләк итте. Туй көненең дә онытылмас бер хатирә булуын теләде ул. Алмагачлар шау чәчәккә күмелгән язгы бер көндә Тәлгат абый йортында кыз бирү мәҗлесе булды. Гүзәлнең йөзендә елмаю, Айбулат бәхет вә мәхәббәт дәрьясында йөзә. Инде хәзер Гүзәл бәби көтә.
Шулай Айбулат белән саф һава сулап паркта йөриләр иде. Шулчак каршыларына алама гына киенгән, яхшы ук салмыш урта яшьләрдәге ханым килеп чыкты. Хатынның «5 сум гына булса да акча бирегезче, зинһар. Үләм, бик нык чирлим», – дигән сүзләренә Гүзәл башын күтәрүгә, аптырашта калды. Шул мизгелдә вакыт туктады, шәһәрнең шау-шуы да ишетелмәс булды. Әйтерсең, күптәннән бер-берсен белгән карашлар очрашты.
– Гүзәл, кызым, син бит бу? Кызыкаем минем!
– Бәлки, миндер… Әмма инде күптәннән синең кызың түгел. Мине тәрбияләп үстергән әнием бар. Мин сине бик озак көттем. Ничә еллар ана назына сусап яшәдем… без яшәгән йорт яныннан узып китәрсең дип, сине күрми калудан куркып, көнне төнгә ялгап, тәрәзәгә текәлеп утыра идем. Тик могҗиза төштә генә була иде: шунда гына син минем янга килә идең. Нишләдең соң син?! Мине – газиз балаңны хәмергә алыштырдың! Белмим, мондый хыянәтне кичерә алырмынмы?!
Гүзәлнең моңарчы бәхеттән балкыган зәңгәр күзләре ихтыярсыздан кайнар яшь тамчылары белән тулды. Кинәт күз алдында җимерелгән балачагы, ятимнәр йортында үткәргән соры көннәре пәйда булды. Бала күңелен ачы нәфрәт хисе биләп алды. «Мине ятим калдырырга аның ни хакы бар иде?» дигән уй башында бертуктаусыз бөтерелә бирде. Карынындагы нарасые да, әбисенә тагын бер мөмкинлек бирүне ялваргандай, тынгысызланды. Бары шунда гына Гүзәл тормышындагы иң зур хыялының чынга ашуын аңлады. Ул бүген чын-чынлап бәхетле икән бит, нәкъ менә 20 яз элек булган кебек.
Югалткан кешесен дистә еллар узганнан соң яңадан табу аны бигрәк тә шатландыра иде. Хәзер аның теге чакта ишетә алмаган сүзләрен ишетергә, әйтелмичә калганнарын җиткерергә вакыты күп булачак, ләбаса! Тормышының моңа кадәр ватык булган кыйпылчыгын ябыштыру мөмкинлеге туу Гүзәлгә үз анасын гафу итүгә этәргеч булды. Әнисе дә, үз чиратында, яман гадәтләрен ташларга, кешечә яши башларга сүз бирде.
«Кичерә белү сәләте – көчлеләргә хас сыйфат. Мин туачак балам өчен һәрьяклап үрнәк булырга, аның бәхете өчен барысын да эшләргә тиеш. Язмыштан узмыш юк, ләкин гомер кәгазенә ни язылган булса да, сабыемнан гына аермасын!»
Гөлнара ФӘРРАХОВА.
Ютазы районы, Акбаш авылы.
Комментарии