Яңгыр кешеләре кемнәр алар?

Яңгыр кешеләре кемнәр алар?

1988нче елда чыккан Барри Левинсон атлы режиссерның «Яңгыр кешесе» (Человек дождя) дигән фильмын күпләрегезнең караганы бардыр. Баш рольләрдә атаклы Дастин Хофман һәм Том Круз уйный. Ул вакытта яшьлегем белән, бу мәсьәлә белән йөзгә-йөз бәрелгәнем булмаганлыктан, темасына тирән кермәгән идем. Озак еллар үткәч бер якын дустымның шундый баласы туу сәбәпле якыннан танышырга туры килде. Ә инде бу турыда язарга этәргечне 2019нчы елда Оливье Накаш һәм Эрик Толедано төшергән «Үзенчәлеклеләр» (Особенные) фильмы булды. Шулай итеп, сүзем үзенчәлекле кешеләр турында барачак.

АУТИЗМ – НӘРСӘ СОҢ УЛ?

Психологик үсешнең һәм психиканың бозылышы нәтиҗәсендә, эмоциональ кичерешләрнең җитешмәве хасил булу. Андый кешеләр мимикасыз халәттә, гади кешеләр юмор, ирония, кайгыру аркылы кичергән нәрсәләрне кабул итә алмаудан гыйбарәт (шулай да кайберләре шатлана беләләр). Әмма аларның уйлары, фикерләре юк дигән сүз түгел. Минем дустымның баласының күзләренә карыйсың да, анда гади кешеләрдә булмаган тирәнлек ята. Аңа әмер биреп, куркытып бернәрсә дә эшләтеп булмый. Ул үз җаена туры килгән нәрсәләрне генә эшли. Турысын әйткәндә, бу бөтенләй дә өйрәнелмәгән диярлек чир! Моны тагын «аутистик спектр» дип атыйлар.

Әлбәттә, әлеге чир турында тиешле күләмдә сөйләмиләр, ә ул бар һәм көннән-көн арта бара. Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда Русиядә һәр йөзенче балада әлеге «аутистик спектрның бозылышы» күзәтелә. Ләкин 2015нче елның мәгълүматлары нигезендә рәсми рәвештә 7,5 мең балада гына ачыкланган. Фаразларга караганда, әлеге сан 40 тапкыр азрак (бу балалар гына). Чөнки безнең табиблар балага мондый диагнозны куярга ашыкмый. Куйсалар да бик соң куела әлеге диагноз. Шуңа да аларның саны шулай аз күрсәтелә. Чынбарлыкта диагнозны балага яшь ярымда ук куеп була. Әлбәттә, аның төрле формалары бар. Кайсыдыр балада җиңел формада булса, кайсындадыр бик авыр формада булырга мөмкин. Әлеге чир дәвалап булмый торганнар рәтенә керә. Һәр очракта да бөтен җаваплылыгы һәм авырлыгы ата-ана җилкәсенә төшә. Алар белән аралашуның уртак бер методикасы юк, һәрберсе дә үзенчәлекле, бер-берсенә охшамаганнар. Әлеге балаларны балалар бакчасына йөртмиләр, гади мәктәптә укытмыйлар. Еш кына акылы тоткарланган (умственно отсталый) балалар мәктәбенә бирәләр. Чынлап торып аларны аңларга теләүчеләр бик сирәк. Күп кенә ата-аналар бу фактны бөтенләй яшерә.

Аутизм мәсьәләсе дөньякүләм әһәмиятле. Күп кенә илләрдә андый балалар гади мәктәпләргә йөреп, башка балалар белән бергә укый. Бөтен дөньяның чиркәүләрендә һәр февральнең икенче якшәмбесендә аутизм чире булган балалар һәм олылар өчен гыйбадәт кылалар. Моңа нигезне 2002нче елда Британиядәге ир белән хатын салган. Аларның балаларына «аутистик спектрның бозылышы» (растройство аутистического спектра) дигән диагноз куйган булганнар.

Адәм баласы шулай оештырылган: әгәр ул башка кешене аңламый икән, үзен түгел, аны җитешсез дип саный. Шуңа да аутистларны җитешсезләр рәтенә кертәләр. Аутизм диагнозы белән кеше яши ала, хәтта әлеге диагнозга ия булган бөек кешеләр дә бар. Ирландия профессоры Майкл Фицджиральд тарихи шәхесләрнең биографияләренә нигезләнеп тикшерү үткәргән. Аның шиге астына эләгүчеләр арасында галим Чарлз Дарвин, әкиятче Ганс Христиан Андерсен, борынгы грек философы Сократ, физик Исаак Ньютон, «Алиса в стране чудес»ны язучы Льюис Кэрролл, уйлап табучы Никола Тесла, композитор Вольганг Амадей Моцарт һәм башкалар бар.

Атаклы физик, Нобель премиясе лауреаты Альберт Эйнштейн мәктәптә начар укыган, аралашырга яратмаган, үзенә кагылганны җене сөймәгән. Болар барысы да аутистларга хас нәрсәләр. Әмма бу аңа квантлы физикада ачыш ясарга комачауламаган.

Кинорежиссер, фотограф, продюсер Стэнли Кубрик – үзенчәлекле зур планнар төшерү остасы, еш кына үзенең картиналарында ялгыз кеше образына мөрәҗәгать иткән. Ул аны реаль дөньядан изоляцияләп, абстракцияләнгән, уйдырма дөньяда тасвирлаган. Уйдырма дөнья халәте аңа якын булган, чөнки ул үзе начар укучы, стандарт булмаган бала булып үскән, шул ук вакытта аңа шахмат уены җене кагылган булган. Һәр эшкә фанатизм белән чумган һәм аның белән эшләгән актерларны, хезмәттәшләрен аямаган.

Нидерланд рәссамы (постмодернист) Винсент Ван Гог. Әлеге даһинең сәнгатен замандашлары 37 яшендә үзенә-үзе кул салганчы аңлый алмаганнар. Әлбәттә, аның аңы чуалу факторы хәлиткеч роль уйнаган (кайберәүләр ялгышып, аны алкоголь чире белән чирләгән дип саныйлар). Ул бала чактан ук авыр холыклы, ялыктыргыч бала булган, гувернантка аны сәер дип атаган, шуңа яратып бетермәгән һәм еш каһәрләгән. Ван Гог башка балалардан җитдилеге белән, уйчанлыгы һәм дуслары булмау белән аерылып торган. Ул: «Минем бала чагым буш, күңелсез һәм салкын иде», – дип искә ала торган булган. Шуңа карамастан, аңа чит телләрне өйрәнү һәм рәсем ясау җиңел бирелгән. Бүгенге көндә Ван Гогның картиналары аукционнарда иң кыйммәтлеләр рәтендә. Кайбер картиналары өчен коллекционерлар йөз миллион доллардан артык түләгәннәр.

Статистика буенча Русиядә ничә аутист исәпләнә?

Статистикага килгәндә, бу гади очрак түгел. Сәламәтлек саклау министрлыгы әйтүенчә, ахыргы ике ел эчендә чирләүчеләр саны күп мәртәбәгә арткан. 2014нче елда ил буенча 13897 кеше теркәлгән булса, 2018нче елга 31415 кеше тәшкил итә. Ләкин бу якынча китерелгән саннар. Димәк, алар тагын да күбрәк...

Борис Менделеевич әйтүенә караганда, бу проблема буенча эшләү юлның иң башында гына. Аларга чирлеләр диеп түгел, үзенчәлекле кешеләр дип карарга кирәк. Моның белән таныш булмаганнарга Аллаһ язмасын, инде кемгә бу проблема кагылган, Аллаһ түземлек бирсен диясе килә.

Илсур МОРТАЗА,

Казан шәһәре

Комментарии