Аерылганны аю ашар

Аерылганны аю ашар

2021нче ел төрле вакыйгалары белән үзенчәлекле булачак: Татарстан халкы өчен ул – Туган телләр елы, бөтен Русия өчен – Халык санын алу елы, галәм өчен олы афәт – пандемиядән котылу елы булсын иде инде. Тагын бер зур теләк: бу ел илдә, ниһаять, демократик үзгәрешләр башлану елы да булсын иде. Шушы факторларны, бигрәк тә туган телебез һәм халык санын алу мәсьәләләрен исәпкә алганда, 2021нче елны безнең татар халкы өчен зур сынаулар елы да булыр дип әйтергә мөмкин. Бу уңайдан хөрмәтле газета укучылар белән кайбер фикерләребезне уртаклашып алу мәгъкуль булыр.

Туган телләр елы һәм халык санын алу татар халкына, бер яктан, милләтебезне алга җибәрү өчен яңа мөмкинлекләр бирер дип фараз итсәк, икенче яктан, аның бу мөмкинлекләрдән, аларны кулдан ычкындырмыйча, уңай нәтиҗәләргә ирешү өчен файдалана алу-алмавын тикшерү дә булачак.

Туган телләр елының асылы турында фикер йөрткәндә, ул, безнең уебызча, татар теленең абруен күтәрү бурычларын гамәлгә ашыру һәм шуңа бәйле рәвештә татар халкының җәмгыятьтәге ролен ныгыту өчен бик кулай чара булачак. Без күптән түгел матбугатта Туган телләр елына караган проблемалар уңаеннан шактый җентекләп уйланылган тәкъдимнәребезне язып чыккан идек. Алардан иң әһәмиятле, хәлиткеч бурыч итеп кичекмичә, бөтен көчне салып, милли мәгарифне җанландыру ихтыяҗы күрсәтелгән иде. Шуның белән бергә хакимият структурасындагы тиешле органнарны, гадәттәгечә, күңел ачу-бәйрәм чараларын үткәрү белән мавыгып, иң мөһим бурычны – туган тел укытуны оештыруда уңай үзгәрешләргә ирешергә, шулай ук тел проблемасын уңышлы хәл итүнең әһәмиятле нигезен тәшкил иткән милли рухны ныгытырга һәм милли горурлык сыйфатларын тәрбияләүне көчәйтергә кирәклекне онытып җибәрмәсеннәр иде дип кисәткән идек. Аңлашыла ки, бу гамәлләр милли мәдәниятне үстерү һәм татар халкының миллилек сыйфатын саклау ихтыяҗын күздә тотып кылына.

Без, 2021нче ел Туган телләр елы дип игълан ителү уңаеннан, хөкүмәт махсус программа кабул итеп, туган телебезне саклау, өйрәнү һәм актив, нәтиҗәле куллану бурычларын гамәлгә ашыру белән җитди шөгыльләнә башлар дигән өмет баглаган идек. Әмма инде елның ике ае үтеп китсә дә, туган тел проблемаларын хәл итүнең махсус программасы да, җитди гамәлләре дә күренми. Шулай да, вакыт бар әле, һәм бу мәсьәләдә нәтиҗәле эшләр эшләнми калмас дигән өметебезне өзмик.

Алда торган халык санын алуга караган фикерләребезне бәян итик. Хәлбуки матбугатта бу чара турында мәгълүмат күренә башлады инде.

Язмабызның башында әйтелгәнчә, халык санын алу һәр кешенең үз милләтенә, тарихына, ата-анасына, әби-бабасына, кардәшләренә турылыклылыгын сынау булачак, һәм моның нәтиҗәләре халыкның миллилеген саклауда, матди һәм рухи мәдәниятен үстерүдә чагылышын табачак.

Бу тезисның гамәлгә ашырылуы шуннан гыйбарәт булачак: милләттәшләребезнең, халык санын алу анкеталарындагы катлаулы сорауларны дөрес аңлап, аларга төгәл, акыллы җавап бирүләренә карап, халык санын алуга ясалган нәтиҗә буенча татарларның анкеталардагы исәбенең чынбарлыктагы санына объектив туры килүе яки килмәве хәл ителәчәк.

Без тиздән булачак халык исәбен алу уңаеннан милләттәшләребезне шул турыда кисәтеп куюны гражданлык бурычыбыз дип саныйбыз: моннан элек үткәрелгән халык санын алу тәҗрибәсе күрсәткәнчә, бу процедурада, анкета тутыручы кайсы милләт кешесе икәнлегенә һәм туган теленең кайсы тел булуына караган сорауларга җавап биргәндә, кыенлыклар, аңлашылмаучылык һәм ялгышлар килеп чыгарга мөмкин. Бу хәл ике нәрсә белән бәйле.

Беренчесе шул: татарлар, телләре ягыннан бер-берсенә бик якын, әмма географик яктан төрле җирләрдә яшәүче этносларның (болгарлар, кыпчакларның һ. б. ) кушылуы нәтиҗәсендә оешкан халык буларак, телләренең диалект үзенчәлекләре булган этник төркемнәрдән тора. Аларның тезмә исемнәренең бер компоненты ул татарларның яшәү урыны исеменнән гыйбарәт: Әстерхан татарлары, Касыйм татарлары, Нижгар (Нижний Новгород) татарлары, Себер татарлары һ. б. Телләренең диалект үзенчәлекләре зур булмаганлыктан, аларның телләрен аерым телләр дип, ә үзләрен аерым халыклар дип атап булмый. Алар һәрвакытта да бердәм татар әдәби теленнән файдаланып килгәннәр һәм файдаланалар. Мәдәниятләре, гореф-гадәтләре һ.б. миллилек сыйфатлары да гомуми. Мондый күренеш башка күп халыкларга, мәсәлән, рус халкына да хас.

Узган халык санын алуда бу эшне оештыручыларның анкетадагы сорауларга җавап бирүчеләрне милләтләрен татар дип түгел, бәлки яшәгән урыннарының исемнәре кушып ясалган яки башка төрле этнонимнары белән атала торган ниндидер башка милләтләр, мәсәлән, мишәрләр дип яздыртуы хәлләре булган. Хәлбуки мишәр дигән милләт һәм мишәр теле дигән әдәби тел юк, бәлки татар халкының төрле җирләрдә яшәгән зур этник төркемнәре һәм алар көнкүрештә, гаиләләрендә аралаша торган татар теленең мишәр (көнбатыш) диалекты гына бар.

Себер татарларының миллилеге мәсьәләсендә проблемалар чыгып тора. Себер татарлары гомер-гомергә татар халкының бер өлеше булып исәпләнеп килделәр, хәлбуки аларның телләрендә диалект үзенчәлекләре бар. Алар һәрвакыт үзләрен татар халкы дип санады, татар әдәби теленнән иркен файдаландылар, гадәти татар мәктәпләрендә укыдылар, Казанның югары уку йортларында белем алдылар, татар әдәби телендә язылган китапларын Татарстан нәшриятларында бастырдылар, кайберләре Казанда диссертацияләр яклады… Әмма 90нчы еллар башында кайбер затлар Себер татарлары алар үз әдәби телләре булган аерым милләт дип тәкрарлый һәм Казан татарларыннан аерым эш йөртә башладылар. Хәер, демократия принциплары белән яшәүче һәр халык үзе теләгән аерым милләт (халык) булып яшәргә хаклы: көчләп тоту булырга тиеш түгел. Әмма моның җитди сәбәпләре, дәлилләре һәм бу гамәл өчен зур ихтыяҗ булырга тиеш. Себер татарларына карата мондый шартлар, дәлилләр һәм ихтыяҗ бар дип әйтеп буламы икән? Аларның башка татарлардан аерылып чыгу омтылышлары үрмәкчедән күрмәкче принцибы белән модага иярү генә түгелме? Төптән уйлап эш итүдерме бу? Халык санын алуга кадәр, мәсьәләне һәрьяклап уйлап, үзләрен кайсы милләт халкы итеп танырга теләүләрен дөрес хәл итсеннәр иде Себер кардәшләребез. Хәзерге шартларда татар халкына аерылып-бүленеп йөрүнең кирәге юктыр: моннан беркемгә дә файда булмастыр.

Кайсы милләт халкы икәнлекне хәл итүгә караган тагын бер җитди проблема ул – татар-башкорт халыклары нисбәте мәсьәләсе. Бу проблеманың тарихы инде шактый күптәнге, һәм ул кемнәрдер тарафыннан сакланып, яңартылып килә. Моның нигезендә «Разделяй и властвуй» принцибы тормыймы икән?

Бу четерекле мәсьәләнең асылы, кыска гына итеп әйткәндә, менә нәрсәдән гыйбарәт.

Татарларның шактый күбесе инде берничә гасырлар хәзерге Башкортстан җирендә, элекке Уфа губернасы территориясендә яши. Бу губерна – гомумән алганда татарлар яши торган өлкә, ләкин ул Совет властеның беренче елларында хаксыз рәвештә Башкортстан республикасына кертелгән. Мәгълүм булганча, татарлар белән башкортлар арасында, алар төрле халыклар булып саналса да, аерма кечкенә генә: телләре дә, мәдәниятләре дә бер-берсенә бик якын. Менә шушы якынлык, һәрьяклы охшашлык Башкортстан республикасының кайбер хакимият ияләренә төрле юллар һәм чаралар белән, демократия принципларына каршы килеп, үз халкының санын татар халкы исәбенә арттыру турында хыялланырга сылтау була. Алар хыялланып кына калмый, кайбер очракларда бу хыялларын гамәлгә дә ашырып куялар. Мәсәлән, моннан элек булган халык санын алуда шактый күп татарларны башкортлар дип яздыруга ирешәләр. Күренекле татар шәхесләрен (язучылар, галимнәрне һ.б.) башкортныкы дип игълан итәләр. Татарстанның көнчыгыш районнарында яшәүче татарларның телен башкорт теленең көнбатыш диалекты дип исбатларга тырышучылар да бар. Димәк, алар ул тел ияләренең үзләрен дә башкортлар дип атарга җыеналардыр. Хәтәр, ямьсез нәтиҗәләргә китерерлек мондый кылануларга чик куярга вакыттыр инде. Бу мәсьәләдә Татарстан җитәкчеләре дә үз сүзләрен кистереп әйтергә тиештер.

Бу уңайдан Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезгә мондый киңәшебезне бирү бик вакытлы булыр. Халык санын алу кампаниясендә андагы татарларны башкортлар дип яздырырга тырышучылар булырга мөмкин. Сак булсыннар һәм нык торсыннар милләттәшләребез: төрле басымга, алдауларга һәм матур вәгъдәләргә бирелеп, үз халкыннан, димәк, ата-аналарыннан, әби-бабаларыннан, нәсел-кардәшләреннән ваз кичмәсеннәр, милләтебезгә хыянәт итә күрмәсеннәр: татар кешесе татар булып, башкорт – башкорт булып калсын. Шул чакта гына татар-башкорт кардәшлеге, дуслыгы сакланыр һәм ныгыр. Югыйсә, эш зурга китеп, гауга, тарткалаш, чуалышлар булуы ихтимал. Моның беркемгә дә кирәге юк, әлбәттә. «Кешенекенә тимибез, үзебезнекен бирмибез» кагыйдәсе гамәлдә булсын.

Сүзебезне йомгаклап шуны әйтик: Туган телләр елында милләт җанлы һәркем туган телен өйрәнү һәм өйрәтү, үз телендә дөрес сөйләү һәм язу, иркен аралашу һәм, димәк, телебезне саклау өчен кулыннан килерлек гамәл кылсын, тиздән булачак халык санын алуда һәр кеше үзен тәрбияле, нык фикерле һәм милләтенең сакчысы итеп күрсәтсен иде. Шулай булыр дип өметләнеп торыйк.

Академик Рүзәл ЮСУПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии