Нюренберг процессы нәрсә ул?

Нюренберг процессы нәрсә ул?

Бу турыда СССР заманында радиодан да сөйләнде, газеталарда да язылды. Ә бүгенге яшьләр аны белмиләр дә. Хәтта 40-50 яшендәгеләрнең дә бик азы гына хәбәрдар.

Нюренберг процессы ул – икенче Бөтендөнья сугышын башлауда, әллә ничә миллион бер гаепсез кешеләрне җәзалау, мәсхәрәләү, үтерү һәм башка санап бетергесез вәхшилекләр кылуда гаепләп, фашист җинаятьчеләренә каршы бөтендөнья суды уздырып, халыкара трибунал белән хөкем итү процессы.

Кайберәүләр, фашистик Германия тулысынча җиңелгәч, аларны кабат хөкем итәргә кирәк идеме соң, дияр. Кирәк иде. Менә ни өчен: 1939нчы елда Гитлер Германиясе башлаган һәм 1945нче елгача дәвам итеп, алты ел барган Икенче Бөтендөнья сугышында 60 миллион кешенең гомере өзелде, йөз миллионнан артык кеше гарип калды, йөзләгән миллион бала – ятим, хатын-кызлар тол калды. Өч меңләп шәһәр, йөз меңнән артык авыл җимерелде. Болар өстенә, немец фашистлары моңа кадәр күз күрмәгән, колак ишетмәгән вәхшилекләр кылды. Әсир сугышчыларны гына түгел, бер гаепсез хатын-кызларны, картларны, балаларны аттылар, дарга астылар, тереләй яндырдылар, исән килеш җиргә күмделәр. Дөньяның 30 илендә 14 меңнән артык концлагерь төзеп, аларда 20 миллионнан артык кеше коллыкта тотылды, шуларның 12 миллионы Җиңү көнен дә күрә алмый һәлак булды.

1945нче елның августында СССР, Англия, АКШ һәм Франция төп хәрби җинаятьчеләрне җәзалау турында килешү төзеде һәм шул килешү нигезендә төзелгән халыкара трибунал 1945нче елның ноябрендә Нюренбергта 22 төп хәрби җинаятьченең эшен карый башлады. Бу судта Германияне түгел, немецларны түгел, ә фашистик Германияне, фашистларны гына хөкем итү булды. Бөтен вәхшилекне оештырган, тормышка ашырырга боерык биргән гитлерчы генераллар, адмираллар, министрлар, Гитлер хөкүмәте әгъзалары, фашистлар партиясе, Гестапо, Германия хәрби көчләре генштабы һәм Башкомандование җитәкчеләре хөкем ителде. Аларның төп лозунглары, Гитлер әйткәнчә: «Хәтта гади немец та раса һәм биологик яктан җирле халыктан мең тапкыр өстен. Безнең көч – җитезлектә һәм рәхимсезлектә!»

Әгәр Германия җиңсә, фашизм җиңә иде. Менә ни өчен Нюренберг процессы үтә җитди булды. Бу процесс ике айга сузылды. Фашистларның һәр җинаять эше фактлар һәм документлар белән расланган, һәрберсендә 1500 документ урнаштырылган 400 әрҗәдән гыйбарәт була.

…Суд бара. Франция гаепләүчесе, оккупация территориясендәге французларны немецлаштыра башлаулары, французча сөйләшүдән катгый тыюлары, хәтта кабер ташларына да фәкать немецча гына язарга рөхсәт итүләре хакында сөйли.

… Суд дәвам итә. СССРның төп гаепләүчесе Руденко Ролан Ильич фотосурәтләр күрсәтә. Анда канга баткан хатын-кызлар, балалар, картлар… Залда утыручылар бу фотоларга күз яшьсез генә карый да алмый. Руденко дәвам итә: дар агачларында тезелеп киткән хатын-кызлар, картлар, балалар… Җирдә аунаучы хатын-кызлар, картлар, балалар… Күзләре чокып алынган, кул-аяклары ботарланган, ян-якка аерып ташланган, гәүдәләреннән кем икәнлекләрен дә аеруы кыен. Боларга карап, АКШ, Англия гаепләүчеләре тыела алмый елый, ә гаепләнүчеләр эскәмиясендә утыручылар елмая, әйтерсең кызык күрсәтәләр. Коточкыч хәл. Алар үз гаепләрен танымыйлар.

Трибуналның 1945нче елның 1нче октябрендә кабул ителгән хөкем карары буенча, 12 җинаятьче – үлем җәзасына, ә калганнары төрле срокка төрмә җәзасына тартыла. Моның белән Нюренберг процессы фашизмга бик зур удар ясады. Ул кешелек дөньясына сабак булсын өчен үткәрелде.

Ә сабак алдылармы соң? Алганнары – алды, алмаганнары – юк. Бөек Җиңүнең 60 еллыгына килгәч, Германия канцлеры Шредер немец фашистларының вәхшилекләрен танып: «Мондый хәлләрнең яңадан кабатлануына ирек бирелмәскә тиеш», – диде. Бүген Гитлер ватанында фашистик пропаганда алып бару закон нигезендә тыела, ә фашизмнан күпме җәфа чиккән Русиядә – ирекле. Бөек Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан фашистик пропаганда бик көчәеп китте. Бу эштән хәтта Татарстан журналистлары да читтә калмады, фашист солдатларын яклап язылган язмалар да күзгә чалынган иде.

Бүген Берлинда Германиянең башкаласы өчен барган сугышта һәлак булган совет солдатларының һәйкәлләре чәчәккә күмелгән. Ә бездә чит ил солдатының каберенә түгел, үзебезнекеләргә дә кадер юк. Кабер ташларын ватып, чардуганнарны аударып йөрү ул вандаллык кына түгел, бу үзе үк фашистлык инде.

Зөфәр ДӘҮЛӘТШИН,

Тукай районы, Иске Абдул авылы

Комментарии