Милләт турында уйланулар дәвам итә

Милләт турында уйланулар дәвам итә

Милләт турында уйлануларымның җайлап кына барган җиреннән, сикәлтәгә эләккән машина кебек, кинәт сискәнеп киттем. Сәбәбе – «Безнең гәҗит»нең 45нче санында (9 ноябрь, 2016 ел) «Аzatliq radiosi»ннан күчереп басылган «1917нче елгы Октябрь фетнәсенең татар тарихында урыны» дигән мәкалә.

Сискәндем, дигәч тә, мине сискәндерү бик җиңел түгел. 58 ел инде гәҗит укыйм. Чама белән дүртенче класста «юл арасыннан» укый башладым. Мактану кебек яңгыраса да, әйтим, миндә логик фикер йөртү көчле иде. Бишенче класста укытучы апа миңа: «Рифат, кулыңны кесәңдә тотма», – дип кисәтү ясады. Мин Ленинның стенадагы портретына күрсәтеп: «Апа, әнә Ленин да кулын кесәсенә тыккан бит», – дип, укытучыны кыен хәлгә куйган идем. Махсус түгел. Күргәнемне генә әйттем. Шуңа күрә «Аzatliq radiosi» мине сискәндерә алмый. Мин «Аzatliq radiosi»ның кем икәнен hәм нәрсә язасын чамалыйм. Гаепләмим, чөнки hәркемнең үз эше, үз фикере. Минеке дә шулай. Мин, бары мин генә дөрес язам, дигән фикердән ерак торам. Чөнки бу фикердән идиотизмга да (психик авыру турында сүз бара) ерак калмый. Идиот капма-каршы фикерне кабул итми түгел, аның мие бу фикерне эшкәртә алмый. Кызганыч, ләкин аның миенә салынган штамплардан бер генә миллиметрга да авыша алмаган кешеләр бик күп.

Мәкаләнең исемендәге «Октябрь фетнәсе» дә мине гаҗәпләндермәде, чөнки ХХнче гасырның гына түгел, ә кешелек тарихының иң зур вакыйгаларының берсе булган Октябрь инкыйлабын вак фетнә дәрәҗәсенә төшерергә тырышу көнбатышның күптәнге бурычларыннан берсе. Буш сүзле булмас өчен «инкыйлаб» белән «фетнә»нең Википедияда китерелгән (ягъни гомуми танылган) билгеләмәләренә тукталам.

Инкыйлаб (революция) – кискен, тамырдан, тирән, сыйфат ягыннан үзгәреш, җәмгыятьнең, табигатьнең, белемнең үсешендә элекке торышны инкарь итә торган сикереш.

Фетнә (мятеж, бунт) – хакимияткә каршы кораллы чыгыш. Ул бер взвод солдат тарафыннан да, киңрәк тә булырга мөмкин. Ул инкыйлабка әйләнсә генә җиңә ала. Бу чыгышларның «фетнә» дип аталуы аларның җиңелүен күрсәтә. Димәк, кемнеңдер «фетнә» дип атавына карап кына Октябрь инкыйлабы инкыйлаб булудан туктамый.

Мине сискәндергәне hәм уйландырганы академик Индус Таhиров бәяләмәләре. Беренчедән, Индус Таhиров татар халкы өчен янып-көеп аның өчен бик күп көч куйган шәхес. Аның бу өлкәдәге эшләрен санап тормыйм, чөнки бик күп урын алыр иде һәм алар халыкка билгеле. Икенчедән, Индус Таhиров зур галим, чын тарихчы. Ул гомерен тарихка багышлаган кеше. Аның фәнни эзләнүләре дә шушы темага багышланган. Докторлык диссертациясе «Революционная борьба и нац-освободительные движения в Поволжье и на Урале (март 1917 – март 1918 гг)», дип атала. Ул китап булып та чыккан. Өченчедән, бик кыен вакытымда Индус ага: «Килеп чык әле», – дигән иде. Булышасы килгәндер. Мин аны кыен хәлгә куймас өчен бармадым. Ләкин хәзергә кадәр рәхмәтлемен.

Менә шушы зур шәхеснең фикерләре белән минем фикерләр каршылыкка керде. Дөрес, язмада галим фикереннән өзекләр генә китерелә. Ә өзекләр белән генә, кайчакта, капма-каршы мәгънә дә бирелергә мөмкин.

Мин бу мәкаләне язганчы бик озак уйландым. «Рифат, адәм көлкесенә калмагаең», дип, үземне язмаска да үгетләдем. Чөнки бу өлкәдә Индус Таhиров белеме минеке белән чагыштырырлык түгел. Кеше архивларда эшләгән, күп документлар күргән. Мин күрмәгәннәрне күрерлек мөмкинлекләре булган. Ә мин – ветеринар. Ләкин азмы-күпме язучы да, шагыйрь дә. Ә сүзне тоймаган кеше шигырь яза алмый. Шуңа сүземне Наил Алан мәкаләсенең ахырыннан башлыйм. Чөнки бу урыны бигрәк нык сискәндерде.

«1936нчы елгы Конституцияне кабул иткән вакытта ясаган чыгышында ул: «Татарлар hәм башкортлар союздаш республика хокукларын, үз колакларын күрә алмаган кебек, мәңге күрмәсләр», дип әйтте, hәм әнә шул рәвештә эш тә итте», – ди Таhиров». Бу сүзләр куш тырнаклар эченә алынган, ягъни бу цитата. Моны Сталин «әйтте» диелгән. Мин моны башта Сталинның үз сүзләре дип кабул иттем (башкача мөмкин дә түгел). Иманым камил, моны башкалар да шулай ук кабул итте. Ләкин безнең өйдә Сталинның сугыш чорында ясалган чыгышларының җыентыгы сакланып калган иде. Күптән укыган булсам да, Сталинның ничегрәк сөйләгәнен чамалыйм. Тотып карамыйча ышанмый торган татар буларак, кереп киттем интернетка. Таптым Сталинның чыгышын. Аудиосын да тыңладым. Чыгышының безгә караган өлешен, укучылар үзләре нәтиҗә ясасын өчен, тәрҗемә итмичә китерәм. Чөнки тәрҗемәдә дә бик оста уйный башладылар хәзер. Миндә Эдуард Паркерның татарлар турында китабы бар. Хәйран гына «тарихчылар»ның «әсәр»ләрендә бу китапның эзләрен күрәм. Менә шул китапның инглизчә исеме: «A thousand years of the tartars» («татарларның мең елы»), ә русчага ул «Татары. История возникновения великого народа» дип тәрҗемә ителгән. Моның өчен кем, күпме түләгән, мин белмим.

Сталинның 1936нчы елда Советларның VIII Бөтенсоюз съездында ясаган чыгышыннан өзек:

«3) Далее имеется предложение дополнить вторую главу проекта Конституции новой статьей, содержание которой сводится к тому, что автономные советские социалистические республики при достижении соответствующего уровня хозяйственного и культурного развития могут быть преобразованы в союзные советские социалистические республики. Можно ли принять это предложение? Я думаю, что не следует его принимать. Оно неправильно не только со стороны его содержания, но и со стороны его мотивов. Нельзя мотивировать перевод автономных республик в разряд союзных республик хозяйственной и культурной их зрелостью, так же как нельзя мотивировать оставление той или иной республики в списке автономных республик ее хозяйственной или культурной отсталостью. Это был бы не марксистский, не ленинский подход. Татарская Республика, например, остается автономной, а Казахская Республика становится союзной, но это еще не значит, что Казахская Республика с точки зрения культурного и хозяйственного развития стоит выше, чем Татарская Республика. Дело обстоит как раз наоборот. То же самое надо сказать, например, об Автономной Республике Немцев Поволжья и о Киргизской Союзной Республике, из коих первая в культурном и хозяйственном отношении стоит выше, чем вторая, хотя и остается автономной республикой.

Каковы те признаки, наличие которых дает основание для перевода автономных республик в разряд союзных республик?

Их, этих признаков, три.

Во-первых, необходимо, чтобы республика была окраинной, не окруженной со всех сторон территорией СССР. Почему? Потому что если за Союзной республикой сохраняется право выхода из Союза ССР, то необходимо, чтобы эта республика, ставшая Союзной, имела возможность логически и фактически поставить вопрос об ее выходе из СССР. А такой вопрос может поставить только такая республика, которая, скажем, граничит с каким-либо иностранным государством и, стало быть, не окружена со всех сторон территорией СССР. Конечно, у нас нет республик, которые фактически ставили бы вопрос о выходе из СССР. Но раз остается за Союзной республикой право выхода из СССР, то надо обставить дело так, чтобы это право не превращалось в пустую и бессмысленную бумажку. Возьмем, например, Башкирскую или [c.141] Татарскую Республику. Допустим, что эти автономные республики перевели в разряд союзных республик. Могли бы они поставить вопрос логически и фактически о своем выходе из СССР? Нет, не могли бы. Почему? Потому, что они со всех сторон окружены советскими республиками и областями и им, собственно говоря, некуда выходить из состава СССР. Поэтому перевод таких республик в разряд союзных республик был бы неправилен.

Әйе, бу очракта, Сталин сүзләре өстә әйткән мәгънәне аңлата, дип булыр иде. Ләкин бит «мәгънә» диелмәгән, «әйтте» диелгән. Ә бит бездә пәри башка, җен башка дигән әйтем бар. Күпме татар, «Татарлар hәм башкортлар союздаш республика хокукларын, үз колакларын күрә алмаган кебек, мәңге күрмәсләр» дигән сүзләрне укыгач, вәт, кабахәт, нәрсә дигән бит, диячәк. Менә шулай языла, дөресрәге ясала, тарих.

Шулай итеп бүген мөстәкыйль татар дәүләте булмаганга Сталин гаепле булып чыга. Яхшы. Шулай да булсын ди. Ләкин Сталин үлде. Советлар Союзы таркалды. Индус Таhировның актив катнашында Русия – Татарстан сөйләшүләре алып барылды. Ләкин бүген дә мөстәкыйль татар дәүләте юк. Билгеле инде, яңадан Сталин гаепле булачак. Чөнки Сталин аркасында Казахстан чигенә чыга торган бердәм Татар-башкорт республикасы булмаган, диячәкләр. Мәкаләдә дә: «Башкортларны да шулай итә. Аларның хәзерге Казахстанга терәлеп торган Аргаяз кантонын Оренбург өлкәсенә бирә. Әгәр болай бүленмәгән булса, Башкортстанның бүген чит дәүләт белән чиге булыр иде. Башкортстан чикле дәүләт булса, шул рәвешле, Татарстанга да шундый ук мөмкинлекләр туган булыр иде», – диелгән. Хуш! Урыста: «Мечтать не вредно», – дигән әйбер бар.

Беренчедән, мине гаепләмәсеннәр өчен, Википедиядан өзек китерәм: «Аргаяш кантоны хәзерге Чиләбе өлкәсенең Аргаяш hәм Кунашак районнары территориясендә урнашкан була. Төньякта Екатеринбург, көньякта Чиләбе губерниялары белән чикләнгән». (Моны интернетка кереп тикшереп була.) Ягъни «Казахстанга терәлеп торган» hәм «Оренбург өлкәсенә бирә», дигән сүзләр чынбарлыкка туры килми.

Икенчедән, «Башкортстанның бүген чит дәүләт белән чиге булыр иде», диелгән. Яхшы. Ләкин Русия Конституциясендә кемнең дә булса (чит дәүләт белән чиге булу-булмауга карамастан) Русия составыннан чыгу мөмкинлеге каралмаган.

Өченчедән, Чечен республикасының чит дәүләт белән чиге дә, чыгарга теләге дә бар иде. Моның нәрсә белән беткәнен искә төшереп торуның кирәге юктыр, дип уйлыйм. Ә инде Русиянең hәм «бөек рус елгасы» Иделнең уртасына урнашкан, олы юллар өстендә яткан Татарстанга беркем дә Русиядан чыгарга мөмкинлек бирмәс иде. Бу ачы чынбарлык.

Дүртенчедән, географиядә «анклав» дигән билгеләмә бар. Анклав (латинча – ябык, бикләнгән) – бөтен яктан да икенче бер дәүләт белән генә (билгеле инде, аннан зуррак) чикләнгән дәүләт, яки аның бер өлеше. Алар өчәү – Ватикан, Сан-Марино – Италиядә hәм Лесото Көньяк Африка республикасы эчендә. Болар мөстәкыйль дәүләтләр, ләкин аларны бәйсез дип атавы кыен. Хәзер дә хәтерлим әле, җитмешенче елларда Лесотода яшь офицерлар, фетнә күтәреп, хөкүмәтне алыштырдылар. Икенче көнне Көньяк Африка республикасы гаскәрләре кереп, иске хөкүмәтне яңадан кайтарып куйдылар. Википедиядан өзек: «1951нче елда Сан-Марино хөкүмәте казино ачу hәм телерадиостанция төзү турында карар кабул итә. Италия моңа протест белдерә hәм блокада игълан итә. Кечкенә дәүләткә кире уйларга туры килә. 1953нче елда Италия hәм Сан-Марино арасында килешү төзелә. Бу килешү буенча Сан-Маринога үз территориясендә казино hәм телерадиостанция төзү тыела». Бу очракта Сан-Мариноны бәйсез дәүләт, дип әйтергә минем тел әйләнми.

Татарстанның анклав хәлендә калуын теләмәс идем. Чөнки бу очракта хакимият өчен көрәштә җиңелгән фирка, hичшиксез, ярдәм сорап, Мәскәүгә йөгерәчәк hәм Казанны үз канаты астына алуны сораячак. Ышанмасагыз, Вахит Имамовның «Казанны кем аударган?» дигән мәкаләсен укып карагыз. Бер генә өзек: «Ярсыган Сафагәрәй Чура Нарыков, Кадыш морза кебек сатлыкҗаннарны җәзалый башлауга ук, Казанның 76 морзасы берьюлы янә Явыз Иван канаты астына кача. Түрәләрнең болай, күмәк рәвештә илен hәм халкын сатуны әлегәчә яшәгән тарих белми». Тарихның кабатлана торган гадәте бар.

Бишенчедән, «Сталин төрки халыкларны аеру өчен барысын да эшли», дию, минемчә, ак эт бәласен кара эткә ягуга охшаган. Чөнки Татар-башкорт совет республикасының эшкә ашмавының төп сәбәбе, минем фикеремчә, иң беренче чиратта, татар белән башкортның тыныша алмавында, дөресрәк итеп әйткәндә, аларның җитәкчеләренең үз мәнфәгатьләрен өскәрәк куюда. Бу бигрәк тә ике «бабай» чорында кискенләште.

Татар белән башкортны аерасы юк, чөнки аларның әле бергә булганы юк.

Рифат ҖАМАЛ КОРБАНОВ,

шагыйрь, профессор

Комментарии