Дуңгызга мал табибы бар – кешегә юк

Дуңгызга мал табибы бар – кешегә юк

Соңгы вакытта табиблар эшчәнлеге турында күп язалар, күп сөйлиләр. Мәскәү телевидениесе тапшыруларында кискен бәхәсләр кузгатыла. Бу хәл, әлбәттә, тикмәгә түгел. Сүз кеше сәламәтлегенә, кеше гомеренә игътибар турында бара. Сәламәтлегем чамалырак булганга, миңа да табибларга еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Үзем күргән игелекләрне, үзем юлыккан җавапсызлыкларны, салкын карашларны бер җепкә тезгәч, әдәби әсәр язарлык сюжетлар барлыкка килә.
…2011 елның 13нче феврале иде. Кичке сәгать бишләр тирәсендә кан басымым күтәрелә башлады. Дүрт-биш төрле дару эчтем, әмма һич кенә дә төшереп булмый. Кан басымы күтәрелә генә. Йөрәк түзмәде, авырта башлады. «Ашыгыч ярдәм» чакырмый котыла алмадык. Ике сәгать чамасы көткәч, килделәр. Өч-дүрт укол кададылар, авызга дару тутырдылар, электрокардиограмма ясадылар һәм: «Инфаркт юк», – диделәр.
Инфарктның ни икәнен бик әйбәт беләм мин. Бер абыем 36 яшендә үк шушы чирдән якты дөнья белән ике сәгать эчендә хушлашты. Сөенечемнән торып йөгерердәй булдым. Инфаркт юк!
Әмма… иртәрәк сөенгәнмен. 14нче февраль кичендә тагын теге хәл кабатланды. Бу юлы инде «Ашыгыч ярдәм»не чакыртып борчымадык. Үземә үзем укол кададым, дарулар эчтем, ниһаять, тынычланып йокыга киттем. Тик кан басымы мине һич кенә дә тынычлыкта калдырмый. Һәр көн кич шушы мәхшәр кабатлана. 16нчы февральдә тагын «Ашыгыч ярдәм»не дәштек.
– Хастаханәгә алып китегезче мине! – дидем, көч-хәл белән.
– Нинди хастаханәгә? – ди ризасыз тавыш белән шәфкать туташы.
– Ерак та түгел 2нче бар. Шунда гына алып барыгызчы, – дим. – Ничәнче көн газапланам ич, юкка түгел бит инде бу…
– Анда сезне алмыйлар! – дип кырт кисте шәфкать туташы.
– Нишләп?
– Министрның приказы шундый.
– Кайсы министрныкы? – дим. – Мәскәүнекеме, Татарстанныкымы?
– Ә син кайда яшисең соң?! Мәскәүдәме, Казандамы?
Мин җавап бирмәдем…
Унҗидесендә без тагын кризистан үз көчебез белән чыктык. Ә инде унсигезендә, күз алларым томалангач, дөнья караңгылана башлагач, тагын «Ашыгыч ярдәм»гә мөрәҗәгать иттек. Бу хөрмәтле табибның исемен белмим. Мең-мең рәхмәт аңа! Ул чын иде. Ах, беренче чакыруда ук шушы бригада килгән булсачы! Әмма… соң иде инде. Электрокардиограмманы ясауга, ул күзләрен тутырып миңа карады да:
– Инфаркт, апа! – диде…
Мине «Ашыгыч ярдәм» хастаханәсенә алып киттеләр. Бу хастаханә турында язмыйм. Яза алмыйм. Мин яткан палата сугыш чорындагы кыр госпитален хәтерләтә иде. Буяулары кубып, каралып беткән, линолеумнары ертылган шыксыз идән, өметсез авырулар… Максим Горькийның «Тормыш төбендә» әсәренең прототиблары диярсең…
«Бу Сәйдә ханым безнең медицинаның торышын гел кара яктан гына тасвирлый икән!» – дип уйлый күрмәгез. Дөрес, барлык һөнәр ияләре арасында яманы бар, яхшысы бар дигәндәй, монда да төрлесе күзәтелә.
Шул ук «Ашыгыч ярдәм» хастаханәсендәге (15нче шәһәр хастаханәсе) бер санитарка әйтә:
– Апа, мин 2 мең сум хезмәт хакына эшлим! Сез нәрсә таләп итәсез? – ди…
Мондый хезмәт хакына аңлатма биреп тору кирәк түгелдер. Табибларның хезмәт хакы да пәригә үлчим генә шул. Ставкалары 5-8 мең арасында. Алар инде бер ярым, ике ставка эшли. Төнге дежурлар ала. Шимбә, якшәмбе көннәрендә икенче хастаханәгә эшкә йөгерә. Ал-ял белмичә шушы рәвешле эшләп, аена 15-17 мең хезмәт хакы алган табибның авыруга игътибарлы булырлык, чын мәгънәсендә дәваларлык көче каламы? Моннан тыш авыруларның да төрлесе бар. «Сез Гиппократ анты биргән! Сез әйбәт дәваларга тиеш! Сезгә шуның өчен акча түлиләр!» – дип кычкыручылар да табыла. Мондый авыруларга мин: «Гиппократ антын укыганыгыз бармы? Укыгыз әле», – дияр идем.
«Сүз башым – Шүрәле!» дигәндәй, үз йөрәгемнең өянәге турында сөйли идем бит әле. Үз вакытында «инфаркт куркынычы бар» дигән диагноз белән «Ашыгыч ярдәм» алып киткән булса, мин елына өч-дүрт тапкыр хастаханәләрдә ауныйсы кеше түгел идем. Бу мәсьәләдә министрлыкта утыручы иптәшләргә уйланырлык урын җитәрлек…
Юк, Казандагы хастаханәләр һәммәсе дә начар түгел. Шулай бер хастаханәдән икенчесенә йөри торгач, мин шәһәребезнең 18нче клиник хастаханәсенә килеп эләктем. Уңган хуҗаның ишегалды да ялт итеп тора дигәннәре дөрес шул. Ишегалды ял паркыннан да матур, чиста. Монда каштаннар, ак сәрби агачлары җәй көне шау чәчәктә утыра. Зәңгәр чыршылар, күңелне күтәреп, серле елмая. Юк, табигать матурлыгы гына түгел, монда эшләүчеләрнең киң күңелле, игътибарлы булуы әсир итте мине. Иң элек хастаханәнең төп җитәкчесе – Татарстанның һәм Русиянең атказанган табибы Рөстәм Сәйфулла улы Бакировның үз вазифасына булган мөнәсәбәтен күрү мине сокландырды. Хастаханәдәге чисталык, тәртип, авыруларга җылы мөнәсәбәт, җылы караш, ничек кенә булса да ярдәм итәргә тырышу – монда эшләүче һәр хезмәткәрнең төп кагыйдәсе.
Мин терапия бүлегендә дәваландым. Бүлек мөдире – югары категорияле табибә, Русия Федерациясенең сәламәтлек саклау отличнигы Әлфия Абдулкәбир кызы Закировадан башлап, һәр табибка, һәр шәфкать туташына, һәр хезмәткәргә олы рәхмәтемне җиткерәм!
Инде форсаттан файдаланып, Теләче районының үзәк хастаханәсе турында да берничә сүз әйтү кирәктер. Теге инфаркттан соң йөрәк мине һаман борчып тора. Әле шушы июльдә Теләчедән 35 чакрым ары урнашкан авылдан «Ашыгыч ярдәм» килеп алып китте. Ара ерак, юллар начар булса да, болар ярты сәгать эчендә килеп җитте. Дөрес, Теләчедә Казандагыдай уңайлыклар юк. Анда хәтта лифт та эшләми иде. Мине япь-яшь кызлар өченче катка хәтле күтәреп алып менде.
Дару белән тәэмин ителү мәсьәләсе дә мактанырлык түгел биредә. Вена кан тамырына тамчылап дару җибәрергә глюкоза, физраствор ишеләре дә җитешми. Әмма монда әйбәт кешеләр эшли. Дөресен әйтим: Казанда мин дәваланмаган хастаханә бик аздыр. Тик Теләчедәге кебек хезмәткәрләрне очратканым булмады. Реанимация бүлеге табибәсе Ләлә Рәүф кызы Жукова, палата табибы Абад Хабдулла улы Сарсенбаевның, шәфкать туташлары Фәридә Әхәт кызы Маликова, Эльмира Мулланур кызы Гыйләҗева, Гөлгенә Камил кызы Зәйнетдинова, Рәйсә Әһлиулла кызы Афзалова, Ләйсән Зарипова, Нурзия Гыйззәтуллина, Ләйлә Әлмиева, Нурфия Рафит кызы Галимованың үз эшләрен җиренә җиткереп, яратып башкарулары теләсә кайсы медицина хезмәткәрләренә үрнәк булырлык!
Теләче хастаханәсенең терапия бүлегендә эшләүчеләрнең кешелеклеген тасвирлау өчен, әлбәттә, әдәби әсәр киңлеге кирәк, алар кылган яхшылыклар мондый кечкенә мәкаләгә генә сыешлы түгел. Шунысын да искә алыйк: мондагы шәфкать туташлары авыллардан килеп эшли. Алар Олы Нырсы, Бичер, Җөри, Урушширмә, Тиләҗе һәм башка авыллардан.
Район читендә урнашкан Олы Нырсыдан йөреп эшләүче Ләйлә Әлмиевадан сорыйм.
– Ничек йөрисең, сеңлем? – дим.
– Нишлисең инде? – ди ул, моңсу гына. – Ирем вафат. Балаларым бар. Юлга чыгам да узган бер машинага кул күтәрә-күтәрә атлый торам.
Ә бит күптән түгел генә Олы Нырсының үзендә хастаханә бар иде. Ул Олы Нырсы, Кече Нырсы, Субаш, Карабаян, Иске Карабаян, Айдар, Шәтке, Югары Мирәтәк, Кече Мирәтәк авылларына хезмәт күрсәтә иде. Яптылар. Фермадагы йөз дуңгызга мал табибы бар. Ә унлаган авылга бер табиб тотарга акча жәл! Менә ул бездәге чынбарлык!
Мин үзем күргәннәрне, үзем белгәннәрне сезгә өстән-өстән генә сөйләдем. Ә нәтиҗә чыгару, уйлану үзегезгә кала.
Сәйдә ЗЫЯЛЫ.

Комментарии