Мәҗбүрилек

Мәҗбүрилек

Безнең яшәү рәвешебез гел мәҗбүрилекләр белән алып барыла кебек күренә башлады. Патшалар заманында көчләп чукындырылуларга мәҗбүр ителүдән качып, көчле рухлылар каршылык күрсәтеп, үзләре төзегән тормышны калдырып китәргә мәҗбүр ителеп, читтә урнашып диннәрен саклап калганнар.

Советлар иле барлыкка китерелгәч тә, мәҗбүр ителүләр бетмәгән. Хәйләкәр, хурлыклы ысуллар кулланып алып барыла башлаган. Эшләгәнгә хезмәт хакы түләнми торган коллар оешмасы – колхозга авыл кешесе үзенең сыерын, сарыгын, атын, эш коралларын бирергә мәҗбүр ителгән. Каршылык күрсәтү дә урынсыз, аларның йортлары талап алынып, үзләрен мунчада яшәргә мәҗбүр иткәннәр. Мәҗбүриләп Себергә сөргәннәр.

Икенче Бөтендөнья сугышы башланып китү белән авыл халкын өстәмә түләүләр түләргә мәҗбүр иткәннәр. Үзең үстергән бәрәңгеңне, үз тавыгың салган йомырканы, үз сыерың биргән сөтне, итне, майны ашый алмыйча, хөкүмәткә биреп барырга мәҗбүрсең. Сугыш вакытында яшүсмер егет-кызларны окоп казырга, торф чыгарырга, урман кисәргә барырга мәҗбүр иттеләр.

Милләтне көчсезләндерү максатыннан, югары уку йортларын тәмамлаган милләттәшләребезне чит өлкәләргә китәргә мәҗбүр итеп, безгә чит-ятларны китереп тутырдылар.

2000енче еллардан башланып киткән миллилек хокукларыбызны барлап карасак, алар гел тыюлар, мәҗбүрилекләрдән генә тора түгелме? Русия Конституциясенең 15нче маддәсендә, мондагы законнарның иң югары юридик көчкә ия булуы турында язылган. Ләкин ул законнар санга сугылмый, хакимият вертикале барлыкка китерелеп, югарыдагы бер кешенең кушканын үтәп яшәргә мәҗбүр ителгән халык яши бездә. Законнар кабул итүче бәйсез орган булуга карамастан, депутатлар үзләре дә югарыдан кушылганны үтәргә мәҗбүр ителгәннәр. Зур акчаларын, җылы урыннарын, ташламаларын югалтасылары килмичә, каршылык күрсәтмәскә мәҗбүр булалар.

Гадел сайлаулар булмау сәбәпле, депутатлар үзләре дә оппозициядәге партияләрнең депутатларын үткәрмәскә мәҗбүр. Шул рәвешле, иң югарыдан аска кадәр булдырылган дәүләт органнарында эшләүчеләр, Конституцияне санга сукмыйча башкарылган гамәлләр җинаять булып саналуга карамастан, кушканны үтәргә мәҗбүр булалар. Шуның ише мәҗбүрилекләр кулланып, күп милләтле илдә бер генә милләт калдыру хыялы белән хыялланып, мәктәпләрдә ана телендә укуларны тыюга кадәр барып җиттеләр. Имтиханнарны рус телендә генә тапшырырга дигән закон чыккач, балалар ана телендә укудан баш тартырга мәҗбүр ителделәр. Әле ул мәҗбүрилекләрнең күбесе халык соравы буенча эшләнә дип тә акланалар. Чынлап та, аны шулай китереп чыгаралар да бит әле. БДИны фәкать рус телендә генә тапшыргач, татар мәктәпләрендә укыган балалар югары уку йортларына керә алмас дип уйлап, әти-әниләр рус телендә укытуны сорап, язма рәвештә гариза язарга мәҗбүр ителделәр. Гомумән, безнең яшәү рәвеше гел мәҗбүрилекләрдән генә тора бугай ул.

БТИҮ һәм Татарстан Аксакаллар Шурасы әгъзасы

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии