Зәйнәп

(Әнием Зәйнәп Галиулла кызы рухына багышлана)

Март аеның кояшы төш урталарында ныграк җылыта башлады. Болай да тәмам йомшарган кар тагын да тизрәк эри. Кыш буе кешеләр, атлы чаналар таптап тыгызланган юл гына бирешергә теләмәде. Тик шул карлы-бозлы юлда да ара-тирә күлдәвекләр, су җыелып торган чокырлар барлыкка килде. Зәйнәп шул карлы-бозлы, җепшек юлдан шушы күлдәвекләрне ерып алга бара. Аягында астына такта кисәкләре беркетелгән чабаталар. Аларны «колодкалы» чабаталар дип тә атыйлар. Зәйнәп буш бармый, аның кулларында сүс бау, ә бау бер агач чанага беркетелгән. Менә шушы чананы Зәйнәп җан-фәрманга тартып кайта. Чанада исә бер центнер бодай, ул бер зур «кычыткан» капчыгына тутырылган. Соңгы атнада Зәйнәп көн дә авылдан 30 чакрым ераклыкта булган Буа элеваторыннан язгы чәчүгә орлык ташый. Чын мәгънәсендә ат урынына җигелеп тарта ул агач чананы. Зәйнәпнең чабаталары, тула оеклары тезенә кадәр күптән инде лычма су. Балтырлары кызышып, кайнарланып, үтереп сызлый, аяклары инде берни дә сизми, әллә су, әллә кар аша бара ул.

Зәйнәп бөтенләй диярлек хәлдән тайган. Тик бер генә уй аның башында. Менә шул уй аяктан егылырга ирек бирми: утырырга ярамый, утырсам, бөтенләй тора алмаячакмын. Ул тәмам алҗыган чакта да баскан килеш кенә ял иткән була. Анда да озак тормый, чанасын көчкә кузгатып, алга омтыла. Зәйнәпнең тамагы кипкән, эчәсе килә, тик соңгы йотым чәен ул әллә кайчан эчеп бетерде инде. Сусавын басар өчен, юл кырыеннан чистарак карны учлап алып каба. Кар, тешләрен камаштырып, авызында эри, сусавы беразга басылган кебек була. Эчке күлмәк тә манма су, тәненә сыланып ябышкан. Ул шәле астындагы яулыгын чишеп, тирләгән битен, муенын сөртеп ала һәм, чанасын кузгатып, алга атлый.

«Ярты юлга җиттемме икән? Әнә алда күренгән авыл Биморза түгелме соң? Ул булса, ярты юлга җиттем инде. Тагын 15 чакрымлап юл кала бит әле. Бу каһәр суккан сугыш кайчан бетәр икән? Бөтен тормышыбызны челпәрәмә китерде. Барлык ир-ат сугышта. Колхоз эше хатын-кыз, бала-чага җилкәсендә. Калдык менә ат урынына җигелеп тартырга. Атлар дигәннән, күбесен фронтка алып киттеләр. Кайсылары ачлыктан монда үлде. Без, хатын-кызлар, ат урынына калдык хәзер. Мөхәммәтгалимем исән-сау микән? Бу арада бер дә хат-хәбәре юк. Соңгысында, яраланып, госпитальгә кердем, дигән иде. Смоленск янында бик каты сугыш чыкты, шунда яраладылар, дип язган иде», – дип, күңелсез уйларга бирелгән Зәйнәп инде аякларының сызлавын да сизмичә атлады да атлады.

Ә өйдә аны 17 кашыктан торган гаилә көтә. Ирләре сугышка киткән шәһәр хатыннары – Зәйнәпнең килендәшләре кайтып төшкәннәр иде. Кайсының өч, кайсының дүртәр баласы бар. Әле бер-ике кайнеше, иренең эне-сеңелләре, карт каената, каенана. Шәһәр килендәшләре авыл эшенә бик әвәс түгелләр. Сыер, сарык, вак-төяк каз-тавыклар карау шул орчык кына кадәр бәләкәй, җиңел, чандыр гәүдәле Зәйнәп килен җилкәсендә. Колхоз эшендә дә бик эшләргә теләми шәһәр киленнәре. Барып бераз селкенгән булалар.

Зәйнәп чанасын тартып алга бара да бара. Чанадагы чәчүлек орлыгын түкми-чәчми колхоз амбарына граммына кадәр тапшырырга кирәк. Әнә моннан бер атна элек ике иптәш хатынны НКВД алып китеп, КПЗга илтеп япты бит. Шул төнлә «кара козгын» машинасына утыртып алып киттеләр мескеннәрне. Чәчүлек орлыкларны тапшырганда икесенең дә икешәр килограмм ашлыгы җитми. «Сез урлагансыз, караклар», – дип, склад мөдире районга НКВДга шалтырата. «Кара козгын» озак көттерми, бик тиз килеп тә җитә. Мескеннәрне дүртәр елга төрмәгә ябып та куялар.

«Әй, Аллам, шундый хәлләрдән сакласаң иде! Өчәр-дүртәр баласы ач калды бит мескеннәрнең! Инде ничек көн күрерләр сабыйлар?» – дип, аларны кызганып алды Зәйнәп.

Ул үзе бодай орлыгын бөртегенә кадәр тапшыра. Ике-өч уч ашлыкка кызыгып, үзен дә, гаиләсен дә хурлыкка калдырасы килмәде Зәйнәпнең.

Шулай ике ут – колхоз эше һәм бетмәс-төкәнмәс йорт эшләре арасында иртә таңнан алып караңгы төнгә кадәр өзгәләнде Зәйнәп. Ике яшьлек улын кулына алганы юк диярлек аның. Колхоз эшенә киткәндә, бала йоклап кала, кайтканда инде йоклаган була. Кайткач, бишектәге балага бераз карап тора да үз караватына барып ава. Ә иртәнге таңнан йорт мәшәкате, тагын колхоз эшенә барасы, кич арып-талып кайтулар…

Шул арада аның йөрәген әрнетеп, нахак сүзләр дә ишеттерделәр. Теге шәһәр килендәшләренең үзара: «Бу йорт, маллар, байлык, Мөхәммәтгалим кайтмаса, Зәйнәпкә калачак бит. Картлар мәңгелек түгел», – дип сөйләшкәннәрен ишетеп бик гарьләнеп, хурланып елый. Аның елаганын ишеткән каенанасы Мәфтүхә карчык Зәйнәптән сәбәбен сорый. Ул башта әйтми, соңрак карчык барыбер әйттерә. «Мөхәммәтгалимем кайтмаса, миңа бернинди байлык та кирәкми, мин бернәрсәгә дә кызыкмыйм. Мөхәммәтгалимем кайтмаса, мин монда бер көн дә тормыйм, туган йортыма, әнием янына кайтып китәм», – дип елый Зәйнәп. Мәфтүхә карчык, күпне күргән кеше буларак, киленен юата: «Кызым, ул шәһәр «мещаннары» сүзенә карама. Син үз кызыбыз кебек, без сине кыерсытырга ирек бирмәбез», – ди ул. Каенанасы сүзендә тора: бу хәлләр турында ире Зариф картка әйтә. Ә Зариф карт үтә гадел, дөрес, туры кеше. Үзе болай сабыр, тыныч холыклы булса да, гаделсезлеккә бер дә юл куймый. Киленнәрне җыеп ала да: «Тыныгызны да чыгармыйча яшәгез! Зәйнәпкә сүз тидергәнегезне тагын бер генә тапкыр ишетсәм дә, юлыгызга ак җәймә, шәһәрләрегезгә кайтып китәрсез! Сезнең керләрегезне юып, ашатып-эчертеп, мунча кертеп тәрбияләп торганы өчен рәхмәтегез шулмы, оятсызлар?» – дип, тегеләрне бик нык ачулана. Шуннан соң гына тегеләр шым булалар.

…Зәйнәпнең ике иптәш хатыны күптән инде артта калды. Алҗыган саен чанага бик еш утырып ял итәләр. «Ачуланмагыз, мин сезнең җаегызга бара алмыйм. Караңгыга каласым килми, кайта торам», – дип алга атлый ул.

Зәйнәп авыл башына җитеп килә. Ул туктап башын күтәреп урамга карады. Эңгер-меңгер төшеп килгән тын урамнан үз өйләрен эзләп тапты. Адымнарын кызулатып, урам буйлап аска колхоз амбарлары янына төшеп китте. Ашлыкны бушатып кайтканда, өйдәгеләр барысы да йоклаган иде. Бу юлы улы гына никтер уяу. Әнисенең кайтасын сизепме, ишеккә карап, идән уртасында басып тора. Әнисен күрүгә: «Әннә!» – дип, Зәйнәпнең аякларына килеп сарылды. Зәйнәп аның күз яшьләрен сөртте, кулына күтәреп алып кочаклады. «Әтиең генә исән-сау кайтсын инде. Бу каһәр суккан сугыш бетәргә тиеш бит инде», – дип, малайның башыннан сыйпап, күкрәгенә кысты. Әнисенең җылы куенындагы бала бераздан әкрен генә йоклап китте. Шулчак Зәйнәп улының мендәре астындагы бер кәгазь кисәген күреп алды. Ул аның өчпочмаклы – солдат хаты икәнен аңлады. Бу хат фронттан, ире Мөхәммәтгалимнән иде. «Мин госпитальдән чыктым. Без контрһөҗүмгә әзерләнәбез. Дошман чигенә. Аллаһы боерса, җиңеп кайтырбыз, исән-сау күрешергә насыйп булсын», – диелгән иде ул хатта.

Йоклаган баланы уятмас өчен, Зәйнәп аяк очларына гына басып, караватына барып ятты. Мөхәммәтгалименең исән икәнен белү шатлыгыннан күзләре дымланды. Аның арыган, талчыккан йөзе яктырды, ул шатланып елмайды һәм шулай елмайган килеш йоклап киткәнен сизми дә калды.

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Р.S. Бу фани дөньяда бернинди рәхәт тә күрмәгән, авыр хезмәттә, сугыш, колхозлаштыру, сугыштан соңгы җимереклектә, газап-михнәт белән биш бала үстереп, аларны кеше иткән газиз әнием 88 яшендә вафат булды. Биш вакыт намазын калдырмыйча, ап-ак яулыктан, күлмәктән генә йөргән күбәләктәй җиңел гәүдәле әниемнең язмышында барлык татар хатыннарының да язмышлары көзгедәге сыман чагыла кебек. Урыннары оҗмахта булсын изге аналарыбызның. Зәйнәп, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии