Ярты телем ипи

Ярты телем ипи

Чүплек савытлары яныннан узып киткәндә, шунда аунап яткан ипи кисәкләрен күргәч, минем йөрәгем әрни. Чөнки мин сугыштан соң тусам да, безнең чордагы балаларга ипине туйганчы ашап үсәргә мөмкинчелек булмады. Безнең әни-апаларыбыз көне-төне эштән кайтып кермәсәләр дә, алар бары тик коры таякка гына эшләп йөрделәр. Колхоз кырларында тир түккән халыкка байтак еллар бернәрсә дә түләмәделәр. Ярый әле безне бу елларда бакчада җирне кул белән казып үстергән бәрәңгеләребез ач үлемнән йолып калды. Ә бит кырларда, үзенә күрә шул авыр еллар булса да, игеннәр әйбәт кенә уңа иде. Икмәкне колхоз амбарына да салып тормыйча, район үзәгендәге икмәк җыю пунктына җибәреп бетерәләр иде. Мин бу елларда бик кечкенә булсам да, икмәкнең юклыгына гаҗәпкә кала идем.

Еллар узды, мин укырга кердем. Һәм без КПСС тарихын өйрәнә башладык. Менә шушы тарих битләреннән СССР дигән олы дәүләтнең ярты Европаны туйдырып торганын аңладым. Ә бит без ач халык идек, ил җитәкчеләренең икмәкне чит илләргә озатып ятканнарын КПСС тарихын өйрәнгәч кенә аңладым. Бу да үз халкына карата кешелекле булумы инде?

Әле дә хәтерлим: минем бик тә ашыйсым килә. Ул елларда районнан килгән җитәкче түрәләрне ашатып җибәрү өчен авылда кем дә булса икмәк пешерә иде. Ул икмәкне колхозның складына тапшыралар. Бик ашыйсым килгәч, ул вакытларда склад мөдире булып эшләүче Габдулла абый янына бара идем. Әле хәзер дә булса склад ишеге төбендә басып торганым күз алдымнан китми. Габдулла абыйдан әз генә икмәк бирүен сорыйм. Ул сак кына мич төбендә пешкән түгәрәк ипине ала, күкрәгенә тери һәм миңа ярты телем ипи кисеп бирә, бу минутларда миннән дә бәхетле кеше юк иде инде. Менә шул ярты телем ипинең тәме хәзер дә авызымнан китми – андый тәмле ипине үз гомеремдә ашап караганым юктыр минем. Габдулла абый да бу дөньяда юк инде. Авыр туфрагы җиңел булсын.

Шул чорлардагы безне ачлы-туклы үсәргә мәҗбүр иткән җитәкчеләргә әйтер сүзем юк.

Хәдичә МӨХӘММӘТШИНА.

Балыклы Чүкәй-Казан.

Комментарии