Әниемнең җылы икмәге

Әниемнең җылы икмәге

Авылыма якынлашкан саен йөрәгем ашкыныбрак тибә. Менә инде балачактан таныш тугайлар, агачлыклар, таулар... Башка беркайда да булмаган туган як һавасы исертә, таныш манзараларны күреп, истәлекләр уяна, күңел нечкәрә. Мин инде, утырып түзә алмыйча, басып килә башлыйм. Автобус йөртүче егет көзгесе аша миңа карап елмаеп куя: «Нәрсә, абзый, сагындырдымы?» – димәкче инде. Ниһаять, авылым, сөйгән егете каршысына йөгереп чыккан чибәр кыз сыман, елга буе тупыллары артыннан кинәт кенә пәйда була да, киң колачын җәеп җибәрә.

Автобус безне авыл очында төшереп калдырды да, шәһәр ыгы-зыгыларын үзе белән алып, ары китте. Һәм менә мин, ике кызымны ияртеп, авылга таба атлыйм. Тирә-як тып-тын. Уң яктагы каенлыкта кәккүк кычкыра. Су буендагы таллыкта ат пошкырып куя. Башка бернинди тавыш юк. Әкияттәге шикелле, авыл уртасындагы мәчет манарасы ялтырап күренә.

Минем күзләремә мөлдерәмә яшь тула. «Исәнме, авылым! Менә мин дә кайтып җиттем. Көттеңме мине?» – дип кычкырасым килә. Бар көчемә тыныч күренергә тырышып атлыйм, ләкин адымнарым үзләреннән-үзләре йөрәк тибеше ешлыгына күчә. Бераздан әйләнеп карасам, кызларым әллә кайда калганнар. Алар, инде мине берничек тә куып җитә алмагач: «Әти, кая йөгерәсең, беренче свиданиегамы әллә?» – дип шаярткан булалар.

Әнием Салиафа безне елап каршы ала. «Сезне күрә алмый үлеп китәрмен инде, дип тора идем», – ди. Тагын да бәләкәйрәк булып калган гәүдәсе белән миңа килеп сыена һәм ел буе тупланган зарын сөйли башлый: «Әз генә эшләсәм, йөрсәм дә хәлем бетеп бара. Сиксән яшь шулай була икән ул, яшь вакытта гына уйламыйсың икән», – ди дә, тагын сытылып елый. Ә мин аңа ничек ярдәм итә алам соң? Ул аңлаган бөек хакыйкать каршында минем юату сүзләрем бала-чага лыкылдавы гына булып күренер төсле.

Шулчак әбисе каршысына оныгы Гөлназ килеп баса. Яланнан җыеп алган акчәчәкләр бәйләмен сузып: «Әбием, бу сиңа», – ди. Яңгырдан соң болытлар артыннан килеп чыккан җәйге кояштай, әбисе күз яшьләре аша елмаеп җибәрә, ике оныгын кочагына ала. «Минем кадәр булгансың инде, кызым, – ди олырагына. – Без чабатага өч сум акча таба алмый идек, сез ничек кенә киенмисез. Әй, кызы-ым! Киенегез, бер сүзем дә юк. Тик үзегезне саклагыз». Шуннан соң, алачыгына таба атлый башлап: «Тәүфыйгы булсын, тәүфыйгы булса, бәхете иярер, – ди. – Сезне күргәч, дөньямны оныттым. Чәйне кем куяр?»

ЭСКӘМИЯДӘГЕ СӨЙЛӘШҮЛӘР

Ахирәтенең улы кайтканын ишетеп, Гөлҗиһан апай килеп керә.

– Әниегез сезне кыш уртасыннан көтә инде, – ди ул. – Тиргәп бетәм мин аны. Юкка-барга көенеп, барысы өчен кайгырып тик йөри ул.

Күп тә үтми күршебез Галия апай күренә. Бер кулында сөт, икенчесендә корт. Капка төбеннән үк:

– Шушы Салиафа, – ди, – балалары кайтса яшәрә дә китә. Әле кичә генә аяк сызлый дип ята иде. Карале, кая йөгерәсең? Утыр әле, сөйләшеп алыйк.

– Туктале, вакытым юк, күмәч саласым бар, – ди әни, кулын селтәп.

– Шулай инде, балалары булгач, без кирәкми.

Бу сүзләрне Галия апай бер дә үпкәләп әйтми, шулай булырга тиеш тә, дигәнне аңлатып, әнигә яратып карап куя.

Ниһаять, әни дә безнең янга килеп утыра.

– Әй, картлы-ык, – ди ул, – нигә килдең син, синнән башка да яши идем мин, дигән бит бер әби. Безне хәзер әби диләр инде, – ди, миңа карап. – Әллә ничек булып китә әби дисәләр. Әнә, әбиләр ләчтит сата, диләр. Ә без яшьлек елларын, шул вакытта булган кызык яки гыйбрәтле хәлләрне искә төшереп утырабыз. Без күргәнне күрмәгән шул алар.

– Бервакыт шулай, – ди әнинең иң якын ахирәте Гөлҗиһан апай, – Алтынтуганда печән чабам. Карасам, аланның теге башында аю. Арт аякларына баскан. Берзаман акырды бу. Курыкканны белгертергә ярамый бит инде, чабуымда булам. Тагын акырды – чабуымда булам. Әй, ул печән чабулар, күңелле булган икән ул. Бабай үлгәч тә әле мин унҗиде ел сыер асрадым.

– Ә хәзер эшсез утырабыз, бертөрле гаепле кеше сыман, – ди әни.

– Син эшсез утыра торган кеше инде, – ди ахирәте. – Күзенә операция ясатканда Уфада ятты бит, – ди, миңа таба борылып. – Операциядән соң икенче көнне үк палатаны җыештырып, авыруларга дару биреп йөри, ди. Врачларның күзләре шар булган, «Шустрая бабушка» дигән кушамат такканнар үзенә.

– Түзмим шул мин кешенең җайлап-җайманлап йөрүенә. Лутчы рәхәтләнеп үзем тотам да эшлим, – ди әни.

– Шул ук палатада Мостай Кәримнең әнисе ята икән, – дип дәвам итә сүзен ахирәте. – Мостай Кәрим әниегезне күргән дә, бу әбинең баласы күп булгандыр, дип әйтә ди.

– Әнием Разия әйтә иде: әфрүскәләнеп, бәбәй уйныйсың да утырасың, балаң күп булыр әле. Шулай булды да... Әй, утырабыз. Эльвира кызым, бар әле, сәгатьне карап кил, күмәчне чыгарырга вакыт түгел микән... Кунаклар барда шулай күңелле дә ул, алар киткәч нәрсә эшләргә белми әби, – дип, уфтанып куя әни.

НИЧЕК ТАНЫШТЫГЫЗ

Ике килен дә каймак тотып килгән. «Каймагым бар иде бит әле», – ди әни. «Булса ни, анысын май итәрсең».

Өйдәге өстәлне алмагач төбенә чыгарып куйдык. Өстәл тирәли тезелешеп утырдык. Гөлнур килен аш бүлә башлады. Сүз арты сүз чыгып, Эльвира кызым сорап куйды:

– Әби, бабай сиңа ничек яратам дип әйтте?

– Андый сүзләр тәтемәде инде безгә, заманы шундый булдымы. Балачакта Әлфәрис бабай гына, тезенә утыртып сикертә-сикертә, иң яраткан кызым минем, ди иде. Мине бабаеңа укытучы Гобәйт димләгән. Әйбәт тора, андый-мондый сүз ишетелгәне юк, алсаң шуны аласың, алмасаң, сиңа ярарлык башка кыз юк монда, дигән. Кемдер аңа бер укытучы кызны да тәкъдим итеп караган, ләкин ул мине сайлаган. Ул бит Күгәрченгә ике кызы белән килде, икебез дә укытучы булсак, балаларны кем карар, дип тә уйлагандыр, бәлки. Еш кына миндә аулак өй була иде. Бервакыт ул килде. Башта каушабрак калдым: ни дисәң дә, укытучы, сугышта командир булган, диләр. Ләкин ул үзен бик гади тота, җырга, биюгә катышып китте. Шунда ул бер җыр җырлады:

Тал ярамый өрлеккә.

Башка ярларың булмаса,

Яр итәм гомерлеккә.

Шул булгандыр инде яратам диюе. Бергә яши башлагач, кешеләргә әйтә иде: «Салиафа ул мал янында җен кебек, кунакка барырга киенә башласа, матурая да китә».

КИРЕ КАЙТМАС КӨННӘР

Апрель һавасы үзенең хуш исләре белән күңелне кытыклый, башны әйләндерә. Мин, авыл язын гомеремдә беренче тапкыр күргән шикелле, исем китеп карап торам, язның саф һавасын йотылып исним. Артымда әниемнең бушап калган өе булмаса... Ә бит монда кайчандыр тормыш кайнап тора иде. Өй тулы бала-чага, абзар тулы мал-туар иде. Нәкъ шушы вакытта Айрат энем белән, куана-куана, кыштан ук әзерләп куйган сыерчык оясын эләр идек. Бүген исә сыерчыкларның очына-очына сайравы да, гөрләвекләрнең тырышып-тырмашып юл еруы да – барысы да тик үткән гомер турында сөйли...

Әниебезне җирләгәнгә кырык көн дигәндә, төш күрәм. Авыл кибете яныннан үтеп бара идем, кибеттән, ак күмәч күтәреп, әни килеп чыкты. Кунакка гына кия торган чәчәкле күлмәгеннән. Мине күрмичә, йөгерә-атлый янымнан узып китте. «Әни, син кайда хәзер?» – дим. Туктап, миңа таба борылды, хәтерен югалткан кеше сыман туры карамый гына: «Әллә», – ди. «Кайда торасың?» «Белмим». «Без кайтканда гына булса да үз өеңә килеп тор әле». «Әллә инде», – ди, як-ягына каранып. Бик кайтыр идем дә, рөхсәт юк шул, дигән кебек.

Ул көннәрне кире кайтарып булмый инде. Шуңа да карамастан, әниле көннәр һаман юлымны яктыртып, яшәү көче биреп тора әле... Әни турында уйлаган саен, беренче булып нәрсә искә төшә? Әни яшьләр кебек йөгереп йөри, куанычы йөзенә үк чыккан. Ни булган бу әбигә, дисезме? Менә нәрсә булган: бүген бәйрәм, бүген ул зур мичен ягып, икмәк сала. Әлеге куанычны тагын да арттырып җибәргән сәбәп – аның шәһәрдә яшәүче улы, оныклары кайткан. Һәм шул уңайдан ул авылдагы балаларын, киленнәрен һәм оныкларын да чәйгә чакырган.

Менә иң бәхетле, иң куанычлы мизгел – икмәкне мичтән чыгару вакыты җитә. Күпереп торган алсу йөзле әпәйне ул табадан күтәреп ала да, шатлыгыннан нәрсә эшләргә белми күкрәгенә кыса, аны назлап, сөеп ярата. «Менә шулай ипи пешереп ашый торган заманнар килер микән, ди идек. Ышанмый идек килеренә», – ди.

Сыер белән җир сөрүләре исенә төшә. Сабанга алты сыер җигелеп, ике сыерга бер кыздан, өч кыз аларны куа. Сыерлары читкә чыкса, сабан йөртүче Сталин Минегали кызларны сүгә. Сыеры сабанга алынган кешеләр дә шул ук кызларны тирги.

– Без ул сыерларны үзебез өчен эшләргә алганмыни? – ди әни, ачынып. – Бер кашык он хисабына йөрдек бит инде без. Шуңардан боламык ясый идем дә энемне ашата идем. Әтине кулак дип алып киттеләр, соңыннан атканнар. Әни шуннан соң авырып үлде. Миңа, дүртенче класстан укуымны ташлап, колхозда эшли башларга туры килде. Иген утаганда иркенрәк була иде – кочакка кукы, кымызлык җыябыз да, басу кырыена чыгып утырып ашыйбыз. Күл буендагы төче юаны кузгалакка төреп ашасаң әй тәмле була иде... Элек тормыш авыр иде, диләр. Авыр булса да, күңелле яшәдек без. Җырлап эшкә бара идек, җырлап кайта идек. Җыелыш була дисәләр, куана идек. Ул көнне эштән иртәрәк җибәрәләр. Матур итеп киенеп, җыелышка барабыз. Сөйләүче сөйләп тора, хатыннар бәйләм бәйләп утыра. Бер ачуланмыйлар иде шуңа. Ә хәзер... Бөтен нәрсә бар, ә нәрсәдер җитми кебек.

Яшь гомерне үтә диләр,

Үткәнен күрсәң иде.

Үткән чакта тотып алып

Кирәген бирсәң иде, – дип җырларга гына кала инде безгә хәзер.

АЧУЛАНЫП ӘЙТМӘДЕМ БИТ

Үлгәнче әйтеп калыйм әле, дип сүз башласа, ачулана идек: «Әни, сиңа бит әле яшәргә дә яшәргә, ник алай дисең?» Ә ул, әйтәсен әйтә барып, дөрес эшләгән булып чыкты, – соңгы көннәре, инсульт булып, сөйләшә алмый узды.

– Үпкәләп баралар, – ди иде, – әни генә барысын да күтәрә. Мин аңа ачуланып әйтмәдем бит, ипләп кенә әйттем.

«Ипләп кенә» сөйли иде:

– Бервакыт кодагыйларда кунакта утырабыз. Айрат, малайлары бик шаулаша башлагач: «Китегез әле моннан, нервыны бетерделәр инде шушылар!» – дип кычкырды тегеләргә. Кодагый чаршау артыннан башын чыгарды да, сузып кына: «Ки-я-ә-ү, нервы дисең дә торасың, ул нервы дигән нәмәкәй кайсы җирдә соң ул? Тугыз бала үстереп, шуның кайда икәнен дә белмим», – ди. Әй көлдек.

– Сөте дә күп иде сыерының, яшь тә иде, холкы начар дип суйдылар. Сөте азрак, картрак, ләкин холкы яхшы сыер калды. Якты йөз, матур сүз белән каршы ал кешене, ашың булмаса да кашың булсын, ди иде безнең әни. Үпкәчел кешенең бәхете ким була, үпкәләп өйрәнмәгез, ди иде тагын.

– Мөбарәк энемнең улы Зиннур кәләш алып кайткан иде. Шәһәр кызы. Күп тә тормады бу кыз: «Яши алмыйм мин монда, арыйм», – диде дә, кире шәһәренә, әнисе янына кайтып китте.

– Гөлзифа килен әйтә: әби, ул җиде баланы ничек карап үстердең, елаганнардыр бит, ди. Әллә, мин әйтәм, елаганнарын да хәтерләмим. Айрат әйтә, әни борчылмасын дип, без еламадык шул, ди. Кызлар сөйли иде, Айрат абый сез юкта мендәр өстенә аягын бөкләп менеп утыра да, хан кебек, безне көлдерә, дип. Еламадыгыз да, белмим. Бер-берегезне карагансыздыр.

– Күрше Шәкүр әйтә, кырык күлмәгем бар, кырыгын да киеп туздырам мин аның, ди. Туздырып үләме, туздырмыймы әллә.

– Әти безнең мулла да түгел иде, бай да түгел иде, тик малын колхозга бирәсе итмәде. Жәлләгәндер инде, колхозга керәсе килмәде. Дүрт капчык көнбагыш, бер мичкә көнбагыш мае төяп, Чиләбе базарына барырга әзерләп куйган җиреннән, төнлә килеп, аты-ние белән алып киттеләр. Шуннан без, малларны сатып, кием-мазар алып, колхозга хәерче булып кердек... Колхоз эше дип гомер узды инде безнең.

– Әби, сезнең тормыш яхшы булдымы? – дип сүз кыстыра шул арада Гөлназ кызым.

– Яхшы да булды, начар да. Гел яхшы гына булып тормый ул.

– Нигә? – ди оныгы, гаҗәпкә калып.

– Белмим. Мин каян белим аны, – ди әни. – Тормыш шундыйдыр инде.

Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии