«Сезгә акча бирсәк, якалашып бетәр идегез бугай»

Солдат балаларына әтиләре кенәгәдә акча калдырган икән, сугышта үлгәннәрнең балалары исеменә акча тупланып килгән икән, кебек сүзләр, безнең – әтисез үскән 70-75 яшьлек «сабыйлар»ның күңелендә өмет чаткысы кабызып: «Кара әле, хөкүмәт башында утырганнар безне дә белә икән», – дигән куанычлы уй туган иде. Булмады ул, военком (Баулы районыныкы) безне мыскыл итеп, сезгә акча бирсәң, якалашып бетәчәксез, дип, каһкаһәләп көлде. Яшьтәшем Әнәс белән аның бу сүзләреннән гарьләнеп еладык хәтта.

Бирсәләр дә инде өлгермәсләрдер. Яшьтәшем дә, сыйныфташым да булган Әнәс йөрәк өянәгеннән кинәт кенә үлеп китте. Аңа инде әтисенең акчасы да, дәүләтнең пенсиясе дә кирәк түгел.

…Үткәннәрне уйласаң, балачакта без кичергәннәргә хәйран калырлык. Сыйныфташым Фарукшин Әнәс белән дүртенчедә укып йөрибез шулай, өченче-дүртенче дәресләрдән кача гына бит бу. Урамда апрель. Укытучы миңа качуының сәбәбен белергә кушты. Баксаң, Әнәс, зуррак малайларга ияреп, басуга кәлҗемәгә бара икән. Әнисе Хәкимә апа фермада эштә, бу аның кайтышына кәлҗемәне юып, чистартып куя да, кичен тәмле кәлҗемә коймаклары пешерәләр.

Менә шулай үстек без. Үзләре дә ябык кына гәүдәле әнкәләребез безне өч-биш яшькә кадәр имезделәр. Мин үзем имүдән 5 яшендә генә туктадым. Үзләренең авызларыннан өзеп, безгә каптыра, үзләре кимичә, безгә кигезә иде алар. Без әниләр тырышлыгы белән генә исән-сау булып үсеп җиттек. Җитү егет-кызлар булганда да тамак ипигә туймаган иде әле. Әнәс дустым армиядән кайткач, тамакны армия генә туйдырды, дигән иде. Ул чактагы 3-4 ел армия хезмәте егетләрдән чын ир ясап кайтара торган иде. Әнәс тә бик матурланып кайтты. Ул Хәкимә апаның бердәнбере иде, үз эшенең остасы булды.

Без 1949нчы елда 1нче сыйныфка 66 бала булып кергәнбез. Беребез дә тәртипсез, ялкау булмады. Рәисебез тирә-юнь авылларга арба-чана ясады, тәгәрмәч сукты, аркан иште. Әле дә хатыны Флера белән мал-туар асрап яшиләр. Арабызда зур фән кешеләре дә бар. Менә Әнвәр Шәрипов дигән егетебез фән докторы, шулай да авыл белән элемтәсен өзми. Кызганыч, 66 баладан 12 генә калдык инде.

Былтыр безнең мәктәпне тәмамлаганга 55 ел тулды. Яшьтәшләр белән киңәшләштек дә, очрашу уздырырга булдык. Авылда урта мәктәпне тәмамлый алмыйча, колхозда эшләп, матур гаиләләр корган яшьтәшләрем дә бар. Очрашуда иң матур сүзләр икмәк игеп, авылны яшәтүчеләргә карата әйтелде.

Аллага шөкер, без, сугыш чоры балалары әниләребезнең дә кадерен белдек, тәрбияләп, соңгы юлга аларны үзебез озаттык. Менә инде үзебез дә әниләребез гомерен яшәдек. Әле яшәдек дип кенә әйтү дә аз, алга таба да яшәрбез. Чөнки бүген туган авылымны нәкъ менә безнең кебек сугыш чорында туып-үскән балалар яшәтә. Мөгаен, башка авылларда да шулайдыр. Менә шулай яшибез без сугыш ятимнәре. Аллага шөкер, мал-мөлкәт дип бугазлашмадык, кеше әйберенә кагылмадык. Барысы өчен дә тол аналарыбызга рәхмәт. Аларга да, сиңа да, миңа да хөкүмәтнең ул акчасы кирәкми, бирмәсеннәр.

Рәсимә ФӘРРАХОВА-МӨРӘСОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии