Курку һаман да бетми

Әлеге язма дүртенче китабымнан бер өзек. Газета укучыларына 13нче армия, 121нче укчы-гвардия дивизиясенең өлкән сержанты-санинструктор, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, артист, озак вакытлар Г.Камал исемендәге академия театрында труппа мөдире вазифаларын башкарган Бикә Шакирова истәлекләрен тәкъдим итәм.

«Очрашуларда булганда миннән сорыйлар: «Курыкмадыгызмы, бик яшь булгансыз бит?». Шуңа җавап итеп, мин сезгә Наҗар Нәҗминең шигыреннән бер өзек китерәм:

Дөрес булмас иде,

Сугышта курыкмадым, дисәм.

Курыктым.

Хәтта дошман алдында

Куркып калырмын дип

Курыктым.

Бер уйласаң, гомер узган бит,

Мин курыккан күлмәк тузган бит.

Ә миндә һаман курку бар.

Әллә каныма сеңгән куркулар?!

Бу шигырьне мин бик яратып, төрле очрашуларда, кичәләрдә укыйм. Әйтерсең ул минем өчен язылган. Наҗар ага зинһар мине гафу итсен, кайвакытта авторын әйтмичә дә, үземнеке итеп укыйм.

Сугыш беткәнгә 50 ел. Бу дәвер эчендә бар да онытылырга тиеш иде дә бит, юк, онытылмыйлар.

Бигрәк тә 1944нче ел, Белоруссия. Күп югалтулар белән безнең армиянең чигенеп калдырган урыннары. Мин 13нче армия, 121нче укчы гвардия дивизиянең 50нче полк 3нче батальонның дүртенче ротасында санинструктор. Шактый вакыт оборонада торгач, яңа көчләр туплап һәм бик нык әзерлек белән һөҗүм башланачагын көтәбез. Шул вакытларда бер санитарым – чуаш егете белән траншея буенча землянкаларга кереп концерт биреп йөрдек. Мин, билгеле, җырчы түгел, такмаклыйм гына. Бүген-иртәгә һөҗүм башланырга тиеш, башка төрле уйлар керә, кайсы хат яза, кайсы моңсу гына шыңшый. Алларында Сталин аракысы торса да, һәркем үз фикере белән яши. Ә без Миша белән аларның күңелләрен күтәрәбез, имеш. Һәм, чыннан да, иртәгәсен дошман өчен көтелмәгән көчле артподготовканың башлануы, дошманның беренче сызыгына тупларның берсе өстенә берсенең шартлаулары… Үзе бер могҗиза, мәхшәр, бөтен дөнья яна кебек. Менә шунда инде мин сугышның никадәр рәхимсез икәнлеген күрдем. Без әле пехота, урыныбызда траншеядан башларны чыгарып кына күзлибез. Безгә әле әмер бирелмәгән. Кайчан инде әмер бирелеп, безнең солдатлар яшерен корылмалардан чыгып: «Урра, Ватан өчен, Сталин өчен!» – дип кычкыра-кычкыра үз-үзләрен аямыйча алга ташланырлар. Инде без – санитарлар да беренче яралыларны күрүгә, алар янына йөгерәбез. Аяклы яралыларның аннан-моннан яраларын бәйлибез дә, артка җибәрәбез. Безнең төп бурыч – егылган, үзе бара алмый торганнарны тизрәк сугыш кырыннан чыгару. Күпмедер алга китеп, бер авыл дип әйтимме, кыскасы, кайчандыр җирле халык торган урын. Ләкин монда бернинди тереклек юк. Җәзаланган карт-карчыклар, мәсхәрәләнгән сабый балалар мәете һәм пыскып торган сарай төбе… Бүгенге көнгә кадәр ул күренеш минем күз алдымнан китми. Анда бензин сибеп тере килеш яндырылган, берсе өстенә берсе укмашкан пыскып ятучы мәетләр… Менә кайда минем яраланмаган йөрәк телгәләнде, әйтерсең лә күкрәккә сыеша алмый, шартлый кебек тоелды. Аларның җан ачысы белән кычкырып үлүләрен ишетәм кебек. Мин өнсез…

Бу җан тетрәткеч күренешләр ничек куркытмасын да, ничек шул ерткычларга нәфрәт уты кабызмасын?! Шул мыскылланган, җәберләнгән, яндырылган гәүдәләр урынына үзеңнең иң якыннарыңны күз алдына китерсәң, монда инде курку түгел, көчле нәфрәт белән, үз-үзеңне аямыйча, барысы өчен дә үч алу нияте белән утлы дулкынга ташланасың. Безнең солдатлар шулай үлемгә керәчәген белеп, изге Ватан сугышында һәлак булдылар. Шушындый рәхимсез, көчле һөҗүм вакытында алгы сызыкта мин бер генә тапкыр булдым, аннан соң кызларны алгы сызыктан алдылар. Мин кабат үземнең медсанбатка кайттым. Шул һөҗүм вакытында яралыларга беренче ярдәм күрсәтеп, каты яралыларны носилка беләнме, плащ-палаткага салып сөйрәпме, җилкәгә таяндырыпмы – утлы сугыш кырыннан йөзләрчә кешегә исән калуына өлешем кергән икән – мин бәхетле!

Бүгенге көндә сугыш михнәтләреннән соң аяк-кулларым сызласа да, бомба, снарядлар тавышыннан баш авыртып, колакларым начар ишетсә дә, авыр яралыларны күтәреп эчләрем төшеп, бөкреләрем чыкса да, үз аякларым белән йөрүем белән, кызларымның мәрхәмәтле булулары белән мин бәхетле.

Әйе, сугыш беткәнгә 50 ел. 50 ел элек каты бәрелешләр вакытында исән калырмын да Бөек җиңүнең 50 еллыгын каршы алырмын дип кем уйлаган?! Зур һәм шатлыклы бәйрәм. Ә шулай да яраланган йөрәк әрнүдән туктамый. Бәхетебезгә каршы, Аллаһның рәхмәте белән үзебездә сугыш юк. Шуңа да карамастан асыл егетләребез кырыла. Әфганстанда булсынмы, инде хәзер Чечня, Грозный… Андагы егетләребез сугыштан соң өченче буын. Без күргәннәрне күрмәсеннәр дип иркәләп үстергән оныкларыбыз, әле тормышның ямен-тәмен, ләззәтен татымаган улларыбыз табутларын алып кайткан ата-аналарның хәлен күреп, ничек ул яралар төзәлсен? Ә кайтмаганнарның кайтаруларын үтенеп язган хатлар, мөрәҗәгатьләрен укыганда ничек безнең җаннар тетрәмәсен?

Дөрес, күк йөзе ак: бомбалар шартламый. Тыныч тормышта яшибез, имеш. Ә көн саен һәр төбәктә гөнаһсыз кешеләрне үтерү, көчләү, талау дисеңме. Шушы да булдымы тынычлык? Безнең буын, ичмаса, изге Ватан сугышында: «Ватаным өчен, халкым өчен!» – дип утлы сугышка кереп корбан булдылар. Ә бүгенге корбаннар? Ни өчен, кем өчен һәлак булалар? Шундый сорауларга җавап бирүче булмаганда, ничек курыкмыйча яшәп була? Каян килә шушы кадәр рәхимсезлек?!

Мин үзем кечкенә яшьтән үк нечкә, тиз хискә бирелүчән булдым. Михнәтне күп күргән кеше каты бәгырьле, кырыс була, диләр. Дөрес түгел! Үзе михнәтне күргән кеше генә бәхетсезлеккә очраган кешеләрнең хәленә керә, аларга булдыра алганча ярдәм кулын суза.

Бүген инде тамагыбыз тук, өстебез бөтен булса да, миндә барыбер курку хисе көчле.

Мин куркам, илем өчен,

Балаларым өчен,

Сезнең өчен куркам!»

Рамазан КӘБИРОВ,

Казан шәһәре

Комментарии