Ашка каршы таш атумы?

Кояшларның зениттагы чагы –

Ачлык, эссе алды хәлеңне.

Тик сынмады ихтыярың синең –

Максатың нык, төпле акыллы.

Шагыйрь булмасам да, Фәүзия Бәйрәмованың туксанынчы елларда бәйсезлек өчен ачлык игълан итүе, парламент залына керергә хәле булмагач, коляска белән алып керүләрен күреп тордым. Аны бөтен ил, Татарстан күрде. Исән калырмы дип борчылдык. Ил кайный, дөнья әйләнә, советлар илен таркатучылар яңадан-яңа планнар кора, законнар чыгара. Баю ягын кайгырта. ГКЧП, Ак йортка ату, депутатларга ышанычсызлык. Ә Фәүзиябез, кайнар канлы Әхмәтҗановлар, Чаллы яшьләре Татарстанга суверенлык алу өчен нык тордылар ул вакытта. Шул чакта Минтимер Шәриповичка да, башка җитәкчеләргә дә куркыныч янады бит. Танклар Татарстанда икенче Чечня ясарга әзерләр иде. Ләкин безнең Фәүзияләребез, Вафирәләребез, Гөлзадаларыбыз чигенмәде. Яшьләр дә күп иде.

Ә бүген? Бүген хәлләр ничек? Ни өчен милли җанлы Фәүзиябезгә тынгы юк. Хөрмәтлебезнең 70 яше тулды. Хөкүмәттән берәр рәхмәт сүзе әйткәннәрен ишеттегезме? Мин ишетмәдем.

Тарихлардан укып беләбез без

Синдәй батыр, көчле затларны.

Карап йөре, берүк кагылмасын

Татар маңкортының пулясы.

Декларация кабул ителде, референдум үтте, Татарстан республикасы булдык. Аннан соңгы сайлауларда Фәүзиябезне депутатлыкка сайлауларга үткәрмәделәр. Милләтне яклаучыбыз булып, ул хөкүмәтебездә эшләргә тиеш иде!

Менә шулай итә-итә, татар милләтен бетерү, манкортлаштыру бара. Түрәләр! Сезне Фәүзия һәм «Азатлык» яклап калды. Ни өчен ханбикә булырдай бу ханымга миһербансызлык күрсәтеп, судлар юлында йөртәсез? Гомер уза. Болар тарихта ничек язылыр, дип уйламыйсызмы? Бу рәнҗешләр кемгә төшәр?

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Ашка каршы таш атумы?, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии