- 03.12.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №48 (29 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Күңел төенчеген сүткәндә
Болгар учагыннан бүгенгегә
Төшкән чаткы чорлар аркылы…
Йөрәкләргә төреп, киләчәккә
Илтче аны, и, энем! – дип ачынып-ачынып язган татар шагыйре Ямаш Игәнәй. Белмим, бәлкем, сезнең анда булганыгыз, борынгы ата-бабаларыбыздан калган тарихи истәлекләренә – җәберсетелгән рухларына заманыбыз сәламнәрен тапшырганыгыз, шул изге җиргә баш игәнегез бардыр?.. Булмаса, бер дә шөбһәләнмәгез… Ул тарихи ядькарләргә, сиңа изгелеккә фатиха бирүче нигез ташларына бер барырсыз, киләчәккә бетмәс-сүнмәс энергия, куәт алырсыз әле!
Мин сезгә гади генә, әмма тарихи бер сәяхәт турында сөйләргә булдым. Ул вакыйгага бик күп еллар инде. Белмим, шул гади генә сәфәргә атлыгып-рухланып баручылар үзләре дә хәзер юньләп хәтерләмиләрдер… Ул вакытта чын-чынлап туган ил – Ватан турында, сөю-сәгадәт хакында, кеше вөҗданы һәм аның бурычлары турында нигезле фикер алышулар булган иде
– Гомернең сере…
Кайда ул?
Җирдә? Күктә?
– Кайда булсын,
Илгә кылган
Изгелектә!..
…Брежнев (хәзерге Чаллы) шәһәренең «Ләйсән» яшь язучылар әдәби берләшмәсе әгъзаларын төягән автобус, ниһаять, ах-вах килгән ялкау бер сырхауны хәтерләтеп, тугыз сәгать буена, әле рәтле асфальт юллары да булмаган чакрымнарны саный-саный, ничектер, бер эшсез сантыйны хәтерләткән кебек, оялып кына «Болгар тыюлыгы» зонасына килеп керде. Автобуста утырып килгәннәр исә, җәелеп яткан киңлекне һәм текә яр чатындагы Иделне, дөресрәге, кояш нурларында җемелдәп ятучы тарихи «Идел – Ана»ның заман сулышын тыңлый, күзәтә башлаганнар иде.
– Әй, менә син нинди икән, чал тарихлы Болгар бабабыз! – дип, кемдер юл тузанын кагучыларның тынлыгын бозды. Әмма бу вакытта «Ләйсән» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Фирдәвес Бәширова горизонттан кара яңгыр болытларының якынаюын кисәтергә ашыкты:
– Әйдәгез, башта кунакханәгә барып, урыннар алыйк, аннан бу изге җиргә килеп, ата-бабаларыбыз рухына баш иярбез, учакка чиләк элеп, җыр-бәетләребезне дә искә төшерербез…
Кунакханә дигәннәре Куйбышев районында (хәзерге Спас) ике катлы чупай кирпечләреннән салынган бер йорт булып чыкты. Безне күрүгә (әллә анда шулай кабул ителгән идеме), кунакханә хезмәткәрләре безне, чит планета кешеләрен кабул иткән кебек, икеләнеп кенә бүлмәләргә урнаштырдылар… «Мондый вакытта – кичкырын нәрсә сырлап йөрисез, имеш?»
Авылның кичен көтүдән кайтып чәчелгән мал-туарларын куалый-куалый, без тагын күңелләребез әйдәгән тарихи истәлекләрне карарга – Болгар хәрабәләренә ыргылдык.
ВӨҖДАН БЕЛӘН СӨЙЛӘШҮ
– Әй, егетләр, карагыз әле, без баш төртер урын эзләп йөргәндә, ләйсән яңгыры сибәләп киткән түгелме соң? – дип сүз кушты Әхмәт Хәмәдишин. – Күрәмсең, брежневлыларның «Ләйсән»нәренә караганда, табигать «ләйсәне» җитезрәк булып чыккан.
Иделнең текә ярында үскән үлән-алабуталарны ерып, су буена төшүгә үк ут ягып җибәрдек. Моңа хәтле әллә ни сөйләшергә яратмаган, әллә инде зур дулкынланудан юк-бар сөйләшүләргә колак салмаган Данис Хәйруллин да сүзгә кушылды:
– Болгар, имеш, борынгы кендек бабаларыбызның торган иле… Әйтерсең бер ятим бала инде. Урнашкан нигезендә зур чиркәү төзеп куйганнар. Кайчандыр болгар бабаларыбыз балык тоткан су буена төшәм дисәң, баскычы да юк үзенең. Үзең тагын әллә ниткән «Куйбышев» районына кертелгәнсең. Менә син нинди икән – серле һәм шул ук вакытта бик ямансу еллар ярчыгын үзендә саклаучы изге җир!
– Нихәл итәсең инде, «Татария» дип бер өлкәгә тиңләп куйдылар бит үзебезне, – дип сүзгә кушылды Нияз Вәли.
– Юк инде, кире дәүләтле булам димә, калганнарыбыз да урыслашып барабыз түгелме? Минемчә, үз дәүләтебез булса, менә бу «изге хәрабәләр» янында тагын бер мәчет үсеп чыгар иде. Аңа, мөгаен, «Болгар» дип исем бирерләр иде. Халык ташкыны да өзелмәс иде бу төбәккә.
– Йә, егетләр, сез бик «сыек» һәм гарип сөйләшәсез әле, – дип, күптән тыныч кына утырган Фирүзә Җамалетдинова сүзгә кушылды. – Әнә сез яһүдләрдән генә үрнәк алыгыз, юк җирдән җир табып, дәүләт төзегәннәр. Ә безнең туган җир дип әйтергә ата- бабаларыбызның нигез туфракларын саклаган урыныбыз да бар! Минемчә, аны яшәртергә, төрле юллар белән бизәү-үстерү чарасын гына эзләргә кирәк! Мин, мәсәлән, шәһәребезнең балалар китапханәсендә генә эшләсәм дә, шигырьләр язарга омтылып, туган як табигатенә, халкыбызга хезмәт итәргә тырышам…
Әдәби берләшмә түгәрәге әгъзалары бу төнне бик озак утырдылар. Төнге ялгыз ут янында җыр-бию, төрле-төрле такмаклар да җанланды, төнге тынлыкта күп хыяллар, уй-фикерләр әйтелде. Гүя аларның кайберләренә инде сынмас канатлар да үсеп чыкты һәм чыныкты. Тик Идел утрауларының берсендә моңланган күкенең генә тавышын нәрсәгә генә юрарга белмәделәр. Күрәмсең, «төн хәбәрчесе» татар халкының булачак әдипләренә, язучы һәм шагыйрьләренә республиканың якты таңы туачагын сиздерергә уйлагандыр? «Белегез, сез өзелеп көткән, хыялыгызда йөрткән мөстәкыйль дәүләт туар ул! Аны сакларга, «заман бишеге»ндә тирбәтергә өйрәнегез!» – дип әйтергә теләгәндер.
Бу серле һәм Изге Болгар киченнән соң, ата-бабаларыбызның соңгы каны тамган туфрагын тотып, алга таба атларга фатиха алганнан соң, инде әйткәнемчә, дистә еллар үтте.
Бу сәфәрдә катнашкан Ф.Бәширова, Ф.Җамалетдинова һәм Д.Хәйруллиннарның шигъри тәлгәшләр китаплары инде күптән дөнья күрде. Н.Вәли үзенең дүртьюллык шигырьләре белән татар укучыларының күңеленә үтеп керде. Ә.Хәмәдишин «Аргамак»та эшләргә рухи азык-этәргеч алды. Мин исә, икенче елны кулыма каләм алып, Казан дәүләт университетына укырга керергә карар кылдым.
…Шул вакыттагы яңгырлы төнне күп вакытлар исемә төшергәнем булды. Ул вакытта Болгар бик ерак иде әле бездән. Ә без бар күңелебез һәм халәтебез белән тагын да ераграк идек әле аннан. Хәзер исә, «фән» белән «дин» күптән рифмалаша башлады.
Шәһәр һәм район исемнәре дә кимәленә китереп үзгәртелә. Болгарга хәтле үк асфальт юл сузылган, «Идел – Ана»быз янына тимер баскычлар алып төшә… Әйтерсең татар халкының сукмагы, тарихка керү теләге мәңгегә сүрелмәсен!
Р.S. Бу язмамны мин нәкъ 21 елдан соң табып алдым. 1996нчы елда язылган булган ул. Бер уйласаң, гасырлар буе тарихи чал ата-бабаларыбызның канлы күз яшьләре аша төзелгән «нәни данстан»ыбыз да бар шикелле. Бары тик яшәешенә генә тагын аяк чалына түгелме? Халкыбызның гасырлар буе күңел төпләрендә йөргән Ватаныбызга башта телсез, аннары җыр һәм моңсыз калу ихтималы яный…
Кай тарафтан исәп-хисапсызлык кылынды соң? Әллә әүвәлдән калган «Ярар инде… шулай кирәктер инде?!» дигән принциплыктан арына алмадыкмы? Яки кайбер түрәләребезнең кәнәфиләрен ныклап саклаулары гына аяк чалдымы? Мәсәлдәге күзлекләр тапкан маймыл кебек, җиребезгә, киләчәгебезгә кирәгеннән ары битарафлык кылдыкмы? Әллә үз вакытында, кирәк чагында, «ап» дигәнгә, «хоп!» дип, җавап бирә алмадыкмы?.. Әллә 25 ел буена аякка басарга омтылып та, тагын сабый хәлендә калуыбызга кем дә җавап тотмаганлыктан чыккан бәламе бу? Яки барыбызга да чаң гына сугарга вакыт җиттеме?
Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,
Алабуга шәһәре

Комментарии