Кайда да ике төрле фикер

«Безнең гәҗит»нең 26нчы сентябрь санында (№39, 2018 ел) Тукай районы Иске Абдул авылы укытучысы Зөфәр Дәүләтшинның «Бер мәсьәләгә ике караш» дигән язмасын кызыксынып укыдым. Мин Зөфәр иптәшне 1980нче елдан бирле беләм. Язмаларын да һәрдаим укып барам.

Укытучыларны биш елдан биш елга Казанга белем күтәрү курсларына җибәрәләр иде бит. Руслар әйтмешли, «рыбак рыбака видит издалека» – икебез дә укытучылар, икебез дә язарга яратабыз, бер-беребезне тиз табыштык.

Зөфәр яхшы егет. Тормышчан, эзләнүчән, үз максатына ирешә торганнардан. Нәрсә уйлап тапкан бит! Бер мәсьәләгә ике төрле караш ул табигать законы. Монда дөреслекне табу өчен логик фикерләү, чагыштырулар ясау гына җитми, җиң сызганып көрәшергә, эшләп күрсәтергә, исбат итәргә кирәк.

Бер мәсьәләгә ике төрле караш булганын авылда – колхозчыларның гомуми җыелышларында, педсоветларда, профсоюз җыелышларында еш күрергә туры килде миңа.

Логик фикер ул – баш мие эшләп чыгарган материя продукты. Ә материя үзе дә капма-каршы корылган кисәкчекләрдән тора. Тормышыбыз нәкъ менә бер әйбергә ике төрле караш белән тулган безнең.

Коръәндә матди байлыклар белән спекуляция ясарга ярамый, диелгән. Хәзер безнең ил спекулянтлар белән тулган. Совет чорында 16 тиен торган ипи хәзер 30 сум. Түбән Камада бер чәкүшкә «Старая Казань» бер урамда – 130 сум, 200 метрдагы икенче урамда – 150 сум.

Коръәндә кешенең олы гөнаһларын бер нәрсә дә бетерә алмый, дип язылган. Муллалар, хаҗга баргач, кешенең гөнаһлары бетә, дип аңлата.

Телевизордан, татар халкы милли йолаларны, милли культураны күз алмасы кебек саклый, диләр. Урамга чыксаң, адым саен әхлаксызлык күренеше. Бу бит шул милли йолаларны сакламаганнан килә.

2016нчы елның 15нче декабрендә «Спас» телеканалыннан Борис Костенко: «Кытайда сәхнәгә шәрә, сакал-мыекны кырмый чыгуны, сәхнәдә ачыктан-ачык үбешүләрне тыйдылар», – дип сөйләде. Ә болар бездә чәчәк кенә ата.

Казан мәктәпләрендә Сингапур методы белән укыту модасы китте. Телевизорлардан да күрсәттеләр. Ул – уенга корылган метод. Бала мәктәпкә укырга түгел, уйнарга бара. Ә бит белем алу – иң авыр эш.

Шул ук «Спас» каналында 2015нче елда Д. И. Менделеевның периодик законы дөрес түгел, дөньяны Библия аша гына танып белеп була дип сөйләделәр. Бүген кайсы гына химик заводны алсаң да, Менделеев теориясенә нигезләнеп эшли.

2014нче елда «Россия 24» телеканалында «Кешеләр маймылдан барлыкка килгән, ә ни өчен бүген маймыллар кешегә әйләнми?» – дигән сорау бирделәр. Ватикан: «Чарльз Дарвинның эволюция теориясе дөрес», – дип җавап бирде.

2013нче елның 26нчы декабрендә «Иман нуры» гәҗитендә: «Мөселманнар башкалардан өстен булырга тиеш», – дип язганнар иде. Ә бит Конституциядә һәркемнең тигез хокуклы булуы язылган.

Аннары менә бу Америкадан күчереп алган ЕГЭны алыгыз! Балалар өчен никадәр җәза бит. Шуның аркасында гади халык баласына югары уку йортларына юл ябыла. Ә түрәләр шуңа сөенеп утыра.

Медицина бездә алга киткән, дип никадәр генә сөйләсәләр дә, катлаулы операцияләрне Израильдә яки Германиядә ясыйлар. Моның серен миңа бер бабай сөйләде: «Революциягә кадәр урыс – чиркәү, татар мәчет салды, ә халык белемсез калды», – диде. Менә бит ничек!

Кави МОРЗАХАНОВ,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии