«Җәрәхәтләр алуны булдырмас өчен...»

«Җәрәхәтләр алуны булдырмас өчен...»

Казан урамнарында кызыл автобуслар бихисап. Шуларга утырып йөргәнегез бармы? Аларга утырсаң, бернинди аттракцион да, цирк та кирәкми. Беренче кичереш – анда кереп басуга үзеңне Урта Азиядәге кебек хис итәсең. Күпчелек автобус йөртүчеләреннән башлап кондукторларына кадәр шул халык... Алар юньләп урысча да сөйләшми, кайда, кайсы тукталыш икәнен төгәл генә аңлатып бирә алмыйлар. Шушы көннәрдә генә Тинчурин театры янында 22нче автобуска кердем. Бер ханым янында буш урын бар иде, утырдым. Шактый гына баргач, бу ханымның нигәдер борчылганын сиздем. Тик торганнан таныш түгел кешедән сорап та булмый бит әле. Озак көттерми генә ул үзе миңа мөрәҗәгать итте (без инде «Тандем» тукталышын узып киткән идек): «Горький урамы, 52нче йорт тиздән буламы? Кондуктордан сораган идем, кирәкле мәгълүматны ала алмадым!» – диде. Мин, әлбәттә, аның мин кергәнче үк чыгасы булганлыгын аңлаттым, йомшак итеп әйткәндә, аның гаҗәпләнүенең чиге юк иде. Ул үзе Мәскәү өлкәсеннән килгән ханым булып чыкты. Әлбәттә, аңа ничек итеп ул адреска барып җитәсен аңлаттым!

Кондукторларның дорфалыклары турында әйтеп тә торасы юк. Хәер, бер кыргыз егете (кондуктор) миңа үзенең урынын бирде, монысы бик сирәк була торган күңелле хәл. Сөйләгәч, бөтен дөресен сөйләмичә булмый бит инде... Пассажирлар да мәгънәсезлек өлкәсендә кимен куймыйлар. Талашалар, өлкәннәргә урын бирүне бөтенләй кирәк дип тапмыйлар!

Язын бер гаҗәп хәл булды. Кондуктор ир-ат иде. Юк, Урта Азиянеке түгел, «үзебезнеке». Бер тукталышта бик нык исерек егет керде, әлеге кондуктор аннан акча сораган иде дә – тегенең тарафыннан өч хәрефкә җибәрелде! Кондуктор, моңа бер сүз дә әйтә алмыйча, автобусның алгы өлешенә качты! Шуннан бу егет теләсә кемгә сүгенә башлады, бер ир кисәтү әйтеп караган иде дә, ул да өч хәрефкә җибәрелде. Автобус шыгрым тулы, башка берәү дә эндәшмәде! Ниһаять, мин түзмәдем, шәп итеп кисәтү ясадым! Бу, йодрыкларын йомарлап, миңа юнәлде. Шулвакыт автобус туктады, ишекләр ачылды, мин моны автобустан чыгарып ташларга мәҗбүр булдым! Һәм юлыбызны дәвам иттек. Күз чите белән генә күрдем, миңа нәфрәт белән караучылар шактый иде. Иң сәере бу түгел – мин моны чыгарып ташлагач, кондуктор пәйда булды! Мин керүгә үк билет алган идем инде, үземчә, аны рәхмәт әйтергә килә, дип уйладым. Ә бу килде дә, миннән түләү таләп итте. Минем гаҗәпләнүем йөземә чыкты булса кирәк, ике егет кычкырып көлеп җибәрделәр: «Яхшылык эшләү бездә ике бәя тора!» – диде берсе. Икенчесе: «Әле ярый сукмадың, суксаң, мондагы пассажирлар синең өстән дәгъва язган булырлар иде!» – диде.

Әйдәгез, автобус йөртүчеләргә әйләнеп кайтыйк. Күптән түгел 63нче маршрут автобусы раллидагы сыман узыш оештырды. «Егет, син раллида түгел, шәһәр маршрутында, кешеләр йөрткәнеңне онытма!» – дип кисәтү ясарга туры килде.

Ул автобусларның күпчелегендә йөрү куркынычсыз түгел! Кайвакыт үзеңне чиләккә салынган вак бәрәңге кебек хис итәсең, кисәк кенә тормозга басу, искәртмәстән яктан-якка боргалау, кинәттән газга басулар – гадәти хәл!

Бүген иртән 72нче маршрутта барганда да шундыйрак автобус йөртү стиле иде. Бу юлы алай ук куркыныч йөртмәсә дә, бер тукталыш буена ишекләрен шар ачык килеш алып барды. Кондуктор шактый киң гәүдәле булганлыктан барып әйтүне кирәк дип тапмады, автобус йөртүчегә сигнал бирә торган махсус төймәгә басып, урыннан гына кычкырып маташты. Реакция ноль булды! Аның «яхшы» ягы да булды, әлбәттә, салонга һава мул керде!

Шәһәр автобусларында була торган хикмәтләрнең бәләкәй өлеше генә әле бу, барысын да үзегез күрәсегез килсә, автобусларда ешрак йөрегез!

Йомгаклаганда шуны да әйтәсе килә, автобус эчендә әйтелә торган игъланнарны да татарчага дөрес тәрҗемә итмиләр! Әйтик: «Во избежание травм на транспорте» дигәнне «Җәрәхәтләр алуны булдырмас өчен» дип тәрҗемә иткәннәр. Травма сүзе имгәнүне аңлата миңа калса! Җәрәхәт бит ул «рана, ранение» була!

Менә әлегә әйтергә теләгәннәрем шушы иде. Сез болар белән килешәсезме? 

Илсур МОРТАЗА,

Татарстанның атказанган артисты

Комментарии