Яшәү мизгел

Һәрбер адәм баласы бу җиргә яшәү өчен туа. Фани дөньядагы тормыш үзенең яшәү мизгелләре белән куанычлы: беркатлы, бар нәрсәгә ышана торган самими балачак; чытлыкланып йөргән үсмер чор, мәктәп еллары; күңелләрне җилкендергән яшьлек – мәхәббәт утыннан янган йөрәкләр; шушы мәхәббәт нигезендә тормыш корып балалар үстерү... Аллаһы Тәгалә үзенең рәхмәте белән, безгә шундый матур мизгелләрне күреп яшәр өчен, гомер бүләк иткән. Ләкин гомер сызыгы һәркемгә дә чикле бирелгән шул: берәүләргә ул озын булса, икенчеләргә инде бик кыска булырга мөмкин. Барысы да Аллаһ кулында. Шушы матур мизгелләргә куанып яшәр вакытта ачы үлем газабы гомерне өзә.

Менә без дә, 1970нче елда урта мәктәпне тәмамлаган укучылар, узган елның җәендә (2021нче ел) бик матур очрашуга җыелган идек. Бу көнне барыбыз да бүгенге халәтебезне онытып торып, шаулы мәктәп елларына кире кайткан кебек булдык. Һәркем үзенең күңелендә калган якты истәлекләре белән уртаклашты, җыр-бию, җор сүзләр белән кичәбез шулкадәр матур үтеп, якты хисләр белән таралышкан идек. Кем генә уйлаган, берничә айдан кайберләребезнең гомере өзелер дип. Шушы кичәне оештыруда башлап йөргән сабакташларыбыз: Гыймаева Лена Мөхтәр кызы һәм Мөхәммәтшина Рәшидә Заһит кызы бер атна эчендә, бүгенге көндә дә бик куркыныч булган зәхмәт чиреннән бер-бер артлы безне ташлап, мәңгелек йортка күчтеләр. Бер караганда, әле үзебез өчен яши генә башлаган кебек: балалар тормышына куанып, оныклар өчен шатланып яшәгәндә... Гомер көзләребезгә кереп барсак та, күңелләр бер дә картая белми икән шул.

Бу сабакташларым – Азнакайның дүртенче мәктәбендә бергә укыган яшьтәшләрем. Миңа анда бары тик ел ярым гына укырга туры килде, җитди сәбәпләр аркасында укуымны Урманай сигезьеллык мәктәбендә дәвам иттем, ә аннан соң Вахитов урта мәктәбендә унынчы сыйныфны тәмамладым. Азнакайдагы сыйныфташларым да берничә мәктәпкә күчеп укыганнар. Шулай итеп, аларның язмышы бу яклап минекенә охшаш булган.

Кыска гына арада бергә укып алган сабакташларның онытмыйча чакыруына мин, әлбәттә, бик куандым.

Вахитов урта мәктәбен бергә тәмамлаучылар белән дә матур очрашулар оештыргалап торабыз. Һәрбер очрашу мизгеле күңелдә озак еллар сакланырлык хатирәләре белән истә кала. Ләкин иң үкенечлесе шул: очрашуга җыелган саен безне укыткан укытучылар саны да, сыйныфташларыбыз саны да кими бара.

Минем кулымда җиденче сыйныфны тәмамлаганда төшкән фотосурәт (аннан соң сыйныф белән төшкән бер фото да юк). Барлыгы 23 укучы булганбыз. Шулар арасыннан алтысы инде гүр иясе: дүртесе күптән бакыйлыкта, ә икесе былтыр һәм быел гына җир куенына керделәр.

Соңгылары булып бакыйлыкка күчкән ике сабакташыбызны бераз тәфсилләбрәк искә аласым килә.

Абдуллин Мөнир мәктәптә укыганда ук үзенең пөхтәлеге, төгәллеге, яхшы укуы белән аерылып тора иде. Ул үзенең киләчәген укытучы һөнәре белән бәйләде. 1974нче елда КДПИның физика-математика факультетын тәмамлаганнан соң, туган авылы Урманай урта мәктәбендә, математика укытучысы һәм укыту эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасы буенча хезмәт юлын башлый. 1976-1979нчы елларда Урсай урта мәктәбе директоры, 1979нчы елның маеннан 1980нче елның октябренә кадәр «Урманай» совхозының партком секретаре була.

1980нче елның 10нчы октябрендә Мөнир Мөгавия улын Азнакай шәһәренең 1нче мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Лаеклы ялга чыкканчы, ул вазифасын намус белән башкара. Тынгысыз хезмәте хөкүмәтебез тарафыннан да югары бәяләнә: «Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы» (03.02.1994), «РФның атказанган укытучысы» (15.01.2008) дигән мактаулы исемнәр һ.б. күп кенә бүләкләнүләр шул хакта сөйли.

Тормышларын җиткереп, Равилә Сәхип кызы белән матур гына яшәп торганда бала югалту кайгысы да күрергә насыйп була аларга. Бу, әлбәттә, йөрәккә үз эзен салмый калмагандыр. Машинасы белән йортлары турына кайтып җитәргә берничә генә метр калганда аның йөрәге мәңгелеккә тибүдән туктый.

Гәрәева Розалия – Урманай авылында туып үсеп, сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Бөгелмә шәһәрендә механизаторлар курсында укып, механизатор таныклыгы ала һәм үзенең хезмәт юлын «Урманай» совхозында башлап җибәрә. Ул һәрвакыт батыр йөрәкле, тынгысыз һәм карусыз булуы белән аерылып торды. Нинди генә эшкә кушсалар да: сыер саву, контора җыештыру, амбарда эшләү – барысын да яратып башкара. Ә тракторга утырганнан соң, совхозның басу-кырларында, эскерткә кую өчен печән, салам җыю, җирләрне тырмалау, эшкәртү эшләрендә бөтен күңелен биреп йөри. Үзенең эшләгән чорында макталып, районда булган җыелышларда катнаша. Берничә елдан ул Актүбәдә сатучы булып эшли башлый һәм читтән торып Әлмәт сәүдә техникумын тәмамлый, аны кибет мөдире итеп куялар. Шул вакытта Азнакайда дүрт баланы ялгыз тәрбияләүче Мансурга кияүгә чыга, Актүбәгә йөреп эшли. Мондый адымны бары тик киң йөрәкле, нечкә күңелле, көчле рухлы, ана җанлы кеше генә эшли ала. Ул балаларны үзенеке кебек кабул итә, бөтен назын биреп карый, тәрбияли. Балалар да әни дип өзелеп торалар. Ә балаларның өчесе мәктәптә, берсе балалар бакчасына гына йөргән чаклары. Дүрт ир балага яхшы тәрбия биреп үстереп, зур тормышка аяк бастыргач кына Розалиядә яман чир табыла. Югыйсә балалар бәхетенә төренеп, оныкларга сөенеп яшәргә дә яшәргә иде бит... Ул чын мәгънәсендә боларга лаек кеше иде.

Мин ни өчен бу ике сыйныфташым турында аерып язарга булдым? Чөнки алар икесе дә – үз балаларыдай якын күреп, чит балага дөрес тәрбия бирүчеләр. Тик аерма шунда: берсе үз һөнәре буенча тәрбия бирсә, икенчесе йөрәге кушуы буенча. Ә балалар – безнең якты киләчәгебез.

Һәркемнең язмышы да, гомер сызыгы да күкләрдә язылу хактыр ул. Яши-яши моңа ныграк инана барасың. Арабыздан якыннарның, дусларның, сабакташларның берәм-берәм китә баруы, бу тормышның мизгелләрдән генә торуын тагын бер кат күрсәтә. Кайвакыт адәм баласына һаман нидер җитми. Булганына шөкерана кылып, шушы мизгелләрнең кадерен белеп, үткәннәр өчен борчылмыйча, (үткән эшкә салават дигәннәр бит борынгылар да) һәр туган яңа көнгә сөенеп, тыныч тормышта сәламәтлек белән яшәсәк иде.

 Роза ГАЛИӘХМӘТОВА,

 Азнакай районы, Урманай авылы

Комментарии