- 03.07.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №26 (2 июль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
…Ул көнне без дәресләр башланганчы, тын да алмыйча, класс җитәкчебез Хәнифә апа Абдуллинаны тыңладык. Ул безгә газетадан Мәскәү кызы Зоя Космодемьянскаяны фашистлар асып үтерүе турында укыды. Һәр көнне әти-абыйларыбызны бөтен авыл белән басу капкасына кадәр озатып калсак та, сугыш дигән афәт безнең аңыбызга барып җитмәгән булган икән әле. Ә бүген, бүген ул бәгырьләрне телгәләде. Шулай итеп, без көн дә сугыш дәһшәте турында тирәнрәк төшенә бардык. Краснодар комсомоллары, Газинур Гафиятуллин, Гастелло кебек батырларның язмышлары да безгә мәгълүм булды. Бер-бер артлы классташларыбыз Гәрәй, Йосыф, Әхәт, Гали, Рәшитнең әтиләре батырларча көрәшеп һәлак булуы хакында кара мөһер сугылган хатлар килә башлады. Йөзләрдә сагыш, күзләрдә моң арта торды. Яраткан укытучыларыбыз Г. Абдуллин, Г. Заһидуллин, Һ. Зыятдинов абыйларның үлгән хәбәрләре килде. Кайгырып йөрүдән мәгънә юк, ни булса да эшләргә, фронтка ярдәм итәргә кирәк иде.
Кич утырып, җиделе лампа яисә шәм яктысында фашистлар тырнагыннан азат ителгән җирләрдәге халыклар өчен кием-салым, йорт кирәк-яраклары әмәлләп, бүләкләр әзерлибез. Авыр дисәк тә, без әле тыныч тылда, ничек тә түзәрбез, менә андагы сугышчыларның хәле хәтсез кыендыр.
Без җылы оекбашлар, шарфлар, бияләйләр бәйләп, тәмәке янчыклары, кулъяулыклар чигәбез, җылы чолгаулар әзерлибез. Аларны Авыл Советы рәисе Вафия апа җитәкчелегендә аерым капларга тутыралар һәм фронтка җибәрәләр. Кайвакытта таныш түгел сугышчылардан рәхмәт хатлары килеп төшә. Безнең башлар күккә тия, ә әниләр күз яшьләрен сөртә. Бу вакытта алтынчы класста укыган чагыбыз. Хатларга бергәләп җавап язабыз.
Ул елларның кышлары да рәхимсез булды. Мәктәптә дә суык иде. Кара савытындагы буяу бозлана. Өсне чишенмичә генә укыйбыз. Хәзер сабын төрә торган сары кәгазьдән дәфтәрләр тегәбез. Ул кәгазь дә сирәк эләгә. Дәреслекләр булмаганга, укытучы сөйләгәннең берсен дә калдырмыйча, шул дәфтәргә язып барырга тырышабыз. Куллар күшегә, бармаклар карыша, тыңламый. Ә икенче көнне ник берәү дәрескә әзерлексез килсен. Барысы да сөйләргә теләп, кулларын күтәрә.
Безгә, 12-13 яшьлек пионерларга, җәен колхоздагы эшнең көч җиткән кадәрен, хәтта артыграгын да ышанып тапшыралар иде. Кулга чалгы алдык. Болында печән, басуда борчак чабарга өйрәнеп киттек. Атлы ургыч артыннан көлтә бәйләү эшләре безгә тапшырыла иде. Күз аллары караңгылана башлый, алай да баш күтәрми эшлибез. Ничек булса да, ашлык басуда калмасын: безгә шунысы кыйммәт.
Балчык эшенә туры килгәндә, аеруча хәлсезләнә идек. Сине хәллерәкләр алмаштыра тора, тик эш кенә тукталмасын. Утырып тамак ялгап алу һәркөн билгеләнгән вакытта, бер тапкыр гына була. Кемдер алабута яки кычыткан күмәче, кемдер талкан, кем көлдә пешкән бәрәңге, суган кыягы, кыяр алып килә. Барысы да уртак табынга куела.
Иң кызу эш фронтка ашлык әзерләп озатканда булгандыр. Ындыр бригадиры Фәүзия апа Динмөхәммәтова бу кампанияләрнең төп оештыручысы була иде. Бездән 5-6 яшькә олырак Мәрьям апа Сафина җитәкчелегендә пионерлардан сугу бригадасы оештырды ул. Бригадабызда Рауза, Мәдхия, Равия, Маэма, Рәйсә һәм мин. Көлтә кертүче, салам тарттыручы малайлар Бәхрәм, Йосыф, Гәрәй, Илсур, Гали. Өлкәннәрдән калышмас өчен ничек тырышуыбызны бүгенге балаларга сөйләп аңлату мөмкин түгел.
Белмәгән эшне өйрәтүдә дә, рух күтәренкелеге биреп торуда да Мәрьям апа безгә таяныч иде. Каян юату сүзләре таба, каян бөтен эшнең рәтен белә диген?! Алга яхшырак атлар куела. Ашлык төялеп, олаулар әзерләнеп беткәч, олаучылар (алары да безнең яшьтәге малайлар) «без киттек» дип хәбәр салалар. Без аларны җыелышып озатып калабыз. Менә шул вакытта без кичергән горурлыкны беркем дә тел белән генә аңлатып бирә алмас иде. Шушы ашлык әтиләребезгә, абыйларыбызга күмәч булып барып җитә дип уйлау күңелгә рәхәтлек, канәгатьләнү хисе бирә. Гүя ул бүген үк яки иртәгә үк барып җитә дә, бу хәлгә әти-абыйларыбызның исе китәр кебек. Шул хис һәм горурлыктан арыганнар онытылып, безнең көчебез тагын да арткан кебек була, тагын да күбрәк эшлисе килә. Тиздән җиңү килеп, әтиләр, абыйлар кайтыр да, җиңүдә сезнең дә өлешегез зур булды, инде рәхәтләнеп ял итегез, дияр көнне көтеп хыялландык. Ләкин әтиләр, абыйлар бик сирәк кайтты шул.
Язучы М. Мәһдиев әйтмешли, фашистлар безнең буынның сабыйлыгын урладылар, әмма күңелләрдәге рухи байлыкны урлый алмадылар.
Фәүзия ВАХИТОВА,
Саба районы, Эзмә авылы
Комментарии