Көчлеләр һәм көчсезләр

Без, кешеләр, характерыбыз буенча төрле. Көчлеләр, көчсезләр бар. Сүзем үз-үзенә кул салучылар турында. Гомер чикләүнең нинди генә ысулларын уйлап тапмый алар: агу эчә, биек йорт балконыннан сикерә, асылына, астына ташлана… Хәер, дөньядан үз теләге белән китәргә теләүчеләр уйлап тапкан утызлап ысул бар, диләр.

Күршебезнең асылынганлыгы турында хатынымнан ишеткәч, аптырап киттем. Ул үзе тормыштан алай зарланмый иде кебек. Кем уйлаган.

90нчы еллар башында аңа 22 генә иде. Эшкә урнашып карады. Эшләү срогы 2-3 ай иде. Бер караганда, яшәргә дә яшәргә: ике бүлмәле фатиры, алма кебек хатыны, улы бар. Минемчә, ул тормыштан тәм, ямь таба белмәде. “Капкаларга” яратты, хатыныннан көнләште. Баш төзәтергә акча бир дип, хатынын буа-буа акча сорый торган булган. Хатыны, ул үлгәч, елап та карамады: “Миңа мондый пешмәгән, булмаган ир нәрсәгә кирәк”, – диде. Дөрестән дә, андый кешенең бу дөньядан китүе сизелмәде дә… Хатыны, икенче иргә чыгып, үз бәхетен тапты.

Бер таныш ханым бу дөньядан китәргә теләве хакында күптән ачыктан-ачык сөйли. Ире акча бирми, сөяркәсе янына йөри, ике арада тормыш салкынлыгы бөркелеп тора. Улы белән кызыксынмый. Ханым боларны күтәрә алмый, аның яшисе килми. Берничә ел элек бер кап дару эчкән иде, табиблар көчкә саклап калган. Аннан соң да ике тапкыр лезвие белән кулындагы кан тамырларын кисеп, дөнья белән саубуллашмакчы булган. Табиблар бу юлы да җиңгән.

Күптән түгел генә Казанның Гаврилов урамындагы 30нчы йортның җиденче каттагы бер фатирыннан кыз бала сикергән. Аны шушы хәлгә секта әгъзалары китергән, дип сөйлиләр. Менә кеше гомере: бүген бар, иртәгә юк. Бу вакыйга да мине тирән борчуга салды.

Әйе, соңгы елларда тормышыбыздагы мондый күңелсез хәлләр, үз-үзенә кул салучылар турында еш ишетергә, аларның шаһите булырга туры килә. Алынган мәгълүматларга караганда, хәзер Русиядә һәр мең кешенең 75-90ы гомерен үзе чикли икән. Мондый хәерче тормышта яшәгәнче, үлүне артыграк саныйлар.

Якынча исәпләү күрсәткәнчә, узган елда андыйлар саны 500гә арткан. Хәтта статистикага таянып, төгәл итеп әйтсәк, Русиядә ел саен 60 мең кеше үз-үзенә кул сала икән. Шатланырлык сан түгел. Шуларның күбесе – яшүсмер.

Берничә ел элек, мин бакча җәмгыятенең рәисе булып эшләгәндә, ир уртасы кеше үз сараенда асылынган иде. Эшендә катлаулы сәбәпләр килеп чыккан, диделәр.

Статистика күрсәткәнчә, Казанда ай саен уртача яшьләрдәге кеше тормыш белән исәп-хисапны өзәргә омтыла. Белгечләр моның сәбәпләрен төрлечә аңлата. “Ялгызлык”, “мәхәббәт корбаны”, “тормыш авырлыгы”, “акча кытлыгы” дигән төшенчәләр беренче урында тора. Шушы богаулардан котылу өчен, кайберәүләр күңел тынычлыгын хәмердән, наркотиктан эзли. Андыйларны соңгы юлга нәкъ менә шулар этәрә дә инде.

Дөрес, узган гасырның 50-80нче еллары белән чагыштырганда, андый кешеләргә “ышаныч телефоннары” ярдәмгә килә ала. Әлбәттә, әгәр кешенең башына бу фикер килә икән, ул уйны ничек тә тормышка ашыра инде.

Шунысы куаныч: республикабызда мәчетләр саны артканнан-арта. Кеше дини кануннар буенча яшәп, мәчеткә йөрсә, һичшиксез, күңел тынычлыгы таба. Безнең шактый яшьләребез хәзер мәдрәсәләрдә укый, намазга басучылар да күп. Изге йортларыбыз кешеләрдә тик өмет чаткылары гына кабыза. Менә шул мәчетләребез әһәмияте биниһая зур.

Хәзер көчлеләр турында. Барыбызга да яхшы таныш булган Фәнис Яруллин белән Гакыйль Сәгыйровлар тормышта җиңелмәгән, үзләрендә ихтыяр көче табып, алдагы барлык авырлыкны җиңәргә дигән девиз белән яшиләр. Яшиләр генә түгел, ә заманыбызның бөек шәхесләренә әверелделәр.

Иң беренче Гакыйль язмышына тукталыйк әле. Ул I төркем инвалид, кул-аяклары хәрәкәтләнми. Каләмен авызына кабып иҗат итә. Ул шагыйрь генә түгел, менә дигән рәссам да. Г.Сәгыйров – бүген алты китап авторы. Барысын да үзеннән көч табып, Николай Островскийдан үрнәк алып, тормышның ямен-тәмен белеп яши. Инвалид булып та халкына хезмәт итә. Үзен милләтенә кирәкле кеше дип саный. Аның шигырьләрендә һич кенә дә сыкрану, зарлану юллары тапмассың. Үзе аралашырга ярата, киң күңелле, олуг йөрәкле кеше.

Республикабызның Язучылар берлеге әгъзасы, Шәйхи Маннур (1983), Гаяз Исхакый (2001) исемендәге бүләкләр лауреаты.

Г.Сәгыйров язган картиналар да карап туймаслык. Ул бу өлкәдә дә “Филантрон” халыкара премия лауреаты.

Гакыйль, инвалид булуына карамастан, сәяхәт итәргә ярата икән. 2005 елның җәй айларында Әстерхан һәм Казанда булып китте.

Көчле рухлы шагыйрь һәм рәссам Гакыйль әфәнденең талантына баш иеп, Республикасы президенты һәм хөкүмәте аңа “Ока” машинасы бүләк итте. Әйе, мондый язмышлы кешенең батырлыгына искитәрлек. Ул безгә бөек буларак үрнәк.

Язучы Фәнис Яруллинның да язмышы Гакыйльныкына охшаш. Әйе, алар төшенкелеккә бирелгән кешеләр түгел, тормышны, чын мәгънәсендә, яратучылар. Фәнискә фаҗига килү белән, ул үз бәхетен иҗаттан эзли башлый. Шигърияткә мөрәҗәгать итә. дәүләт университетын читтән торып тәмамлый. Шигърият яратучылар Фәнискә тартыла. Аның иҗатын яраткан дуслары да күбәеп китә. Янына килүчеләр көннән-көн күбәя. Фәнис әфәндегә шигърият дөньясы гына аз булып тоела, үзенең чарланган каләмен драматургия һәм проза өлкәсендә дә сынап карый. Китап укучылар аның әсәрләрен яратып кабул итә. Аларда һич кенә дә сыкрау, зарлану юлларын табып булмый. Фәнис әфәнде, тормышында нинди генә авырлыклар булмасын, барысын да җиңеп чыга. Үзендә ихтыяр көче таба, яшәргә омтыла, үз милләтенә хезмәт итә. Фәнис иҗаты лаеклы бәя ала, аңа Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе бирелде. Алар икесе дә һәммәбезгә үрнәк булырлык зур рухлы кешеләр.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Бәгырьне телгән балачак

Район больницасының балалар бүлегендә кызымның авыруын ачыклар өчен уздырган вакыт янә үткәннәргә кайтарды.

Вакыт, гомер үз агымы белән узган чакта, үткәнем белән күзгә-күз очрашырмын дип, һич тә башыма килмәде. Кызым больницада өченче көнен ятканда, кунарга исәп иттем. Башка аналар каршысында да кыен. Дүрт яшьлек кызын ташлап калдыра дип уйлаулары бар.

Кич. Балаларны йоклатып, йокысызлыктан интеккән өч хатын коридорга чыктык. Ә анда тәпи йөртергә өйрәтүче арба эчендә кечкенә кызчык утырып, арбаны әле алга, әле артка этеп маташа иде.

Төнге дежурга калган туташка бер-бер артлы сорау ява торды:

– Кем кызы?

– Кайдан тапканнар?

– Әти-әнисе нинди кешеләр?

– Ничә айда калдырылган?

– Хәзер күпмелек?

Шул мизгелдә йөрәгем кысылып куйды. Үзем өчен түгел, кечкенә кызчыкның язмышы минекеннән артык түгел. Үткәннәрне барлаган чакта, мин һәрвакыт караңгылыкка тап була идем. Менә ничек икән… Яшь ярымга кадәр… Ә аннары я гаилә, яисә балалар йорты.

Кечкенә чагымны искә алып, “әгәр нык булса, бу исән калачак”, дигән фикер башымнан узды. Ярый ла аны да мине алып үстергән кебек Ана алып тәрбияләсә, ә әгәр… Моны инде күз алдына китерүе дә кыен.

Үткәннәрне сәйләнгә тезгән чакта күңел телгәләнә, әрни, яралар янә яңара. Һәм шул үткәннәр киләчәктә дә үзен искәртеп тора, ялгыштан сакланырга ярдәм итә.

“Син үз әниеңне күрсәң, аңа ничек карар идең?” дигән сорау бирүчеләр минем җавабыма гаҗәпләнә.

Әгәр ана кешенең сабые хакына, тормыш сынауларына бирешмәслек ихтыяр көче, баласы каршында оят хисе юк икән, аннан ни көтәргә була?!

Комментарии