Лаекмы Иван һәйкәлгә?

Лаекмы Иван һәйкәлгә?

Иван Грозныйга һәйкәл кую турында күп сөйлиләр. 10нчы мартта «ТНВ» каналыннан барган «Таяну ноктасы» тапшыруы да шушы темага багышланган иде. Чуашстанда халык фикеренә каршы килеп, әлеге патшага һәйкәл куйганнар икән инде. Бу хакта тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков бик ачынып сөйләде: «Татарларны суеп, хатын-кызларны коллыкка алып китәләр», – диде. Тапшыруда катнашучы Римзил Вәлиев та: «Биш гасырдан соң ни өчен Явыз Иван белән мавыга башладылар әле?» – дип аптырый. Русия Патриархы Кирилл Иван Грозныйны тиран дип атады. Ул хәтта үз милләтеннән булганнарны да аямаган. Тарих фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов тарихчыларны җыелышып, уртак фикергә килергә чакырды. «Без үсеш буенча алга китмәдек, ә кире 16нчы гасырга барып төштек. Русиядә сәяси төркемнәр барлыкка килде, алар тарихны бозып күрсәтергә әзерләнә», – ди Дамир Исхаков.

Һәйкәлләр халык өчен куелырга тиеш. Халык риза булмаган очракта, ни өчен аның фикерен аяк астына салып таптыйлар соң? Үзләре, халык, халык, дигән булалар.

1949-1953нче елларда мин Мамадыш педагогика училищесында укыдым. Тарих фәнен бик ярата идем. Икенче курста укыганда мине егетләр тулай торагына старком итеп билгеләделәр. Кичләрен озын өстәл буена тезелешеп утырып, әдәби китаплар укыйбыз. Берсендә Наил исемле беренче курс студенты училище китапханәсеннән Иван Грозный турында язылган китап алып килгән. Анда Явыз Иванның үз сугышчылары белән урамдагы яшь балаларны сөңгегә чәнчеп, күтәреп йөрүләре, сабыйларның корсагына сөңге кадап, күңел ачулары, татар гаскәрләрен кырганда урамда канның гөрләвек булып акканы тасвирланган иде.

Әлеге хәлләр күңелемә шулкадәр сеңеп калган, Казан дәүләт университетында укыган елларда Ленин (хәзерге Кремль урамы) урамыннан 22нче ашханәгә таба барганда, шул сабый балалар күз алдыма килеп аптыраталар иде.

Сәер заманда яшибез. Карагыз сез телевизордан көненә 3-4 тапкыр күрсәтелә торган «Татарлар» тапшыруын, миллионлаган акчалар түгелә бит бу тапшыруны оештыру өчен. Менә шуңа күрә безнең пенсияләр дару алырга да җитми.

Кави МОРЗАХАНОВ,

Мамадыш районы, Ишки авылы

Комментарии