Болында

Әткәй быел Агыйдел буенда үлән чабучыларга ат белән азык-төлек ташый. Безнең Шәрип авылы болынлыгы 15 чакрым ераклыкта, ә уттай кызу печән әзерләү чорында кайтып-китеп йөреп, эш майтарып булмый. Шуңа күрә дә печәнчеләр Нури күле буендагы куышларда куна-төнә ята икән.

7 яшем тулып, 1 класска укырга барырга җыенып йөргән мине, олы малайга исәпләптер инде, көннәрдән беркөнне әткәй болынга алып барырга булды.

Иртә таңнан безгә, ашъяулыкка төрелгән азык-төлек күтәреп, авыл хатыннары агыла башлады. Кояш нурлары кыздыра башлаганчы, әткәйгә болынлыкка төшеп өлгерергә кирәклеген белә алар, шуңа ашыга. Югыйсә шешәләрдәге сөт җылынып әчергә мөмкин. Шешәләргә кәгазь яисә агач бөкеләр тыгылган. Аларга кемгә икәнен атап исемнәр язылган. Азык-төлек төрелгән ашъяулыклар да язулы. Ни өчен кәгазь, агач бөкеләр, ни өчен сөт пыяла шешәләрдә дисезме? Бу бит әле 1960 елның җәе генә ич. Пластмасса бөкеләр дә, тегенди-мондый савытлар да юк авыл җирендә.

Тулы арба белән юлга кузгалдык. Бераздан Куян авылы тау башына да җиттек. Бу таудан ат белән төшү менүгә караганда да авыррак. Чөнки бик текә ул. Әткәй дә тауны төшә башлаганчы үк хәстәрен күрә: арба артына урап куелган баулы тимер ыргакны арткы тәгәрмәч тугымына эләктерә. Арба тәгәрмәче тәгәрәми, ә шуып кына төшә башлый. Ягъни үзенә күрә тормоз барлыкка килә. Билгеле, атка да җиңел, арба аны этми ич.

Куян белән Әҗәкүл авыллары арасы юлы икән. Юл йә чокырга төшә, йә сыртка күтәрелә. Шундый берничә киртләчне үткәч, Әҗәкүл авылының буеннан-буена сузылган күл башына килеп чыктык.

Күл Әҗәкүлнең бер ягында, ә икенче ягында Агыйдел үзе. Әҗәкүлнең соңгы урамын чыгуга ук комлык башлана. Моннан инде елга ярына да әллә ни ерак калмый.

Менә ул Агыйдел! Әҗәкүл яныннан дуга ясап агучы елгадан бер-бер артлы дөп тә дөп килеп, үзйөрешле баржалар, буксирлар, пароходлар үтеп тора. Берсенең артыннан купкан дулкыннар шап-шоп килеп ярга бәрелеп сүнәргә өлгерми, икенчесенекеләр ярга килеп җитә. Тагын дулкын кага, ярга тагын мул итеп су тамчылары чәчелә. Болынлыкка кергәнче авызымны ачып, суны күзәттем. Гаҗәп икән бу дөнья!

Болынга кергән урында иң беренче булып сирәк-мирәк үскән тал куаклары каршы алды. Үпкәләргә саф, салкынча һава килеп бәрелде. Юл өстенә сыек кына аксыл томан җәелгән. Моңарчы Агыйдел яры буйлап килгән юл кинәт кенә сулга борылды. Аз гына баруга куе булып үскән шомырт, балан, гөлҗимеш куаклары күренә башлады. Алда агач йорт, киртә белән әйләндерелгән терлек утарлары пәйда булды. Монысы Теләкәй авылы болынлыгы икән.

Тагын бераз баруга, юллар аерылды. Берсе – уңга, берсе – сулга, берсе – турыга. Без уртадагысыннан киттек. Иң ышанычлысы – Актанышбаш авылы болынлыгы ягына илтүче, шомарып беткән, ат арбасы эзләре салынган шушы юл инде.

Актанышбаш болынлыгына җиткәч, юл тагын икегә аерыла. Берсе туп-туры безнең авыл болынлыгына китә, икенчесе – маякчы Батыр агайның өе ягына. Ул өй янында юллар тагын ике-өчкә аерыла. Хәер, аларын ат арбасында доңгырдап барган ул иртәдә мин әле белми идем. Төшке аштан соң ук бәләкәй тәпиләрем белән ул юлларны әйләнеп чыгасым башыма кереп тә карамады.

Кыскасы, без туры юлдан – Актанышбаш авылы болынлыгы яныннан киттек. Юл буенда таллар белән капланган бер бәләкәй генә чокыр бар икән. Әткәй миңа кулы белән яз көне су кереп калган шул чокырны күрсәтә, балык бар анда, ди. Ышанасы килми, суы, булса, шул минем билдәндер инде, үзендә балык та булсын, имеш.

Без килеп җиткәндә, куышлар тирәсендә тормыш кайный иде инде. Чиләкләп-чиләкләп чәй кайный, зур казан астында да ялкын телләре биешә.

Безнең арбаны сырып алдылар. Сөтләрне тизрәк сырт буйлап урнашкан Нури күле ярында казылган чокырларга урнаштыра башладылар. Тал төпләрендәге әлеге сулы чокырлар суыткыч хезмәтен үти икән. Мин дә яр буена йөгердем. Мондый чиста сулы күлне беренче күрүем. Төнбоеклар талгын гына тибрәлеп утыра. Камышлар арасында чуртан шап та шоп килеп башка балыкларны аулый. Күл төбендә дә үсемлекләр тибрәлә. Тирән диләр Нури күлен, ике дилбегә тирәнлеге дип сөйләшәләр кайбер урынын. Аякны кычыткан кебек бик каты чага торган күрән дигән үсемлек тә үсә икән су төбендә.

Печәнчеләргә көндезге аш өлгерде. Болынның сәгате үзе белән, көндезге дигәнем, бәлки, сәгать 10-11ләр генә булгандыр. Әмма кояш инде шактый гына кыздыра, печәнчеләрнең дә байтак эшләргә өлгерүләре күренә. Кып-кызыл алсу йөзләренә тир тамчылары бәреп чыккан.

Бит-кулларын юып алганнар казан янына ашыга. Кеше санына карап, ит бүленгән, хәтта мине дә исәпкә алганнар. Ит кисәкләрен өләшүләре үзе кызык икән. Бер авылдашны арты белән әйләндереп бастырдылар да, аннан теге, яисә бу кисәкне кемгә бирергә икәнен әйттерәләр. Ит бүлүче калҗасын тотып: «Бусы кемгә? – дип сорый.

– Фәескә.

– Бусы кемгә?

– Закирҗанга.

– Бусы?

– Гимазетдингә…

Кемгәдер яхшы калҗа эләгә.

– Ух, бәхетең, – диешәләр.

Кемгәдер сөяклерәк җире. Тагын көлешәләр.

Аш ашап, чәй эчеп алгач, әткәй бераз карлыган җыеп кайтырга булды. Нури күленең теге башында карлыган уңган, диләр. Нури күле сырты буйлап сузылган юлдан барабыз. Әткәй агач аягы белән шыгырдый-шыгырдый хәлле генә бара болай, мин аның яныннан тәпилим.

Нури күле башында, чынлап та, карагат (безнең Актаныш ягында шулай диләр) уңган икән. Минем әткәй биеклегендәге карлыган сабаклары җимешләрен күтәрә алмыйча сыгылып төшкән. Әмма шунысы бар: куаклар арасындагы кычытканына да түзәр идең, озынборыннарга һич чыдар әмәл юк икән. Әткәй минем карлыган җыя алмаслыгымны аңлагандыр инде, юлга чыгарды да шушы юл белән генә бар да бар, куышлар янына барып чыгарсың дип, кайтарып җибәрде.

Черкиләрдән котылуыма шатланып, болын юлы буйлап элдерәм. Килгәндә туры кебек иде, юл, нишләптер, уңга борылды. Печән әйләндереп ятучы кызлар, чүмәлә тарттыручы егетләр яныннан үтеп киттем. Гаҗәп, карагат җыярга барганда аларны күрмәгән идем. Актанышбаш болынлыгы каравылчысының өе янына барып чыккач кына, адашуымны аңладым.

Юл булгач юл, ерактарак тагын куышлар күреп, шул якка киттем. Җияш авылы болынлыгы икән. Минем кайсы авылдан, кем малае икәнлегемне белгәч, юл күрсәттеләр. Маякчы Батырның Агыйдел ярындагы өен узгач, сулга борылган юл белән кайт та кайт, диделәр.

Бераз баргач, юл тагын икегә аерылды. Мин юлның яхшырагын сайладым. Бара-бара Агыйдел ярына килеп чыккач, тагын ялгышканлыгымны төшендем. Кире борылдым. Бераз кайткач, икенче бер юлдан кереп киткәнмен. Куркыныч: тирә-якта үтеп чыгалмаслык куаклар, беркем очрамый. Хәер, каршыга бер очраган иде. Ул – миңа, мин аңа дәшмәдем. Мин инде йөгерәм, елап та алам. Кояш аска тәгәри башлады. Ә мин бу шомлы болынлыктан котылырга тырышып, йөгерәм дә йөгерәм. Күземә пешкән карлыганнар, кара бөрлегәннәр чалынып кала, миндә алар кайгысы юк.

Тора-бара юл бетте. Чытырманлыкны ерып бара башладым. Тагын да ныграк куркуга төштем, бу газапның иге-чиге юк сыман тоела башлады. Көтмәгәндә, берничә ат янына барып чыктым. Кайсыдыр авылныкыларның куышлары икән. Безнең авылныкыларның куышлары каршыда гына диярлек булган. 5-6 минуттан мине үзебезнекеләр янына чыгарып куйдылар.

Печәнчеләр арасында күптән инде ыгы-зыгы купкан икән. Әткәй карлыганлыктан кайтуга ук, минем адашканлыкны аңлап алганнар. Бөтен болынлыклар буйлап чапкыннар җибәргәннәр.

Болынга беренче баруымда ук адашып йөргәнгәме, ул юлларда мин бервакытта да яңадан ялгышмадым. Ә шул адашуым балачагымның иң онытылмас якты истәлеге булып калды. Су басачак дип, әлеге болынлыклардагы барча агачларны, куакларны бульдозерлар белән эттереп, өеп яндырдылар. Юри генә адашып карыйм дисәң дә, һич кенә дә адаша алмыйсың. Юк инде, мин кечкенә чактагы болынлык юк. Агыйдел дә Әҗәкүл буеннан элеккечә ашкынып акмый, баржа-пароходлар да йөрми – Агыйделне турыдан казылган, ярлары дамбалар белән ныгытылган яңа юлга борып керттеләр. Әҗәкүл ягында булган саен, күңел юксынып, шул балачак күренешләрен эзли. Ирексездән күзләр иске элеватор урыны ягына текәлә. Агыйдел элеккечә дулап ага башлар да борылыштан дөп-дөп килеп үзйөрешле баржалар, пароходлар килеп чыгар төсле.

Җәүдәт ХАРИСОВ.

Актаныш – .

Күңелләрне яктырта

1980 елның гыйнвар ае. Без иптәшем белән иртәнге сәгать сигездә Целиноград шәһәренә килеп җиттек. Җирле вакыт белән унбер. Вагонда җылы булган икән. Урамда минус утыз алты градус. Кулда адрес булса да, без барасы шәһәрнең исеме белешмәләрдә дә, картада да юк. Вокзал эчендәге белешмәләр бюросы хезмәткәре, мине бик игътибар белән тыңлаганнан соң, якында гына урнашкан автовокзалда белешергә киңәш итте. Автовокзал җитәкчесе рөхсәте белән, андагы хезмәткәр серле шәһәргә бару юлын өйрәтте. Расписаниедә без барасы шәһәргә автобус йөрүе турында мәгълүмат юк. Ул маршрутка Степногорск автопаркы хезмәт күрсәтә икән. Тукталыш автовокзалга якын, ләкин махсус билгеләре юк. Билетлар автобуста гына сатыла. Барасы юл ике йөз чакрымнан артык. Автобуслар Целиноградка ике сәгать саен килеп тора һәм бер сәгатьтән кире кузгала. Без кереп утыргач, йөртүче һәр пассажир белән сөйләшеп, барасы адресларын язып алды. Үтә итагатьле аралашучан кондуктор үзенең эшен җиренә җиткереп башкара. Юлда якты вакытта пассажирларны тукталышларда калдырып, яңа уты рганнарын теркәп барды шофер. Алексеевск шәһәрен чыкканда караңгы төшә башлады. Алга таба йөртүчебез һәр төшеп калучы пассажирның капка турысында туктап, аның өй ишеген ачып кергәнен күргәч кенә, юлын дәвам итә. Соңгы тукталышы без барасы шәһәрнең автовокзалы булганлыктан, безне анда җиткәнче, адрес буенча йорт янында калдырып китте. Югыйсә шәһәр урамнары якты, автобуслар йөреп тора. Такси тоту мөмкинлеге дә бар. Мин бик сөенеп, экипажга рәхмәтемне җиткердем. Шундый игътибарлы, шәфкатьле булуының сәбәбе белән кызыксындым. Ул: «Кешегә юлда йөрү җиңел түгел. Мондый салкын вакытта автобустан төшеп калган пассажирның өшүенә юл куясым килми, – дип җавап бирде, елмаеп. – Болай минем күңелем тыныч булып кала».

Шатлык өләшүче бу олы җанлы шәхеснең елмаюы һаман кешеләрнең күңелләрен яктыртып тора сыман. Күпме вакыт үтсә дә, аның игелеге онытылмый.

Рифат ГАБИДУЛЛИН.

Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Бакыр акча

Чәем бетте, акчам да юк,

Ябышып торам киртәгә.

Тишек галушымны киеп,

Эзли чыгам иртәгә.

Кибеттәге ялт-йолт утлар

Сүнәләр дә яналар:

Кесәдә акча юклыгын

Каян белсен, ди, алар.

Базарларга йөрисем юк,

Кесә булгач такырдан.

Әллә нәрсә рәт чыкмый шул

Янчык төбе – бакырдан.

Тавык каурыен агызам

Көчле агымсуларга.

Почта кыз кертсә,

Җиңелләр күк суларга.

Пенсия кайчан килә дип,

Бөгеп саныйм бармагым.

“Әҗәт” дигән котсыз явыз

Алдап суза кармагын.

Ачып чыктым капканы да

Бастым бакыр акчага.

Чишмәдән чыкса да җитмәс,

Аптыраган бу акчага.

Бакыр акча кулларда да

Төшермәмен суларга.

Ярый әле һава чутсыз

Җитмәс иде суларга.

Аягымда киез ката,

Оныктан калган курткы.

Бөтен пенсиямне йота

Газ тамагы – ач коткы.

Пенсияне арттырдык дип,

Чаң сугалар калалар.

Тамчы гына өстиләр дә

Учлап кире алалар.

Табада сирәк чыжлый

“Бушский” тавык боты.

Тавык тәпие кимерәмен,

Мин – Рәсәй патриоты.

Саимә КАСЫЙМОВА,

Арча районы, Сөрде авылы.

Комментарии