- 03.02.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №5 (4 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бушлай сыр капкында генә була, моны барыбыз да белә инде, җәмәгать. Мин фәкыйрегез дә белә аны. Ләкин тиенен тиенгә санап яшәүче катлам кешесе буларак, безне ышандырырга күп кирәкмени инде? Әле мөһер сугылган, генераль директор кул куйган кәгазь дә китереп тоттырсалар, ышануның аръягына чыгып китәбез.
Мине нигә дә булса ышандыру чагыштырмача авыр. Психотерапевтның: “Миңа ышанмыйсың, ышанмагач, дәвалавы авыр”, – дигәне бар. Бер белмәгән чит кешеләр белән эш итәсе булгач, шигем икеләтә артты, ләкин алдандым бит, ә!
Гаделсезлекләрне каләм утында тоткан, әзме-күпме кәкре каенга терәткән хәлләрдән хәбәрдар буларак, билгеле инде, 100% бу хәлгә дә ышанып бетмәдем. Ышанып бетмәү хисе “Ур-ра” кычкырырга ирек бирмәде.
Ирем сентябрь аенда ВДНХга барган җиреннән дисконт-карта алып кайтты.
Карта теләсә-кайда аунап йөрде, балалар уйнап рәхәтләнде. Әгәр көннәрдән беркөнне бәрхет тавышлы Викториянең: “Сез бик зур приз оттыгыз”, –– дигән тавышы кәрәзле телефоннан яңгырамаса, дисконт-картаның чүп чиләгенә эләгү ихтималы да зур иде. Минем шулай “кирәкмәгән” әйберләрне ташлый торган гадәтем бар. Иремнең эш телефонына да “бәрхет тавыш” акчасын кызганмыйча шалтыраткан. Болай да бөтен нәрсәгә тиз ышанучан йомшак холыклы ирем, машина откан кешене хәтерләтеп, ул көнне бер-ике чәркә җиффәрергә дә онытып кайтып керде. “Карчык, зур приз оттык. Нәрсә икәнен килгәч белерсез диләр, сәгать уникегә Казанга бер офиска барып җитәргә кирәк”, – ди. “Ялгандыр”, – ди кире беткән күңел, чөнки ул мондый эш-гамәлнең яхшыга илтмәячәген сизә. “Юк, эш урыныма мөһерле кәгазь-факс җибәргәннәр”, – дия-дия, бәхеттән калтыранган куллары белән “шаром-покати” кесәсеннән кәгазь тартып чыгарды.
Шулай дигәч, тәмам ышанып бетә яздым. Тукта инде, димен, гел киресен генә тукып торам ләбаса, гомер иткән иреңне дә әзрәк тыңларга кирәктер бит!
Ярар, бару-бармау мәсьәләсе чишелде генә дигәндә, дисконт-картаның юкка чыкканлыгы беленде. Тирләп-пешеп байтак вакыт эзләгәннән соң, 4 яшьлек кызымның сейфыннан – уенчык аю корсагыннан табып алдык. Аны тапкач, шундый куандык, әйтерсең бурычларны каплап бетерерлек һәм инде 2 ел кертелмәгән суны кертерлек алтын кыйпылчыгы таптык. Картаны “ышанычлы урын”да саклап тота белгән өчен, әтисе кызын күтәреп кенә йөртте. Ат булып өстендә йөртте, таган булып атындырды. Өстәвенә, тиздән булачак “Көзге бал”га тәти күлмәк ышандырды.
Нинди фирма, ни белән шөгыльләнгәнен, ни өчен нәкъ менә безнең номер отканын уйлау башка килмәде. Дус-иш, туган-тумачага, кара көярләр дип, әйтеп торыш юк. Ирле-хатынлы машина, нәнке, акча эзләдек. Эштән сорап, шаулап яңгыр яуганда 200 чакрым юлга чыгып киттек.
…Юл ерак, озак барасы. Алгы утыргычта йокымсырап барган иремне әледән-әле кочаклыйсым, үбәсем килеп китә, ләкин “азгын хисләремне” тыеп, агара башлаган чәчләрен сыйпау белән чикләнәм. Ул: “Ни булды соң сиңа бүген?” – дигәндәй нахак күзләре белән борылып-борылып карый. Кочаклар иде – җайсыз. Мин арткы утыргычта, шофердан да уңайсыз. Ә күңел бии, ә күңел җырлый – тоташ концерт бара.
– Картым, синең телефон номерыңны, эш урыныңның факсын каян белделәр икән? – димен булдыралганча назлы тавыш белән. Әйтерсең инде дәфтәр тикшерә-тикшерә нечкәргән кулларыма “плазменный” телевизор белән өй кинотеатры тотып торам.
– Без бит анкета тутырдык, үзебез турында тулы белешмә бирдек.
Казанга килеп кергәндә, уникенче ярты иде. Бөкеләрдә тора торгач, унике тула язды, соңга калабыз инде диеп, борчылырга тотындык. Ә Виктория биш минут саен “бәхет кошларына” ашыгып килеп җитәргә әйтеп шалтыратты.
Машинадан төшүгә, мин тротуардагы күлләвектә районнан ияртеп килгән балчыкларны юдым. Ирем: “Өс киемем кеше алдына киеп керерлек түгел”, – диеп, машинада чишенеп калдырды. Мин дә вакыт калса, Колхоз базарына кереп, берәр костюм алырмын дип үземчә хыялланган идем. Педсоветка гына кия торган костюмымны кидем, ләкин бит ул заманча еврофирмада приз чыгып алырлык кием түгел. Фотога да, видеога да төшерерләр, бәлки әле телевидение дә киләдер, димен. Чөнки бит алар, халыкны җәлеп итү максатыннан, зур призларны тапшырулары турында реклама ясыйлар. Үзләренчә бизнеска юл ачалар.
Телефоннан Виктория туташ өстәл әзерлибез, дигән булган. Бәхеттән башын җуйган ирем эш өстәлен аш өстәле диеп аңлаган, күрәсең. Консультант белән эшлекле сөйләшү башланыр алдыннан ярыйсы гына ачыкканлыгыбыз үзен белдерде.
“Ике сәгать вакытыгыз зерәгә генә үтмәс, сезнең белән эш килеп чыкса да, чыкмаса да, приз бирәбез”, – ди. Консультантның һәр соравына эчкерсез җаваплар бирдек. Ул ханымның күңелендә чеметем генә булса да иҗат чаткысы булса, “Юләрләр кыйссасы” дигән китап язар иде, мөгаен. 40 яшькә җитеп, бер дә ял итмәгәнебезне, әле йорт төзеп бурычка батканыбызны, ике кечкенә балабыз, шуларның берсе авыру, иң арзан кибетләргә генә йөрүебезне бәйнә-бәйнә, мыскыл да ялган кермичә бәян иттек. Ә ул безгә … 100 мең сумга юллама тәкъдим итеп утыра. Безнең белән “р екламный трюк”ның барып чыкмасын аңлаган ханым безне тиз-тиз генә озатуны кулай күрде. Чөнки чиратта тагын бер “юләр пар” көтеп утыра иде…
Консультант ханым: “Ике сәгать приз көтеп утырмагыз, хәзер үк алыгыз”, – диюгә, мин: ”Юк, юк, безнең вакытыбыз бар, кеше белән беррәттән генә китәрбез”, – дим.
Унике пар “юләр сатып” утырган залдан чыгып киткәндә, әле яңадан керәбез, дип уйлыйм. Безне аерым бүлмәгә алып кереп, бөтенләй чит кеше – менеджер дигәне “кәгазь” тоттырды. Кәгазь, чөнки ул бернигә дә ярамый. Ниндидер телефон буенча шалтыратырга куштылар. Алгарак китеп булса да әйтим: мондый “кәгазь-юлламалар” белән чит илгә киткән кешеләр кызыклы хәлләргә юлыгып, җәфаланып беткән. Бу турыда “Татарстан яшьләре”нә безнең кебек үк алданган ханым язган иде. Ләкин аны безнең “юләрләр клубына” язып булмый, чөнки ул барыр алдыннан интернеттан барысын да укыган.
Консультант ханымга рәхмәт әйтергә дип, “бәхетле конвертны” күкрәк турысына куеп кереп бара идек. Йомшак итеп урамга чыга торган ишекнең кай тарафтан икәнен күрсәттеләр.
Үзем һаман шок хәлендә. Ирләргә нәрсә аларга, бераз капкалап аласы иде дип, эчләрен уып йөриләр. Шул арада тагын бер пар макулатурага гына ярый торган приз тотып чыкты. Шулай итеп, һәр көн 12 парны Канар утрауларына “кодалап” торалар икән. Бер кафега кереп, харчо белән самса ашап чыктык. Болай да кайнаган саруны кайнатты ул ризыклары. Кая мин әйтәм ярып пешерелгән бәрәңге белән токмачлы аш?! Юл буена укшыдым. Иремне сыйпау теләге, никтер, башка уянмады. Ә ул мәхлук, башка көнне үзем генә кереп алырга мөмкинме призыбызны дигән булган тагын…
Язуымның максаты кемнедер кимсетү, хурлау түгел. Хәзер һәркем үзенчә акча эшли. Бөтен нәрсә сатылган бу заманда гаҗәп хәл түгел. Кызганыч, иң кыйммәтле, иң изге әйбер юк бүген! Һәм шул безнең җәмгыятьне харап итә дә инде. Күпме кешене алдап акча эшләүчеләр Кремльдән ерак та түгел, аерым зур фирма булып оешып эшләп яталар. Реклама ясыйбыз дигән булып, халыкны үзләренә каршы куялар. Безнең кебек ерак районнардан соңгы тиеннәрне җыеп көн иткән халыкны, эшеннән, гаиләсеннән аерып, нигә алдап йөртергә инде?! 100 мең сум акчам булса, мин теләсә нинди турагентлыктан путевка кереп алам. Чит илгә барырга теләүчеләр бүген бихисап, нинди фирмадан нинди путевка алырга кирәклеген болай да чамалый.
Бардыр, һичшиксез, 12 парның берсе булса да, килешү төзеп, путевка алгандыр. Алсын, рәхим итсен. Акчасы булган кеше үзе дә эзләп килә ул. Башлы кеше булса да, ул бөтен турагентлык буйлап йөреп, бәяләрен чагыштырып чыга. Хәзер 20-30 меңгә Төркиядә, Мисырда ят итеп була, диләр…
Ә без кызга тәти күлмәк, малайга – костюм, ә үзебезгә 2000 сумлык сабак алып кайттык.
Исем-фамилиям редакция өчен генә.
Төшеп калмас
Егерменче гасырның илленче елларында юлда техника белән идарә итүчеләргә таләпләр хәзерге кебек үк катгый түгел иде. Шуңа күрә бераз “яка астына җибәреп йөрү” зур гөнаһ саналмады.
Колхозның хуҗалык мөдире Илсум, йөкче Нәфи һәм шофер Гарапша (өчесе дә сугышта катнашкан ир, исемнәре үзгәртеп бирелде) Казанга кирпеч алырга килгәч, бераз кәефләнергә булалар. Кибеттән ике шешә аракы белән бер күпереп пешкән бодай күмәче алалар. Беренче шешәдәгесен өчкә бүлеп, тиз генә каплап, икенчесен стаканнарга бүлеп куялар. Әңгәмә башлана. Илсум узган елда колхозның элекке рәисен ничек «төп башына» утыртуын илһамланып сөйләгәндә, иптәшләре стаканнарын бушаталар. Нәфи күмәчне зур итеп сындырып ала, учында ул кечерәйгәнче кыскалап тора да:
– Агайне, шушы кабымлыкны синең аракыга манып кына алыймчы? – ди, әңгәмәдәшенең терсәгенә кагылып. Рөхсәт алгач, стаканда булганны күмәче белән суыртып, авызына юллый. Мондый нәтиҗәне көтмәгән Илсум, күзләрен шакмакландырып:
– Син, туган, минем өлешкә кердең дә… Хәзер кирпечне синнән башка төяргә, өстәвенә, синең урыныңда, кузовта җилләп кайтырга туры киләчәк.
Ачуланма инде, Шеф, үзең рөхсәт иттең бит, – ди. Хәмер йөкчене йомшарта башлаган иде инде.
– Бу синнән уздырды, хөрмәтлем, – дип сүзгә кушылды кыюланган машина йөртүче. – Бәлки, буш кына кайтып китәрбез. Нәфи, чыннан да, хәзер эшли алмаячак. Кайткач , берәр сәбәбен табарсың әле.
– Яхшы, – диде җаваплы кеше. Бераз уйланып торганнан соң: “Тагын берне алыйк та Казанны чыккач, икебез генә эчәрбез. Ул буш кузовтан төшеп калмас, иншалла”, – дип җавап кайтара.
Әлеге вакыйгадан соң Гарапша үз үлеме, Нәфи үз теләге белән бу дөньядан китте. Илсум аракы эчүне бөтенләйгә ташлады. Пенсиягә чыкканчы хуҗалык мөдире булып чын хуҗаларча, колхоз файдасына эшләде. Үз хуҗалыгын да ныгытты. Үзе эчүдән туктаган кайберәүләр шикелле исеректән көлмәде. Аракы эчүнең шәхескә никадәр зыян китерүен үз мисалында, һич икеләнми, дөресен сөйләде. Сигезенче дистәне җыйганда, олы хөрмәткә ия намаз карты булып, мәңгелеккә күчте.
Рифат ГАБИДУЛЛИН.
Арча районы, Яңа Кенәр авылы.
Комментарии