Яңа ел милли дәрәҗә алып килсен!

Яңа ел милли дәрәҗә алып килсен!

Яңа 2022нче елга аяк басарга җыенабыз һәм якын кешеләреңә, лаеклы шәхесләргә изге теләкләреңне белдерү традициясенә нигезләнеп, Татарстан халкын һәм күркәм кешеләрне, дәүләт җитәкчеләрен котлап, аларга үземне бимазалап торган кайбер фикерләремне ирештерергә булдым.

Иң элек хәерле теләкләремне «Безнең гәҗит» дип аталган күренекле басмага, игелекле, туры сүзле редакторына, бу газетаны чыгаручыларга һәм укучыларга юллыйм.

Татар халкына һәм республикабызда яшәүче башка милләт халыкларына, XXI гасыр афәте коронавируска бирешмичә, тормыш кыенлыкларын җиңеп, шатлыклы, мул тормышта гомер кичерүләрен телим.

Соңгы елларда телебезнең зыянсыз саклануы һәм иркен кулланылуы өчен тиешле шартларның көннән-көн начарая баруын һәм бу күренешнең мәдәниятебезнең, мәгърифәтебезнең һәм ахыргы исәптә алдынгы милләтебезнең уңышлы алга баруына зур зарар китерәчәген исәпкә алып, милләттәшләремә, үзләрен лаеклы халык вәкилләре дип санап, милли горурлык сыйфатына ия булып, милләтләрнең үзләре теләгәнчә, тәрбияле, рәхәт яшәүләренә каршы корыла торган киртәләрне кыю рәвештә кичеп, милләтен, телен, мәдәниятен, матур гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклау өчен, туган телләрен яхшылап өйрәнеп, белеп һәм шул телдә иркен аралашып яшәүләрен телим. Бу уңайдан шуны истә тоту мөһим: бүгенге көндә Русиядә яшәүче руслардан башка милләтләр өчен туган телләрен һәм милли мәдәниятләрен, мәгърифәтләрен саклаудан да әһәмиятлерәк бурыч юктыр.

 Әлбәттә, минем, Яңа ел уңае белән, республикабыз җитәкчеләренә юллыйсы теләкләрем дә бар. Татарстанның икътисадтагы уңышларын истә тотып һәм монда республика башлыкларының да казанышлары чагыла дип санап, шул ук вакытта рухи өлкәләрдә, бигрәк тә милли мәгариф тармагында җитди проблемалар барлыгын да исәпкә алып, мин аларның Яңа елда президентка, премьер-министрга һәм мәгариф министрына күп төрле катлаулы эшләре исәбендә татар телен укыту, туган телебезнең абруен күтәрү мәсьәләләрен күреп, шуларны беренче чиратта хәл итү белән шөгыльләнүләрен телим.

Хәзерге вакытта без татарлар өчен иң мөһим, беренче чиратта гамәлгә ашырылырга тиешле бурыч ул – туган телебезне яхшы итеп өйрәнүгә, җиренә җиткереп белүгә һәм аннан иркен файдалануга ирешү. Бик аяныч һәм хәтта борчулы хәл: татар теленең ролен күтәрү өчен дип кайбер кечкенә генә нәтиҗәле чаралар үткәрелүгә карамастан, туган телебезнең халәте, аның кулланылуы һәм аны укыту-өйрәтү мәсьәләләре тиешле дәрәҗәдә хәл ителми.

Туган телебезнең абруен күтәрү бурычын гамәлгә ашыру белән җиң сызганып, дәүләт күләмендә шөгыльләнү таләп ителә. Бу эшне татар телен саклау һәм үстерүгә багышланган махсус дәүләт программасын төзеп кабул итүдән башларга кирәк. Бу программада туган телебезнең язмышын уңай хәл итәргә юнәлтелгән иң мөһим бурычлар күрсәтелү шарт.

Программада билгеләнгән бурычларның иң әһәмиятлесе гомуми белем бирү уку йортларында татар телен укыту-өйрәтүнең нәтиҗәле системасына ирешү, шуңа бәйле рәвештә гамәлдәге татар мәктәпләренең дәрәҗәсен күтәрү һәм рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына туган телләрен сыйфатлы итеп өйрәтү күздә тотылырга тиеш.

Татар телен укытуның дәрәҗәсен күтәрү бурычын уңышлы рәвештә гамәлгә ашыру берничә мөһим мәсьәләне хәл итүгә бәйле. Менә аларның кайберләре: уку-укытуның матди базасын заманча таләпләр җирлегендә ныгыту, уку процессын яхшы әзерлекле укытучылар белән тәэмин итү, туган телне коммуникатив метод белән өйрәтү, заманча методлар нигезендә төзелгән дәреслекләр һәм кулланмалар төзеп бастыру, туган тел укытучыларын матди яктан кызыксындыру чараларын күрү, алар өчен әйбәт эш шартлары булдыру, мәсәлән, аларны төп вазыйфаларыннан тыш, күп төрле өстәмә эшләр белән җәфалауны туктату, шулай ук укучыларның ата-аналары белән аларның үзләренең һәм балаларының аңын үстерү, аларда милли рух һәм халкың белән горурлану хисләре тәрбияләү юнәлешендәге идеологик эшне көчәйтү.

Туган телне үстерү һәм саклау программасында татар ата-аналарында һәм аларның балаларында дәүләт һәм халык патриотлыгы хисләрен уяту һәм көчәйтүдә, милли эчтәлекле нәрсәләр – телең, мәдәниятең, тарихың, матур традицияләрең һәм гореф-гадәтләрең белән кызыксыну гадәте тәрбияләүгә юнәлтелгән җитди аңлату-идеология эшен гамәлгә ашыру күздә тотылырга тиеш. Бу эштә татар телендәге мәгълүмат чаралары – матбугат, радио, телевидение зур роль уйнарга тиеш. Хәлбуки бу чараларның үзләрен камилләштерү, яхшырту ихтыяҗы да бар әле.

Халкыбызга тагын бер теләк. Яртысыннан күбрәген ислам динендәге татарлар тәшкил иткән Татарстан кешеләре һәрвакыт югары әхлак сыйфатларына ия булулары белән аерылып тордылар. Хәзер илебездә моральнең нигезләре какшый барган чорда халкыбызның бу кыйммәтле сыйфатларын саклап ныгыту аеруча әһәмиятле. Шуңа күрә халык белән, бигрәк тә яшьләр арасында, нәтиҗәле тәрбия эшен җәелдерү зарур. Яңа елда һәм алдагы елларда да күп милләтле республикабыз һәрьяклап, шул исәптән әхлак мәсьәләләрендә дә, алдынгы сафларда булсын иде.

Хөрмәтле «Безнең гәҗит»не чыгаручылар һәм укучылар! Яңа ел сезгә бәхет-шатлыклар, иминлек һәм муллык китерсен! Сау-сәламәт яшәгез, эшләрегез уң булсын!

«Безнең гәҗит»не даими кызыксынып укып,

кайчакларда үзе дә язгалап торучы академик Рүзәл ЮСУПОВ

Комментарии