Операция «Ы»

Үземнең 40 яшьлек юбилеемны авылда аралашып йөри торган 5- 6 пар белән уздырырга булдык. Бер пар район үзәгеннән киләсе. Аның 35-39 яшьләрен уздырмый идек әле ул елларда. Туган көннәр уздыру 70нче еллардан гына модага керде.

Инеш аша гына зур рус авылы – Александровка. Балалар бакчасы, мәктәп урыслар ягында. Балалар кечкенәдән урыс малай-кызлары белән аралашып үсте. Урысларда бер яшьтән башлап туган көн уздыру булган. Уку яшендә безнең Карамалы балалары да урыс гаиләләренә туган көнгә чакырылды. Һәркайсының туган көнен белеп торалар.

Монда бит әле үземнең туган көнемне язмакчы идем. Февраль башы. Чакырылган вакытка кунаклар җыелды. Утырыштык. Мәҗлес башланды. Шул көнне генә үземнең нинди «чибәр, акыллы, әйбәт хуҗабикә, яхшы әни» икәнемне белдем. Телевизордан күреп, тост әйтергә остарып беткәннәр. Бер кунак хатын тостны җырлап бирде: «Иртән торып тышка чыксам – су өсте күбек кенә. Син бит минем якын дустым, күз нурым кебек кенә». Тагын бер ир җырлый: «Көянтәсе-чиләге, берсе алма, берсе хөрмә, берсе кура җиләге». Ягъни без – хатыннар инде. Азат гармунда уйный, хатыны Роза бик матур җырлый. Роза минем классташ, больницада шәфкать туташы. Җырлый беләбезме, юкмы – барыбыз да кушыла, гаеп-кыек юк. Сорап, Әнисәне җырлатабыз. Аңа Вәзире кушылып, ярдәм итеп тора. Арада бер ир кунак кына чыраен сытып утыра. Аның теше сызлый икән, хатыны бик үтенгәч, килгән инде мәҗлескә.

Ашлар, бәлешләр ашагач, тәнәфес ясап алмакчы булдык. Ирләр өй алдына чыгып китте. Мин дә самавырга су салып, күмер өстәп, өй алдына алып чыгып, торбасын кидереп куйдым. Бер кунак ир өйгә кире керде – бер стакан аракы белән келәшчә сорый. Әллә өй алдының берәр тактасы купканмы дип, 1 стакан аракы, келәшчә белән чүкечне дә бирдем. Үзем, кызыксынып, артыннан чыктым. Теге теше сызлаган кунакны идәнгә сузып салганнар, келәшчәле ир стакандагы аракыга инструментын чумдырып алды да, «авыруның» авызын ачтырды. Мин түзмәдем, өйгә кереп киттем. «Хирург» кабат кереп, ярты стакан аракы сорап алды. Монысы «профилактик чара», «авыруның» авызын чайкату өчен икән. Мин инде самавыр кайнагандыр дип өй алдына чыксам, самавырым сүнгән. Кабат чыра яндырып үрләтеп, кереп киттем. Өйдәге хатын-кыз кунаклар чәй таптыра. Кабат ун минутлап үткәч чыксам, тагын самавыр сүнгән. Суы да сап-салкын. Шунда берсе күршесенең җилкәсенә төртеп: «Булды, җитте бу шаяруың. Хуҗабикәнең болай да эше күп», – дип куйды. Баксаң, бу мин кереп китүгә самавыр морҗасына кар алып кереп сала икән. Имеш, шаярта. Ахыры самавыр да кайнап чыкты. Кунаклар тәмләп чәй эчтеләр. Кабат уен-көлке, күргән-белгәннәрне сөйләшү, анекдотларга күчте кунакларым. Район үзәгеннән килгән ир сөйли: «Әле менә Халисәләрнең (безнең була инде) түрдә, өй почмакларында кер юу машинасын күрдем дә, хатын белән булган матавык искә төште. Хатын үзенең трусикларын сөлгеләр белән юарга сала, минекеләрне – носкилар белән. Кычкырышып туктадык. Кул белән юарсың моннан соң керләрне, дидем». Көлештек. Үзебез район үзәгеннән сатып алып, бер дә кулланмаган килеш тора «стиральныебыз». Авылда электр Тәлгать абый движогыннан гына. Көчлерәк электр приборы ялгасаң, шартлап сүнә – көче җитми. Электр үтүге алган идек, анысы да шифоньер тартмасында ята. Ни өчен кер юу машинасы өйнең түрендә тора дисезме? Мактану, байлыкны күрсәтү өчен! Һәркемдә юк бит әле ул заманнарда. Аннары ул вакытларда өйдә әллә ни әйбер дә юк. Ике карават, берсендә без, икенчесендә ике малай йоклый. Үзебезгә дигәне чаршау белән корылган. Көн дә чаршауны җыеп, өскә күтәртеп куям. Караватның ике почмагына дүрт мендәр күпертеп өелә. Мендәрләр ап-ак ситсыдан, чигүле. Тәрәзә пәрдәләре дә, урын-җир тышлары да – бар да ак ситсыдан. Керне кайнатып юам. Чайкарга Вәлиулла абый коесына яки икенче як күрше Фатыйма түтиләр коесына барам. Менә шулай электрның көче җитмәсә дә, колхоз шоферына бер ярты биреп алып кайткан идек шул «стиральный»ны. Ходайның рәхмәте, килде ул көн дә. Көчле электр бирә башладылар. Тәлгать абыйның тар тыкрыктагы таш келәттә урнашкан движогының кирәге калмады.

Теге туган көн турында утыз елдан соң оныкларга сөйләгән идем, келәшчә белән теш алуга бик исләре китмәде. Ә менә самавыр мәсьәләсендә алты яшьлек оныгым, бик гаҗәпләнеп, сорау бирде: «Нәрсә, әби, сезнең чәйнегегез юк идемени? Нишләп газда чәйнек белән кайнатмадыгыз?»

Хәзер инде авылда да өйләргә газы, суы кергән, Аллага шөкер. Авылдагы йортта балалар яши.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии