Кәҗә дип атасалар кем риза булыр?

«Безнең гәҗит»нең 11нче ноябрь санында «Татарлар урысча фамилиягә шулкадәр ияләшкән, татарча дөрес түгел дип уйлыйлар», дип язылган иде («БГ» № 45, 2020 ел). Әйе, без аңа шулкадәр ияләшкән, аны русча дип уйламыйбыз да. «Исәнмесез!» дип сәламләшәбез. Уйлап карасаң, аның исән икәне күренеп тора. Күрә торып, исәнмесез дип сорау мәгънәсезлек. Ә җавап тагын да мәгънәсезрәк. «Исән!» дип җавап бирәсе урынга, без аңа каршы да «Исәнмесез!» дип сәлам бирәбез. Ике як та җавапсыз кала. Без моңа ияләнгән, эчтәлеге турында уйлап та тормыйбыз һәм кирәк тә түгелдер.

Бу «ов»лар да шулай инде. Моның белән без беребезне беребездән аера алабыз һәм үзебезне таныта алабыз. «Бу кем?» дигән сорауга «Гали Вәли» дип җавап бирсәк, аңлашылмый – кайсысы исеме, кайсысы фамилиясе? «Галиев Вәли» дигәч, аңлашыла.

Бездә урынсыз җирдә урыс сүзләрен куллану бик таралган. Ул «кәнишне», «патамушты»ларны бер авыз русча сүз белмәгән кешеләр дә куллана. Мин үзем 51 ел Русиядә яшәп, русча сөйләштем. Татарча белүемне язмамнан күрәсез. Туган тел дип тиккә әйтелми икән. Туганнан бирле 18 ел татар җирендә яшәп, татарча сөйләштем. Менә шунысы онытылмый да инде. Миңа хәзер 91 яшь. Кайбер урыннарда гарәп, фарсы, рус сүзләрен кулланабыз. Руслар үзләре дә татар сүзләрен куллана. Бигрәк тә торак пунктларын атаганда. Дүртмунча, Бишбалтаны «Четыре бани», «Пять топоров» дип әйтмиләр бит, бозып булса да татарча әйтәләр. Тугыз татар, бер урыс булган җирдә урысча сөйләшәбез. Әйбәт түгел бит. Ә нишләргә соң? Татарча сөйләшсәк, тугызы аңлый, берсе аңламый кала. Урысча сөйләшсәң, барысы да аңлый.

«Төркиядә «ов»лар юк», – диелгән. Анысы шулай, тик аларның фамилияләре кушамат белән йөртелә бугай. Бик күп милләтләрнең фамилияләре кушамат белән йөртелә (Козлов, Кривоносов). Бездә Сабир Кәҗә, Камилә Төлке дисәләр, кем аңа риза булыр икән? «Ич»ләр, «ов»ларга мин дә риза түгел. Кая китәргә соң моннан? Татарда олыны – абый, апа дип, ә кечене исеме белән әйтү гадәте бар. Ә рәсми җыелышларда бу гадәтне кулланып булмый. Укучы укытучыга Наилә Габдрахман кызы, Фәнил Хәйрулла улы, дип эндәшсә, шулай ук килешми.

Рәшит әфәнде Галләм фамилиясен дә, әтисенең исемен дә үзгәртүе турында язган. Тик үзгәрткәч, паспортта ничек язылганын әйтмәгән. Бәлки, «Галлям Рашит Габдулфарт оглы» дип язганнардыр. Бу бер яктан икенче якка кыйшаю була инде. Бу безнең өчен зур проблема. Исемнәребезне русчага бозганга күрә күпме мәшәкать кичерәбез.

Зәйдә бер танышым очрады да: «Әйдә әле, судка кереп, таныклык бир минем Җәмил икәнемә. Пенсия оформлять итә идем, бер документта Джамиль, икенчесендә Замиль дип язганнар», – ди. Ярый әле судья татар булды, урыс булсаң, «мин Җәмил» дип ничек аңлатыр идең. Мондый хәлгә күпләребез очрый. Моннан ничек котылырга инде. Урысча да бозылмый торган исемнәр кушарга мөмкин. Ул вакытта күпме матур исемнәребез бозыла. Беткә ачу итеп, тунны якмаска иде.

Салих ЗИННӘТОВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Комментарии